Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем – көч!

Венера Минсалих кызы БИКБОВА,Чирмешән районы Бәркәтә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 6 ел. Табигатьнең язгы яме һәм авылым күренеше хәтеремә Кадыйр Сибгатуллинның:“Җир дә...

Венера Минсалих кызы БИКБОВА,

Чирмешән районы Бәркәтә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 6 ел.


 Табигатьнең язгы яме һәм авылым күренеше хәтеремә Кадыйр Сибгатуллинның:


“Җир дә матур, юкса, дөнья матур,


Әллә нәрсә генә бик ямьсез” дигән шигырь юлларын исемә төшерде. Чөнки безнең урам тын, рәттән буш йортлар, җитмәсә авылга керүгә үк асфальт юл янындагы җимерек фермалар аны шыксызландырып тора. Әйе, тормыш матур, уңайлыклар, мөмкинлекләр күп. Әмма яшәү шартлары яхшыра барса да, безнең авыл сүлпәнәя, картая шул. Авыл укытучысы өчен менә монысы проблеманың беренче өлешедер, чөнки бала-чага санаулы, мәктәпләр кыскара. Мәктәбебездә яңа уку елында беренче сыйныф булырмы? Укырга керергә дүрт бала бар. Кайчандыр икешәр чыгарылыш сыйныфлары булган урта мәктәпнең киләчәк язмышы ничек булыр?


Соңгы елларда “мәктәп яшәсә, авыл яши” дигән гыйбарә кулланылышка керде. Киләчәккә якты өметләр уятып, мәктәбебездә капиталь ремонт бара. Хәзер укытучыларның эш хаклары яхшы, сыйфатлы хезмәт өчен төрле кызыксындыру чаралары каралган, заманча җиһазландырылган кабинетлар, белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мине иң сөендергәне шул: соңгы елларда укучыларда белем алуга ихтыяҗ артты. “Акча барысын да хәл итә,” дип уйлаучылар кими. Белем – көч икәнен аңлау бик мөһим. Хәзерге заман укытучысы үз казанында гына кайный алмый. Яңа заман, глобаль проблемалар, сәясәт аның киң масштабларда фикер йөртүен таләп итә. Иң хәл иткеч фактор - заман укытучысы ныклы белемле булырга тиеш. Авыл мохитендә даими рәвештә белемеңне арттыру өчен шартлар азрак, әлбәттә. Сала укытучысына “иң гүзәл, иң күркәм, иң галим” булу һәм интеллектуаль үсү өчен бик тырышырга кирәк. Бүгенге чор укытучысына зыялылык, мәдәни аралашу, итәгатьле мөнәсәбәт җитешми кебек. Гомумән, хәзерге җәмгыятьтә тәрбиялелек, кешелеклелек проблемасы шактый кискен тора.


Яңа заман укытучысы дисәк тә, һәр заманда да укытучы җәмгыять өчен әһәмиятле булган ике бурычны тормышка ашыра: ныклы белем һәм әхлак тәрбиясе бирү. Мәсәлән, “Евровидение” конкурсында әллә ир-ат, әллә сакаллы хатын-кыз чыгышының җиңү яулавы, матурлыкны күрмәскә, югары сәнгатьне аңламаска өйрәтүгә йөз тоту микән? Ә бит сәнгать, әдәбият – кешене үзгәртүче, бигрәк тә яшь буынны тәрбияләүче иң мөһим чаралар. Яшь буынга дөньяны дөрес аңлауга юнәлеш бирү – бүгенге көннең иң авыр проблемаларының тагын берсе.


Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Минем төп тәрбия чарам – ул сүз. Мин дәресләремдә төрле үтемле һәм оста алымнар кулланып, укучымны сүзнең илаһи көчен, телнең милләт өчен иң төп күрсәткеч икәнен аңлавына ирешүне һәм аны зәвыклы, белемле итеп тәрбияләүне максат итеп куям.


2011 елда мин укучыларым белән “Сөйкемле Шүрәле” иҗат конкурсында катнаштым, безгә Кырлайга бару бәхете елмайды. Бала күңеленә якты, матур хисләр күбрәк кирәген, аларга чын аралашу мөһим икәнен күрдем. Ә интернетка баланың баш-аягы белән чумуы хафаландыра. Минем укучыларымда китапка карата кызыксынуны арттырасым килә. Минемчә, китап сүзе тәэсирлерәк һәм үтемлерәк. Мәктәпләрдә укучыга хезмәт, эстетик тәрбия бирү арткы планга күчеп бара, бары тик БДИдагы югары баллар, яхшы уку йортларына керүнең төп күрсәткечкә эверелүе уйландыра.


Бүген мәгариф системасы алдында торган зур проблема – тулы тәрбия системасын булдыру. Гел нәрсәдер үзгәрә, яңалык керә һәм берсен башлыйлар, икенчесен ташлыйлар. Мәгариф сәясәтендә дәвамчанлык һәм даимилек кирәк дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ