Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы – ул нинди?

Земфира Габделбәр кызы ЯХИНА,Мамадыш районы Катмыш урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы – 37 ел.Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – укыту...

Земфира Габделбәр кызы ЯХИНА,
Мамадыш районы Катмыш урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы – 37 ел.

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – укытучы. Авыл укытучысы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Менә 37 ел бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.


Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит.


Авыл укытучысы – ул нинди?


Хәзерге заман мәктәбендә балаларның талантлары, сәләтләре ачыла, белемнең никадәр кирәкле булуына төшенәләр, укырга яраталар, теләп, кызыксынып укыйлар. Хәзерге заман мәктәбе – заманча яңа бина, шәхси компьютерлар, Интернет, библиотека, җиһазландырылган спортзал, сәламәт туклану һәм уңайлы ашханә. Хәзерге заман мәктәбе укучыларның белем алу, сәламәт яшәү, ял итү таләпләренә җавап бирергә, ягъни барлык шартлар да тудырылган булырга тиеш. Әмма хәзерге заман мәктәбен яхшы сыйфатлы белем бирүче, социум белән яхшы мөгамәлә тудыручы, әти-әниләрне укыту-тәрбия эшенә җәлеп итә белүче квалификацияле педагоглар гына булдыра ала. Авыл мәктәбе начар белем бирә дигән сүз киң таралган стереотип, әмма чынбарлыкта авыл укытучыларына шәһәрдәге хезмәттәшләренә караганда күпкә авыррак шартларда эшләргә туры килүгә карамастан, авыл мәктәбе хәзерге заманга туры килгән сыйфатлы белем бирә. Элек-электән авыл укытучысы авылның йөзек кашы саналган. Авылда бөтен кеше дә бер-берсен беләләр, укытучының эшчәнлеге югары социаль күзәтү астында үтә. Бар нәрсә дә шунда ук бөтен кешегә билгеле була. Авыл укытучысы эшчәнлегенең тагын бер үзенчәлеге шунда, аның профессиональ эшчәнлеге күпкырлы. Ул – белемле дә, интеллегент та, культура учагын гөрләтүче дә, бәрәңге, чөгендер, кишер, суган эшкәртүче дә, сыер савучы да һәм башкалар, һәм башкалар… Шуның өчен дә монда профессиональ булырга жиңелрәк.


Мәктәптә сыйныфларда балалар аз булу укытуны индивидуальләштерүгә алып бара. Бу узе бер яңа технология, яңа укыту ысулларын өйрәнүгә этәрә. Группада эшләү формаларын чикли. Ә бит авыл җирлегендә аралашу тирәлеге бик тар. Шуңа күрә дә авыл укытучысына дәрестән тыш чараларны үткәрү өчен төрле яшьтэге балалар төркеме белән эшләргә туры килә.


Авыл мәктәбендә укыту процессының тагын бер үзенчәлеге- укытучы тулы ставкада булу өчен берничә төрле фән укытырга мәҗбүр була. Шуның өчен берничә төр фәннең укыту эчтәлеген, методикасын белу профессиональ таләп. Авыл мәктәпләрен информатизацияләү дә үз эшен башкара. Укыту процессы укытучы, укучы өчен дә “кызыграк” була бара. Дәресләрдә информацияләрне 2-3 тапкыр күбрәк бирергә, алырга була, вакытны экономияләргә ярдәм итә. Информацияне оператив куллана белү укытучыга заман таләпләреннән артта калмаска, укучыга хәзерге заман кешесе тирәлегенә килеп керергә, югалып калмаска ярдәм итә. Укытучы һәм укучы арасындагы мөнәсәбәтне яхшырта. Укыту процессында укытучы һәм укучы бер-берсенә дус, иптәш булырга, укытучы укучы каршында үзен көчсез итеп куренәм диеп курыкмаска тиеш.


Авыл укытучысы – универсал, күппрофильле профессиональ. Шуңа күрә дә укытучы өчен булган профстандартта авыл укытучылары өчен үзенчәлекләрне искә алырга кирәк дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ