Виртуаль челтәр кармагында
Цифрлы технологияләр заманында туган гугл буыны (аларга шундый атама да бар) ике-өч яшьтә үк үзләренең әби-бабайларына караганда телефонны яхшырак белүен күрсәтә. Бик күп плюслары (аралашу чикләренең киңәюе, диваннан тормый гына дөньяның теләсә кайсы китапханәсенә, музеена «керү», онлайн-курслар һ.б.) белән беррәттән, заманча мөмкинлекләрнең бик зур тискәре яклары да бар шул.
Ә бит кем уйлаган?
Хәзер телефонга бәйлелек, ягъни номофобия дигән чир көннән-көн куәтләнә бара. Тәпи киткән бала, аяк астында буталып, вак-төяк эшләрне эшләргә комачауламасын өчен генә тоттырылган телефон югыйсә. Яки кибеттә йөргәндә, аны-моны сорап йөдәтмәсен, иркенләп әйбер сайларга мөмкин булсын өчен. Яки көне-төне ата-анасының, абый-апасының телефон тотып утыруын күргән баланың табигый кызыксынуын (бөтен кешедә шул булгач!) җиңә алмыйча, ярар, мә инде, дип тоттырып куелган телефон...
Ә аннары... ике-өч яшьтә инде тартып ала алмый интегә олылар: елаш, тавыш китә. Биш-алты яшьтә инде «начар әни син!»нәргә күчелә, мәктәп чорында гаджет укуга комачаулый башлый («Дәрес әзерләдеңме? – Юк! Алып куй! – Юк!»), бала алдашырга өйрәнә, төне буе телефонда утыра, йокысы туймый. Чынбарлыкта аралашу даирәсе тарая яки, гомумән, виртуаль дөнья чынбарлыктан кызыграк тоела башлый.
САН
Кеше Ватсапта ай саен 1,5 триллионнан артык хәбәр алмаша.
Ялкау баш мие
2009 елдан 2020 елга кадәр мәгълүматның 55 тапкыр артуына Интернет сәбәпче булган. Баш мие, тәнебезнең ике процентын тәшкил итсә дә, 20 процент энергия куллана, шуңа күрә ул энергияне сакларга тырыша. Баш мие – шактый ялкау ул. Контент примитиврак булган саен, кеше аңа күбрәк игътибар итә – уйлыйсы юк ич. Ә кеше игътибары иң зур ресурс булган бу чорда аның өчен көрәш зур корпорацияләрнең нейроинженерлары тарафыннан көннән-көн яңарак алымнар белән башкарыла.
Әле 2016 елда ук Касперский лабораториясе тикшеренүләре буенча, Россиядә ун яшькә кадәр балаларның 40 проценты (Америкада – 41 процент) даими онлайн була, димәк, тормышта кирәкле социаль бәйләнешләрне урнаштырмый. Ә бит баш миебездә нейрон бәйләнешләре 25 яшькә кадәр катлаулы челтәр буларак формалаша, һәм кешенең барлык алдагы тормышына юнәлеш бирә.
Профессор Глория Марк тикшеренүләре күрсәткәнчә, кешегә билгеле бер мәсьәләне чишәр өчен, игътибар тупларга 23 минут вакыт кирәк. Ләкин статистика, кеше якынча унбиш минут саен телефонын карый, ди. Иң актив 10 процент, һәр сигез минут саен эшеннән аерылып, телефонына күз сала икән.
Тагын бер тикшерү. 2007 елда кеше белән йөзгә-йөз аралашу ике сәгать, экран белән аралашу сигез сәгатьне тәшкил иткән. Унҗиде елдан соң хәлләр алга киткәндер дип фаразлау акылсызлык булыр иде.
«Мәгариф турында» РФ канунына яңа уку елыннан кертелгән яңалык:
уку процессында мобиль телефоннар куллану тыела!
4–14 яшьтәге балаларның 85 проценты гаджетларсыз яши алмый. Шул ук вакытта ата-аналарның 92 проценты 4–6 яшьлек балаларын үзләре үк телефонга өйрәтә.
Вай-файны ике сәгатькә генә
Психолингвистика һәм нейробиология фәннәре галиме Татьяна Черниговская әйтүенчә, көне-төне кулыннан телефонын төшермәгән кешеләрнең баш миендә наркоман яки алкоголикныкы шикелле үк ак һәм соры матдәләр үзгәреше күзәтелә. Атаклы Билл Гейтс үзенең өендә Wi-Fiны ике сәгатькә генә кушарга рөхсәт итә; аның балалары гаджетларга бик аз вакыт сарыф итә, чөнки бәйлелекнең кая китереп чыгарасын компьютер даһие бик яхшы белә. Җитди мәктәпләрдә гаджетлар, гомумән, тыелган, укучыларга алардан файдалануның чикләнгән махсус вакыты бар, чөнки бала үз нейрон челтәре белән уйларга тиеш дип санала. Ә Черниговская катлаулы китаплар укып, катлаулы фильмнар карап, җитди музыка тыңлап кына үстерергә мөмкин дип саный. Әгәр балагызның бай эчке дөньясы һәм кызыклы тормышы булуын телисез икән, җиңел үзләштерелә торган нәрсәләрне чикләргә кирәк, ди ул. Ә Интернет, үзегез аңлыйсыз, чәйнәми йота торган нәрсәләрне күпләп тондыра.
Билл Гейтс үзенең өендә Wi-Fiны ике сәгатькә генә кушарга рөхсәт итә; аның балалары гаджетларга бик аз вакыт сарыф итә.
Балага ничә яшьтән телефон бирергә?
Өч яшькә кадәр, гомумән дә, телефон тоттырырга киңәш итми белгечләр. Бала чакта баш миенең үсеш тизлеге бик зур. Ә бала карый торган мультикларда кадрлар шулкадәр еш алмашына ки, баланың мие аның артыннан өлгерә алмый. Ләкин ми күргән нәрсәсен эшкәртергә тиеш ич, шунлыктан ул акрынайта торган матдә бүлеп чыгара башлый, баланың дөньяны танып белү сәләте кими төшә. Шуны ук телевизорга карата да әйтергә була. Олыларга ул алай ук куркыныч түгел, чөнки безнең баш мие инде формалашкан – без күп нәрсәләргә гаджетларсыз гына өйрәндек, бик күп күнекмәләребез бар.
Проблема бар. Нишләргә?
Ата-ананың үзенең үрнәк булуы зарур: телефонда артык күп утырмыйбызмы? Иртән торуга, өстәл артында бала белән сөйләшәсе урынга, кулга телефонны алмыйбызмы? Тәртип икән, ул бөтен кеше өчен дә булырга тиеш. «Башың яшь әле өйрәтергә», – дип кенә бала белән якынаю мөмкин түгел. Тәрбияне үзебездән башлау кирәкмиме? Ярый ла, безнең тормыш тәҗрибәсе кирәкмәгән, зыянлы контентны араларга мөмкинлек бирә, ә балада ул тәҗрибә юк бит.
Күпләр «Ата-ана контроле» кебек кушымталар куллана. Ләкин урам, мәктәп, дуслар аша да (телефон һәр җирдә!) бала психикасына зыянлы контент килеп ирешергә мөмкин. Мондый очракта, ата-ана белән бала арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булганда, күңелендә туган сорауларны ул әти-әнисенә бирәчәк. («Шундый хәл турында белдем. Ничек алай була ала ул?» һ.б.) Тыюлар, чикләүләр күп очракта араларны ерагайта гына. Инде балагыз бәйлелектән котыла алмый икән, үзегез аны кызыксындырган интернет-уеннар, видеолар, шортлар белән кызыксынып, аңа якынаерга тырышыгыз, фикер алышыгыз, виртуаль дөньядан сезнең яныгызга чыгасы килсен, ди психологлар. Кызыклы кешеме сез – үзегезгә читтән карау да комачауламас.
Һәм тагын кече яшьтән баланы файдалы чыганаклар белән эшләргә, вакытны чикләргә өйрәтергә икәнен онытмагыз. Кечкенәдән өйрәтсәгез, үсә төшкәч, үзегезгә җиңелрәк булачак.
«Юк-бар эшкә вакыты калмасын»
Гөлүсә Батталова, өч бала анасы, шагыйрә:
– Социаль челтәрләргә бәйлелек балаларда гына түгел, бүгенге көндә олыларда да бик еш күзәтелә. Нәрсәләр киңәш итә алам? Баланың социаль челтәрләрдән тыш кызыксынуларын барлагыз, өйрәнегез. Аңа кызык, ул яратып эшләгән шөгыльгә игътибар биреп, аны бала тормышында тагын да арттырырга кирәк. Мәсәлән, йөзәргә яратамы – бассейнга бирергә мөмкин. Атнасына өч-дүрт көн шөгыльләнсә, бердән, сәламәтлегенә күпме файда, икенчедән, ышаныгыз миңа – бассейннан шундый рәхәт физик ару белән кайтасың – юк-бар эшләргә бөтенләй теләгең калмый.
Баланы игътибардан читтә калдырмаска, аның сөенеч-шатлыкларын, борчуларын, хәтта алар сезнең өчен кысыр хәсрәт кенә булып тоелса да бүлешергә тырышырга кирәк. Социаль челтәрләргә бала чын тормышта тиешле игътибар һәм аңлау тоймаганга тартыладыр, бәлки?
Бәйлелектән котылу өчен лайфхаклар
Фирүзә Ибраһимова, 16 яшь:
– Ял иткән арада һәркайсыбыз телефонда хәбәрләр карап алырга ярата. Әмма Интернет ул шундый нәрсә – бер керсәң, башың-аягың белән суырып ала. Кичекмәстән, бу «шөгыль» өчен үзегезгә билгеле бер вакыт куярга тәкъдим итәм. Белгечләр фаразынча, үсмерләр тәүлекнең 1–1,5 сәгатен шуңа багышлый ала.
– Сәгатьләр буе телефонда утыруның сәбәбе – буш вакытның күп булуы. Шуңа альтернатив вариантлар эзләп карагыз.
– Күпчелек очракта яшьләр гаджетларда йокларга ятар алдыннан утыра, кайсылары шулай таң да аттыра. Ә сез, йокы бүлмәсенә кергәнче, телефоныгызны башка җирдә калдырып карагыз әле. Бу очракта, һичшиксез, йокыгыз да татлырак булыр.
Тагын шуны өстисем килә: әгәр ата-аналар балага кече яшеннән гаджетларның файдасын күрсәтеп, шулай ук зарарлы булуы турында да аңлатып үстерәләр икән, ул үсеп яшүсмер булгач та, бу «кагыйдәдән» тайпылмыйчак. Ә үсмерләрнең киләчәге инде үзләренең кулларында.
Лилия Фәттахова
Комментарийлар