Логотип Магариф уку
Цитата:

Без булдырабыз!

Илсөяр Илгизәр кызы ШАҺИЕВА,Лаеш районы Державино төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы – 10 ел.Иң беренче укытучы Адәмне Аллаһы Тәгалә балчыктан ясаган. Аннары һәр яңа буынга а...

Илсөяр Илгизәр кызы ШАҺИЕВА,

Лаеш районы Державино төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы – 10 ел.


Иң беренче укытучы Адәмне Аллаһы Тәгалә балчыктан ясаган. Аннары һәр яңа буынга аның эченә бик күп әйбер тутырган – акыл, белем, тырышлык, батырлык, матурлык, сабырлык, көч, фикерләү сәләте, балаларга мәхәббәт...


Замана үзгәргән саен, укытучының сыйфатлары да арта. Бүген безгә мобильлек, тизлек дигәннәре дә килеп кушылды. Әле генә туган балалар да уенчык урынына телефон, телевизор һәм компьютер кебек техниканы су урынына эчкән заманда мәктәп балаларын яңа белем белән ис киттерү – замана укытучысының төп бурычы. Без тырышабыз, эзләнәбез... һәм булдырабыз дип уйлыйм.


Авыл мәктәбе эш урыны гына түгел, ул тулы бер тормыш, аерым зур гаилә учагы. Монда һәрбер бала күз алдында, мөгаен, авыл укучысы шәхси тәрбия һәм белем ала дисәк, ялгыш булмастыр.


Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлләм бер хәдисендә әйтә: “Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул, - ди. - Йә булмаса, гыйлемне өйрәнүче кеше бул, тыңлаучы, гыйлемне яратучы бул, башкасы булма, һәлак булырсың. Укытучыны дошман күрүче булма, һәлак булырсың” - ди. Пәйгамбәребез һәркайсыбызга гыйлемле булып, шул гыйлемне башкаларга өйрәтүне йөкли. Димәк, бу – авыр хезмәт.


Авыл укытучысы мәктәптән кайткач та, халыкның игътибар үзәгендә. Чөнки ул – авылның югары белемле зыялы кешесе, үз үрнәгендә бөтен авылны тәрбияли.


Тагын мөһим бурычыбыз – җәмгыятькә лаеклы гражданнар, чын мәгънәсендә кешелекле, тормышта югалып калмый торган кешеләр тәрбияләү. Ләкин бары тик гаилә белән бергәләшеп эшләгәндә генә моның уңай нәтиҗәсе булачак һәм без моңа омтылабыз да.


Мәктәптән тыш үткәрелә торган төрле күләмдәге чараларда да башлап йөри укытучы. Әгәр авылда берәр колхоз төсле оешма калган булса, укучыларын да ияртеп, авыл хуҗалыгы эшенә дә җиң сызганып чыгып китә. Кыскасы, укытучы ул – артист та, гади эшче дә, язучы да, фәнни хезмәткәр дә һәм башка бик күп һөнәр иясе.


Аллаһ биргән һөнәр – укытучы,


Олы бурыч – дәүләт алдында.


Һәр баланың керсез күңелендә


Белем белән акыл калдыра.


Моннан нәкъ 10 ел элек санитар фельдшер һөнәрен кечкенәдән хыялланган укытучыга алыштырганыма һич кенә дә үкенмим. Яраткан ирем, аның әти-әнисе, туганнары белән авылга яшәргә кайткач, остазым Кәүсәрия Равил кызы лаеклы ялга киткәндә миңа тарих фәнен ышанып тапшырды. Ул сызган буразнадан бару миңа эшемне тәвәкәллек белән башларга ярдәм итте. Һәм бүген дә дәресләремне тарихка чумып, балаларны да кызыксындырып, төрле алымнар кулланып үткәрергә тырышам. Шигъри җанлы, әдәби кеше буларак барлык төр бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулыйм. Укучыларымның да уңышлары җитәрлек.


Авыл мәктәбенең уңышлары белән бергә проблемалары да байтак. Балалар саны кимү – иң зурысыдыр, мөгаен. Шуңа күрә мәктәпләребез 9 еллык булып калды, үзем дә ике күрше авыл мәктәпләрендә эшләргә мәҗбүрмен.Техник яктан җиһазланганда да авыл мәктәпләре икенче сортлы булып кала. Безгә бу очракта спонсорлар булдыра алган кадәр ярдәмгә килә.


Җәмгыять үзгәреше белән бергә, һөнәрләр дә үзгәрә. Ләкин укытучы һөнәре – мәңгелек.


 ...Төнге сәгать ун. Бөтен гаиләсе ятып беткәч, авыл укытучысының төнге сменасы башлана – иртәгә дәрес хәзерләү, дәфтәр тикшерү, көндез интернет челтәре эшләмәсә, калган билгеләрне электрон журналга төшерү...


Хәерле төн, укытучы туганым! Иртәгә яңа мәшәкатьләре белән тагын бер көн башлана. Ә күңел барыбер мәктәпкә – балалар дөньясына тартыла...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ильсияр Илгизаровнаны мин балачактан беләм. Ильсияр кечкенәдән укытучы булырга хыялланды,балачак теләкләре чынга ашты. Ул - чын мәгънәсендә УКЫТУЧЫ. Аның кебек тырыш,сабыр, игътибарлы укытучылар сирәктер. Булдырасың, дустым. Автор: Райхана

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чыннан да, әнием кебек чын укытучылар сирәк. Минем дә киләчәктә аның кебек акыллы, зирәк, кешелекле, гадел, фантазиягә бай, сабыр укытучы буласым килә. Эшеңдә уңышлар сиңа, кадерле әнием! Автор: Энже

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ильсияр Илгизәр кызы Шаһиева - тырыш, акыллы, таләпчән, заман белән бергә атлаучы укытучы. Ул үз һөнәренең остасы. Киләчәктә дә аңа зур уңышлар, тырыш укучылар телим. Автор: Чачек

        БАШКА ЯЗМАЛАР

        Ишетми калмагыз

        Аудиоязмалар

        • Гильм Камай

        • Җәлилнең якын дусты

        • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

        • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


        ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ