Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе – рухи-патриотик тәрбия үзәге

(Ата-аналар җыелышында ясалган доклад тексты)Муллахмәтова Елена Рафаэль кызы,Актаныш районы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытуч...

(Ата-аналар җыелышында ясалган доклад тексты)
Муллахмәтова Елена Рафаэль кызы,
Актаныш районы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Сез, хөрмәтле әти-әниләр, бик бәхетле кешеләр. Сез әти-әни булу бәхетенә ирешкәнсез. Тормыш алып бару, дөнья көтү мәшәкатьләреннән арынып, балаларыгыз – сезнең дәвамчыларыгыз турында аз гына уйланып алыгыз әле. Сез, кадерле ата-аналар, күпләр бәхет эзләп шәһәргә агылган чагында, үзенә күрә бер батырлык эшләп, авылда яшәргә калгансыз. Димәк, балаларыгыз алдында намусыгыз чиста, чөнки алар сезнең тарафтан туган җиргә, ата-аналарыгызга булган хөрмәтне күреп үсәләр. Авылны саклап торган мәктәпне башка мәктәпләр арасында ким-хур итмәскә тырышып, укуга, спортка, сәнгатькә җаны-тәне белән бирелгән балаларыбыз бар икән – ул сезнең тырышлыгыгыз да һәм үз эшенә чын күңелдән бирелгән, балаларга хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирергә, аларга тормышта үз урыннарын табарга булышучы укытучыларга, тәрбиячеләргә зур хөрмәтегез дә. Авыл мәктәбендә укучы балаларның ата-аналары – мәктәп белән авылны бәйләп торган җепләрнең берсе ул. Балаларга туган җир, туган авыл, Ватан төшенчәсен кечкенәдән ата-ана, ә мәктәпкә укырга кергәч, укытучы төшендерә. Мин балаларга кечкенәдән үк : “Сез – бәхетле балалар, сезнең туган нигезегез, уйнарга болыннарыгыз, балык тотарга күлләрегез бар. Еракка китеп яшәсәгез дә, авылга кайткач, авылның иң башында – балалык елларыгызның иң күңелле мизгелләре узган мәктәбегез бар. Шәһәр кешесе менә шушы кыйммәтләрнең барысыннан да мәхрүм, ул җиргә тоташмаган”,  – дип әйтә киләм.


 Бу планетаның кеше яши торган иң кечкенә кисәге авыл булып, андагы балаларга белем бирү хокукы укытучыга, авыл укытучысына бирелгән. Шулай булгач, безнең, авыл укытучыларының иң төп бурычы – мәктәп белән ата-аналар бергәлеген тәэмин итү.


 Тормыш бер урында гына тормый. Ул ел саен, көн саен, сәгать саен үзгәрә. Әхлак нормалары, яшәеш таләпләре, тормыш-көнкүреш, хәтта кеше психологиясе дә үзгәрә. Тәрбия процессында нинди карар кабул итәргә белмәгән чаклар була. Менә шул чакта мәктәп белән гаилә, берләшеп, барысын уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшү, төрле фикерләрне тыңлап, тиешле карар кабул итү зарур.


Барыбыз да балаларыбызга бәхет телибез. Бар көчебезгә эшлибез, күп итеп акча эшләргә тырышабыз, өйгә арып, талчыгып кайтып керәбез. Ни өчен? Җавап бер – киләчәктә балаларыбыз бәхетле булсын өчен. Ләкин бит ул бәхет балага бүген кирәк! Балаларга сезнең игътибарыгыз, ихластан сөйләшергә вакыт табуыгыз, бергәләп ял итүегез, күмәк эшләрне бергәләп, ял белән чиратлаштырып эшләвегез кирәк! Сүз дә юк, мәктәп, укытучылар, класс җитәкчесе, тәрбияче балаларга барысын да бирергә тырыша. Ләкин балаларның барысын да бертигез тәрбияләп бетерү бер генә укытучының да көченнән килми. Бала тәрбияләү – мәктәп белән ата-аналарның уртак хезмәте булырга тиеш.


Укучыларыбызның район олимпиадаларында призлы урыннарны алулары, хәрби-патриотик өлкәдә республикада алдынгылыкны бирмәве – ата-аналарның һәм мәктәпнең уртак хезмәт җимеше ул.


 Хәзер укытучының төп бурычы – белемне әзер килеш бирү түгел, укучыга эзләнү орлыгы салу, аны белем алырга өйрәтү. Авыл мәктәбендә укучыны эзләнергә өйрәтү өчен мөмкинлекләр күбрәк дип уйлыйм мин. Безнең мәктәп укучылары, хәтта төрле җирләрдән килеп укысалар да, авыл тарихы, үз ягыбыздан чыкан язучы иҗаты, төбәгебездәге атамалар, авылның географик үзенчәлекләре, безнең якның сөйләм үзенчәлекләре турында эзләнү-тикшеренү эшләре эшлиләр, төрле район һәм республика бәйгеләрендә катнашалар.


 Хезмәт тәрбиясе – авыл мәктәбенең йөзен күрсәтә торган тәрбия үрнәге. Ике гектар мәйданны биләгән бакчаның гөрләп утыруы укучыларның хезмәтне яратуы, ә мәктәп коллективының эшне оста оештыруы турында сөйли.


 Район үзәгендә узган барлык тантаналы чараларда безнең мәктәп укучылары катнаша. Мәктәп бинасы урнашкан Кәзкәй авыл җирлегендә узган барлык чараларда төп катнашучылар – безнең балалар. Балаларны бу эшләргә тартуда, аларның эшләре белән авыл кешеләрен таныштырып баруда төп җитәкче – укытучы. Белем чишмәсе үзенең юлын авылда укытучыдан башлый. Башлангыч мәктәпне уртача билгеләргә генә тәмамлап, кадет-интернат мәктәбе ишеген кыюсыз ачып кереп, әти-әнисеннән беренче көндә елап калган малайның бер-ике елда төп-төз гәүдәле, үзен-үзе карап, берничә түгәрәккә йөрүче, үз фикерен әйтә белүче егеткә әйләнүенә соклануын яшермичә, сөенеп, яратып, баласын күзәтеп торган ата-ананы күрү – кадет-интернат мәктәбендә эшләүче һәр педагог өчен зур бәхет. Димәк, эшнең нәтиҗәсе бар, хезмәт бушка узмаган.


Безнең мәктәптә укучы балаларда укытучыга хөрмәт зур икән, монда, хөрмәтле ата-аналар, сезнең өлеш бик зур. Сез балаларыгызны атна буена яшәп укырга безгә ышанып җибәрәсез.


 Башка авыл мәктәпләреннән бик күп яклары белән аерылып тора ул кадет-интернат мәктәбе. Тәртип – бездә беренче урында.. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, физик әзерлекнең көчле булуы, укытучыга, тәрбиячегә, җитәкчегә хәрбиләрчә хөрмәт белән карау, – болар мәктәпнең берничә үзенчәлеге генә. Ә район җитәкчеләренең мондый мәктәпләрне авылда урнаштыруын дөрес дип уйлыйм. Авыл кешесенә хас физик яктан чыныкканлык, итагатьлелек тәрбияләү бурычы безгә – укытучы һәм тәрбиячеләргә йөкләнгән.


 Безнең мәктәп директоры Илсур Индус улының ата-аналарга һәр җыелыш саен: “Безнең мәктәп балалары – иң акыллы, тәрбияле балалар. Алар үз хезмәтенә чын күңелдән бирелгән укытучылар, тәрбиячеләр карамагында”, – дип искәртеп торуы тәрбия үрнәге түгелме соң? Шуның өчен балаларыгызны кечкенә генә уңышы өчен дә мактагыз, тагын да яхшырак эшләргә мөмкинлеге барын аңлатыгыз, аларны акча исәбен белергә, гаилә керем-чыгымын санарга өйрәтегез, бары тик хезмәтнең генә бәхет китерүен аңлатыгыз. Ә боларны башкару өчен үзегез үрнәк булыгыз, бала әти-әнисенең хезмәткә, тирә-юньдәгеләргә яхшы мөнәсәбәтен күреп үссен. Ә тәрбия җимешләре озак көттермәс. Үзегезгә тыныч картлык, балаларыгызга бәхет теләгез. Яхшы теләкләр кабул була... Сезгә сабырлык, сәламәтлек, бала тәрбияләүдә уңышлар телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ