Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы һөнәре – авыр да, мәшәкатьле дә

Укытучы һөнәре – авыр да, мәшәкатьле дә, җаваплы да хезмәт.

Никадәр тырышлык, сабырлык сорый. Укытучы гына укучысының шатлыгын да, борчуын да үз йөрәге аша үткәрә, чөнки анда йөрәкнең иң олысы, күңелнең иң җылысы. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында укытучы торганлыгын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә.

Мин – укытучы. Үземә белем биргән мөгаллимнәрнең эшен дәвам итүче. Еш кына укучыларым миңа: “Апа, ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?” – дигән сорауны бирәләр, кайберәүләр исә: “Бүген яңадан яшьлегегезгә кайтсагыз, бу һөнәрне сайлар идегезме?” – дип тә өстиләр. Олы хөрмәткә лаек укытучы һөнәре мине балачактан ук үзенә җәлеп итте.

Тәүге хезмәт юлымны үзем белем алган мәктәптә башладым. Минемчә, кайчандыр үзең белем алган мәктәптә хезмәт юлыңны башлау – үтә җаваплы да, сынаулы да адымдыр. Янәшәмдә –укытучыларым, ә икенче якта – авылдашлар, күзләрен миңа төбәгән сабыйлар. Мин аларның өметен аклый алырмынмы, сыгылып төшмәмме? Сынауны уңышлы уздым, дип уйлыйм, ата-аналар үз иттеләр, укучыларымны үз балаларымдай яраттым, ә кайчандыр үземне укыткан укытучылар хезмәттәшләремә әйләнделәр. Беренче көннәрдән үк алар миңа таяныч булып, гел ярдәм кулы суздылар, үз тәҗрибәре белән уртаклаштылар, төпле киңәшләрен бирделәр. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен.

Мин – ана теле укытучысы. Һөнәремнең асылы укучыларны дөрес язу, әдәби сөйләм күнекмәләренә өйрәтүдән тыш, эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү, тормышны аңларга, үз юлыңны табарга, әдәпле һәм кешелекле булырга өйрәтүдән дә гыйбарәт. Тормышта ак һәм кара булган кебек, матурлык – ямьсезлек, яхшылык – яманлык, тынычлык – сугышлар да бар. Дәресләремдә шундый сыйфатлар аша укучыларны матурлыкка, яхшылыкка тартылырга этәрәм.

Борынгы бер акыл иясе: “Бала ул –  тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да”, – дип язган. Заман мәктәп һәм укытучылар алдына зур таләпләр куя, бүгенге мәктәп укучысы кулына өлгергәнлек аттестаты алганда, көндәшлеккә сәләтле, замана технологияләре, тирән белем белән коралланган һәрьяктан камил шәхес булып өлгерергә тиеш. Димәк, укучы дәрестә ирекле тыңлаучы, әзер белемне кабул итүче генә түгел, ә бәлки аны үзе кызыксынып эзләп алучы, алган белемне гамәли куллана алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Әлбәттә, әлеге шартларда мөгаллимнең эш юнәлеше үзгәрә, ул – әзер белемне бирүче генә түгел, ә бәлки, белемгә этәргеч бирүче остаз булырга тиеш.

Атаклы педагог К.Д.Ушинский: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дип язган. Үз фәнем буенча югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, информацион-коммуникатив, үстерешле укыту технологияләрен кулланам, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә омтылам. Язучылар иҗаты буенча презентацияләр, татар теленнән проектлар эшләре ясап, дәресләрдә файдаланам. Шәхси сайтымны булдырып, эш тәҗрибәмне шунда урнаштырып барам. Укучыларны төрле иҗади бәйгеләргә, фән конкурсларына тартам. Үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп, укучыларым яңа уңышларга омтылалар. Үзем дә укытучылар өчен үткәрелгән төрле һөнәри бәйгеләр дә катнашып, җиңүләр яулыйм. Болар миңа ышаныч, киләчәккә яңа планнар корырга, эзләнүләргә этәргеч бирә.

Укытучы булу миңа бик ошый. Балалар белән эшләү – зур бәхет. Алар гына риясыз ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя, илһамландыра, ышаныч тудыра ала. Мин укучыларым белән һәр көнне очрашуны көтәм, әзерләнәм, аралашу өчен тиешле сүзләр сайлыйм. Һәр дәресемә беренче тапкыр кергән кебек әзерләнәм, беренче тапкыр дәрес биргән кебек дулкынланам. Минем өчен һәр дәрес, һәр укучы хәзинәдәй кадерле. Укучылар белән аралашу миңа чиксез шатлык, рәхәтлек китерә, чөнки мин аларга, алар миңа кирәк.

Гөлназ Мөбарәк кызы ГАЛЛӘМОВААктаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ