Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-ана абруйлы шәхес булсын

Ахунова Фәридә Фатыйх кызы, Яшел Үзән районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Хәерле кич! М...

Ахунова Фәридә Фатыйх кызы,
Яшел Үзән районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Хәерле кич! Мин күп еллардан бирле авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Укытып чыгарган укучыларым илебезнең төрле шәһәр-авылларында яшиләр, эшлиләр. Аларның һәрберсе тормышта үз юлларын таба алды. Шулай ук гимназиябезнең югары сыйныфларында, югары һәм урта уку йортларында белем алуларын дәвам иттерүчеләре дә бар. Алар да акыллы, тәртипле кешеләр булырлар дип өметләнәм. Балалар тәрбияләүдәге кайбер киңәшләремне сезнең белән дә уртаклашасым килә, хөрмәтле әти-әниләр.


Һәр халыкның гасырлар буена тупланган тәрбия традицияләре бар, яшь буынны тәрбияләгәндә алар бик зур әһәмияткә ия. Татар халкының да искиткеч бай тарихы, тәрбия хәзинәләре бар. Балаларда үз милләте, туган җире, туган иле белән горурлану хисе, үз нәселен, шәҗәрәсен өйрәнү теләге, үз туган телендә саф, чиста итеп сөйләшә, аралаша алу теләге булдырырга кирәк. Безнең татар халкында элек-электән ата-анага ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт белән карау, кешелеклелек сыйфатлары бик көчле булган. Хәзерге заман балаларында да бу хисләрне тәрбияләргә кирәк. Шуларга өстәп, күрше халыклар белән дус-тату яшәүне, өлкәннәргә ярдәмчел булуны, хезмәткә, белем алуга омтылышны үстерергә, каршылыклар алдында баш имәскә кирәклеген дә өйрәтергә кирәк.


Бала мәктәпкә кергәнче үк халык авыз иҗатының кайбер үрнәкләре белән таныш була. Ул аларны әнисенең бишек җырларын, әбисенең әкиятләрен тыңлап, балалар бакчасындагы тәрбиячеләре өйрәткән әйтем-такмазаларны, мәкальләрне, табышмакларны ятлап сөйләмдә куллана башлый. Ә инде дәресләрдә һәр теманы өйрәнгәндә шуңа караган кыска шигырьләр, җырлар һәм башкалар укыла. Балагызның сезгә дә шуларны сөйләп бирүен, яисә китаптан укуын сорагыз, башлангыч сыйныф укучысы моны теләп башкарачак.


Балагызның һәр яктан тәрбияле булуын теләсәгез, хөрмәтле әти-әниләр, шуны истән чыгармагыз: сезнең бала сездән үрнәк ала, аның өчен сез – иң абруйлы кеше. Мәсәлән, табын янында балага үзен ничек дөрес тотарга икәнлеген, үз туганнары белән аралашу әдәбен, олыларга хөрмәт хисләрен бары тик гаилә тормышында гына аңлатырга була. Яхшы гадәтләрне балага сеңдерү өчен аларны һәрдаим кабатлап, ныгытып торырга кирәк.


Хөрмәтле әти-әниләр! Без үзебезнең балаларыбызны киләчәктә сау-сәламәт, бай тормышлы, тәртипле итеп күрергә телибез. Моның өчен балаларны хезмәтне яратырга, әти-әнисенең булышчысы, ярдәмчесе булырлык итеп үстерергә кирәк. Балалар үз әйберләрен җыярга өйрәнсен, бу эшне уен рәвешендә башкарыгыз: бала, машинасына төяп, уенчыкларын «кибеткә» яисә «складка» илтсен, савыт-сабаны юарга кирәк вакытта «кафеда» эшләсен. Уенга үзегез дә кушылыгыз: кибетчегә яки кафе директорына әйләнегез.


Безнең Осиново авылында яшелчә һәм җиләкләр үстерә торган. «Майский» агрокомбинаты, тавык ите җитештерә торган Казан кошчылык фабрикасы һәм башка предприятиеләр бар. Сезнең күбегез шул хуҗалыкларда хезмәт күрсәтә. Балаларыгызга үзегезнең эш урынын, хезмәтегезне, уңышларыгызны күрсәтсәгез, балаларда сезнең белән горурлану хисе туар. Ә дәресләрдә хезмәт кешесенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүне әдәби әсәрләр аша алып барабыз.


Туган илне, туган якны, туган авылны ярату хисләрен булдыру, үстерү максаты белән балага иң беренче үзебезнең авылның һәйкәлләрен, бик матур күлен, тирә-ягын каплап алган урманын, кешеләр үзләре утырткан нарат-каеннарын күрсәтергә, алар турында кайгыртырга кирәклеген сөйләргә кирәк. Шулай ук китапханәләрдә, авыл музеенда да балалар белән сезне дә күрәсе килә, хөрмәтле әти-әниләр. Үз илебезнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү максатыннан балалар белән төрле экскурсияләргә, походларга чыгарга була. Һәм сез чыгасыз да. Балаларның дәресләргә алып килгән рәсемнәре, фотолары, презентацияләре, язмалары шул турыда сөйли. Бик зур рәхмәт сезгә.


Федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча безнең балалар һәр яктан камил, тормышта үз урынын таба алырлык булырга тиеш. Әгәр дә без бергәләп алда әйтеп киткәннәрне башкарсак, балаларыбыз иҗади үзүсешкә әзер, сәләтле, үзе башкарган эшләргә шәхси мөнәсәбәтен белдерә алучы, милли гореф-гадәтләрне саклаучы, тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклаучы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы шәхес булып үсеп җитәр.


 Бала тәрбияләүдә уңышлар телим сезгә, хөрмәтле әти-әниләр!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ата-аналар белән уздырылган җыелышларда Сезнең , сыйныф җитәкчесе буларак, ата-аналарның үзләренә дә тәрбия бирергә тырышып эш иткәнегез күренеп тора. Язмагыз иҗади, үзегегез яшәгән төбәк белән бәйләнгән, үзегездән алынган материал. Рәхмәт Сезгә.Эшегездә уңышлар теләп калам. Автор: Гөлфия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ