Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысының эшчәнлеге

Гөлнур Нурислам кызы ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 22 ел.Кем ул Укытучы? Укытучы – ул үз кулында вакыт бәйләнешен тотучы титан. Укы...

Гөлнур Нурислам кызы ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 22 ел.

Кем ул Укытучы? Укытучы – ул үз кулында вакыт бәйләнешен тотучы титан. Укытучы – җир йөзенә, меңләгән йөрәкләргә гыйлем нуры иңдерүче илаһи зат. Ул эчкерсез балачак дөньясында киләчәк буынның көчен, аң-белемен, сәләтен ачучы. Ул – иң катлаулыны да гади итеп аңлатучы белгеч.


Укытучы – нәни сабыйларны тормыш дигән олы юлга алып чыгучы әйдаман. Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә. Укытучы булу кыен, әмма мөмкин. Иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхетсез булган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши.


Замана укытучысы - ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче мөгаллим. Укытучы һәрвакыт иҗади эзләнүдә, яңалыкларны укучыларга җиткереп баручы. Минем уйлавымча, үз һөнәренә тугры укытучы дәресенә зур әзерлек, яңалыклар белән керергә тиеш. Барыбызга да мәгълүм, бүгенге көндә иске алымнар белән генә укытып булмый. Гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Әйе, укыту процессы бер урында таптанып тора алмый.


Шуңа күрә, без, яткан таш хәлендә калмас өчен, минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләбезне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тиешбез. Югары технологияләр дәверендә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып ятмыйча, хәзерге замана таләпләренә туры килерлек итеп эш алымнарын куллана белү кирәк.


Безгә, авыл мәктәбе укытучысына да компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Үз сайтыңны булдырып, башка сайтлар белән элемтәдә тору укытучының көндәлек эшенә әверелде. Электрон журналлар, көндәлекләр белән эшләү әти-әниләр белән элемтәне тагын да ныгытты. Шулай ук укучыларны кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә мөмкинлекләр туды. Дәресләремдә балаларны тормышчанлыкка, иҗади фикерләргә өйрәтү өчен кайбер темаларны проект төзү юлы белән өйрәнү методына тәҗрибә ясыйм. Бүгенге көндә авыл җирлегендә балалар саны кимүгә бара. Бу бер яктан кызганыч, икенче яктан сыйныфта укучылар санының аз булуы укытучыга күп мөмкинлекләр бирә. Чөнки мин һәр бала белән индивидуаль сөйләшеп, киңәшеп, аңа тиешле юнәлеш бирү өчен вакыт белән отам.


Икенче ел инде башлангыч сыйныфта яңа стандарт белән белем бирү өстендә эшлим. Шуңа күрә, үзлектән белем алуга нигезләнгән программаларга таянып укыган балаларның фикерләү дәрәҗәсен, белемен арттыру гына түгел, башлангыч сыйныфта укыган укучыга һәр фәнне өйрәнүгә теләген, кызыксынуын да югалтмас өчен бу эшемне дәвам итәргә кирәк дип саныйм. Чөнки укучылар проект төзегәндә үзләре хәтердә калдырырга тиешле сүзләрне истә калдыралар, аларны җөмләләр ярдәмендә ныгыталар, төрле таблицалар, презентацияләр төзергә өйрәнәләр. Эш дәверендә иптәшләренең эшләренә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәм һәм бергәләп башка төрле юлларын, вариантларын ачыклыйлар.


Бала тәрбияләү, аңа белем бирү – гомер буе бәхәсле мәсьәлә булып торган. Тәрбия һәм белем бирүнең мәңге тутыкмас, мәңге күгәрмәс үз нигезләре бар. Алар - халык педагогикасы нигезләре. Югары әхлакка корылган шушы белемне нигез итеп алсак, камиллеккә ирешүдә зур адымнар ясар идек, тәрбия һәм белем бирү үз-үзен аклар иде дип уйлыйм мин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ