Логотип Магариф уку
Цитата:

Чын укытучы авырлыкларга бирешми

Галия Зөфәр кызы НИЗАМЕТДИНОВА,Зәй районы Югары Лоҗы гомуми белем бирү мәктәбенең беренче квалификацияле башлангыч класслар укытучысы.  Эш стажы - 25 ел.Кечкенәдән укытучы һөнәре миңа бик тә ошый иде....

Галия Зөфәр кызы НИЗАМЕТДИНОВА,

Зәй районы Югары Лоҗы гомуми белем бирү мәктәбенең беренче квалификацияле башлангыч класслар укытучысы.  Эш стажы - 25 ел.


Кечкенәдән укытучы һөнәре миңа бик тә ошый иде. Үземне укыткан укытучылар моңа сәбәпче булгандыр дип уйлыйм.Чөнки алар дәресләрдә генә түгел,төрле класстан тыш чараларда да,гадәти тормышта да бик күркәм сыйфатлары,күп белүләре,матур киенүләре,оста сөйләшүләре,бик михербанлы булулары белән аерылып торалар иде.Минем дә шундый буласым килә иде.


Мәктәпне уңышлы гына укып чыгып   Яр Чаллы шәһәренең педагогик институтын тәмамладым һәм 1995 елда кияүгә чыгып авыл мәктәбенә яшь укытучы булып кайттым.Аңынчы 6 ел шәһәр мәктәбендә татар теле укыттым.Шәһәр мәктәбе белән авыл мәктәбен чагыштырып карарга мөмкинлек туды.Һәркайсының уңай һәм кискәре якларын атарга була.Шәһәр укытучыларының ачулары килә иде ничәдер процент зарплатага сельский өстәлә диеп.Берничә генә укучы белән эшлиләр бит инде болай да диләр иде.Ә дөреслектә авыл укытучысының эше күпкә авырырак икән.


Беренчедән,авыл мәктәпләрен гел кыскартып,оптимизацияләп торулары  аркасында авыл укытучысы “мескен” гел кыл өстендә эшли. Иртәгә нәрсә буласын белми,яңа уку елында нәрсә көткәне билгесез.Ә бит һәркем белә авылда мәктәп бетсә,авыл да бетә..Нинди авыр сугыштан соңгы заманаларда да 2-3 укучы өчен мәктәпләр ачканнар,укытучыларга зарплата түләгәннәр.Хәзер экономия имеш.


Авыл укытучысы минемчә һәр авылның маягы ул. Ул авылның барлык эшләрендә актив катнашучысы : сайлау комиссиясендә дә,Сабантуй алып баручысы да,ярмаркада сатучы да,концертларда артист та,багана буяучы да,юл кырые чистартучы ,кирәк икән зернотокта эшләүче дә һәм башкалар.


Башлангыч классларга кагылышлы проблемаларда аеруча тукталасым килә.Бүгенге көндә яңа стандартлар буенча укытуга күчтек.Бик күп курсларда укыдык.Әмма ләкин авыл укытучысына бик кыен.Чөнки авыл балалары күбесе садикка йөрми һәм мәктәпкә укый-яза белеп керми.Яңа укыту планы буенча Әлифбаны өйрәнүгә бер сәгать бирелә.Әлифбадан соң Туган телне өйрәнү таләп ителә.Ә ничек җитешергә соң укытучыга- бу сорауга җавап юк.Бер сәгатьтә берничек тә ике хәреф үзләштерә алмый ул нәниләр.Мәктәпкә килгәндә ул  сабыйләрның эшләү темплары да бик әкрен була  бит.Дәрес күләме 35 минут,физминутка да үткәрергә кирәк.Өй эше дә бирмәскә.


Авыл укытучысы ике-өч класс белән эшли.Төннәр буе дәфтәр тикшерә,электрон журнал кертә.Ике класска ике журнал,һәр фәннән икешәр рабочий программа төзи. Зарланмыйча  тырышып эшли дә эшли. Өстәвенә әле авыллар арасында мәктәп укучыларын йөртергә автобуслар бирелде,анда да шул ук укытучы  җавап бирүче. Күпме көч, сабырлык, миһербанлык, җаваплылык бер кешедә.Укытучыны яклаучы бер генә закон да юк.   Бу хәтле  уңай сыйфатларны үзенә җыйган кеше генә минемчә укытучылыкка лаек. Укытучы эше бик изге эш.Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү бигрәк тә куанычлы.Киләчәктә шул балаларның чын кеше булуларына сөенәсең,илһам,көч алып яшәүне дәвам итәсең. Авыллар төзекләндерелсен иде, яшьләр күбрәк авылларда калсын иде һәм мәктәпләр саклансын иде дигән теләктә калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ