Логотип Магариф уку
Цитата:

Чуваш баласын татарча өйрәтүнең кайбер серләре

Анна Александровна ЕГОРОВА,Алексеевск районы Чуваш Майнасы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 30 ел. ...Еллар берсе артыннан берсе уза тора. Менә 8 ел инде мин, Егорова Анна...

Анна Александровна ЕГОРОВА,
Алексеевск районы Чуваш Майнасы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 30 ел.

 ...Еллар берсе артыннан берсе уза тора. Менә 8 ел инде мин, Егорова Анна Александр кызы, Чуваш Майнасы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Моңа кадәр шушы ук мәктәптә 22 ел рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бардым.


Бүгенге көн күзлегеннән караганда, авыл укытучысының, авыл мәктәбенең хәле шактый авыр. Мәктәпләр күпләп ябыла. Чөнки балалар саны кими. Чөнки авылда яшьләр юк. Чөнки авылда эш юк... Дәвам итәргә дә мөмкин. Ә нәрсә эшләргә?!


Уйласаң җае табыла, бугай. Без ирем һәм олы кызым белән озак уйлашканнан соң, авылны, мәктәпне яшәтү максаты белән тәрбиягә балалар. Безнең гаиләдә болай да өч кыз үсә иде инде. Әлбәттә, бу бик җаваплы адым булды. Бала бала инде ул, ничек тәрбияләсәң шулай үсә. Менә 7 ел инде без гаиләбез белән 4 малай, 1 кыз тәрбиялибез. Шулай итеп, мин – көндез мәктәптә укытучы, өйгә кайткач – тәрбияче. Безнең авылда шундый гаиләләр ике генә әле бүгенге көндә. Тагын берсе Федоровлар гаиләсе. Алар 3 бала тәрбиягә алдылар. Шулай ук икесе дә мәктәптә эшли...


Безнең мәктәп этнокультуралы компонентлы программа буенча эшли: балалар 4 тел өйрәнәләр – рус, чуваш, татар һәм инглиз телләре. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага берәр сәгать була. Чуваш балаларына татар теле укыту укытучыдан тагын да зур тырышлык, эшне дөрес оештыруны сорый. Чуваш Майнасы мәктәбенең телләр методик берләшмәсе «Шәхескә юнәлтелгән технологияләр аша көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияләү» дигән тема буенча максатчан эш алып бара. Минем укучыларым да төрле конкурсларда катнашып призлы урыннарга ия булдылар. Һәр баланың актив эшләвенә ирешү өчен дәресләрдә үстерелешле укыту технологиясен, күптөрле индивидуаль карточка-биремнәрдән, күрсәтмә әсбаплардан дидактик материаллардан куллану нәтиҗәле була дип уйлым. Укучыларның уйлау, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга зур әһәмият бирәм.


Чуваш балаларын татарча сөйләшергә өйрәтер өчен, үзара аралаша алсыннар өчен төрле алымнарны кулланам. Бу юнәлештә миңа “Татар теле һәм әдәбияты укытучысының өстәл китабы” бик зур булышчы булып тора. Мин системалы рәвештә укучының сөйләме өстендә эшләү, текстның эчтәлеген сөйләгәндә дөрес итеп фикерли белергә өйрәтү, төрле дидактик уеннар аша сүзлек запасын баету максаты куям. Бала бу яшьтә төрлечә фикерли ала. Шуңа да төрле КВН, ярышлар уздыру балаларның логик фикерләү сәләтен арттыралар. Эш төрләренең яңартылып торуы укучыларның дәрескә кызыксынуларын арттыра. Халык авыз иҗаты үрнәкләре аркылы да укучыларны уйларга өйрәтергә мөмкин. Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы итүдә уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм. Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга мөмкинлек бар, барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән, интернетка тоташтырылган. Мультимедия технологиясе слайд-иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә, бирелгән темага проект эшләргә һәм аны якларга мөмкинлек бирә. Эш күрсәткечләренә килгәндә 2011, 2012, 2013 елларда өлгереш 100%, ә уку сыйфаты һәр өч елда уртача 75% булды. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин сезнең шундый олы йөрәкле булуыгыз белән горурланам. Бүгенге көндә кеше үз баласын да тәрбияли алмый, ә сез 3 бала өйтенә тагын 5 бала алгансыз. Түземлек сезгә һәм уңышлар. Автор: Елена

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин горурланам, безнең мәктәптә шундый укытучылар барлыкка. Исәнлек, саулык сезгә, Анна Александровна. Автор: Анна

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ