Логотип Магариф уку
Цитата:

Чын укытучы – бәхетле кеше

Гөлнара Хәбир кызы МӘГЪДӘНУРОВА, Актаныш районы Киров урта мәктәбенең биология укытучысы. Эш стажы – 20 ел.Тумышым һәм булмышым белән мин чын авыл баласы. Мәктәпне тәмалау белән, күпләр кебек шәһәргә...

Гөлнара Хәбир кызы МӘГЪДӘНУРОВА, Актаныш районы Киров урта мәктәбенең биология укытучысы. Эш стажы – 20 ел.

Тумышым һәм булмышым белән мин чын авыл баласы. Мәктәпне тәмалау белән, күпләр кебек шәһәргә китәргә ашыкмадым мин, чөнки кечкенәдән үк миңа авыл тормышы якын, үз иде. Шәһәр шау шуы, ыгы-зыгысы минем өчен ят. Хөрмәтле укытучы, күршем Мәҗитов Газиз абыйның “Укытучы белән медик хезмәте беркайчан да юкка чыкмаячак, икесенең берсен сайла” дигән киңәшен тотып, алай гына да түгел, балаларны яратуымны да исәпкә алып, язмышымны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым.


Ике дистәгә якын мәктәптә эшләү дәверендә төрле хәлләр булгандыр. Ләкин мин үземне башка һөнәр кешесе итеп һичкенә дә күз алдына китерә алмыйм. Балалар белән бергәләшеп, төрле кызыклы кичәләргә, ата-аналар өчен концертларга, атналыкларга, сүзлекләр һәм дәреслекләр актара-актара БДИына әзерләнгәндә, балаларның күзләрендә уйнаган очкыннарны күрү үзе генә дә ни тора!? Болар барысы да бала күңелендә гомер буе сакланып кала бит! Бала күңелендә якты эз калдыра, аңа дөрес юнәлеш күрсәтә алсаң, син чын Укытучы буласың дип уйлыйм мин.


Урта буын һәм өлкәнрәк яшьтәгеләрдән еш кына “Без укытучыларны хөрмәт итә идек, алар каршыга килгәндә, кыенсынып, урамның икенче ягына чыга идек. Хәзер укытучыга карата хөрмәт бетте” дигәнне ишетергә туры килә. Бу һич тә дөрес фикер түгел. Моны замана үзгәрү белән бәйләп аңлатып була. Бүгенге көндә авыл укытучысына хөрмәт юк дип әйтмәс идем. Хөрмәт ул хөкүмәтнең, яки өстә утыручы түрәләрнең педагогларга булган карашы гына түгел әле. Ә хөрмәт ул, минем өчен, укучыларымның ата-аналары һәм мәктәпне тәмамлаган укучыларымның “Апа, хәлләрегез ничек? Сагындык Сезне, мәктәпне... Без укыганда күңелле иде”, - дип, урамда туктап эндәшеп китүләре дә. Димәк, мин начар укытучы булмаганмын дип сөенеп китәсең.


Ләкин укытучы хезмәте гел дан–хөрмәт, фанфарлардан гына тормый, ул күпкә җаваплы. Укытучы һәрвакыт эталон булып калырга тиеш. Авыл укытучысына “икенче сортлы” итеп караган заманнар артта калды. Без инде яңача укырга, яшәргә, уйларга өйрәнәбез. Бүген укытучыларның эше кыңгыраудан–кыңгырауга дәрес алып барудан гына тормый. Хәзер авыл укытучысы да дәресләрне ноутбуктан, интерактив такта яки экраннан башка күз алдына китерә алмый. Ләкин алар аша гына да чын белем һәм тәрбия биреп булмый, һәрвакыт балага аралашу, үрнәк кирәк. Дәресләрдән тыш авыл баласы өчен дә төрле-төрле сәнгать мәктәпләре эшли. Укучылар бик теләп сәнгать мәктәбенең бию, вокал, рәсем, баян түгәрәкләренә йөриләр. Төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, “Йолдызлык”та матур күрсәткечләргә ирешәләр. Һәм шунысын да әйтергә кирәк, шәһәр укучыларына караганда авыл балалары һәм ата-аналары бәхетлерәк. Чөнки түгәрәкләр кесәгә артык сукмый, укучылар БДИна консультациягә дә бушлай йөриләр. Бүген шәһәр мәктәбе генә түгел, ә авыл мәктәбе дә киң технологияләр мәйданы.  Укучылар һәм укытучылар бүгенге көндә актуаль булган, фәнни эзләнү конференцияләрендә бик теләп катнаша һәм призлы урыннар яулыйлар.


Һәрнәрсәнең ике ягы булган кебек, авыл укытучысы булуның да үз уңайлык һәм авырлыклары бар. Яфрак печән әзерләү, юл буйлары чабу, мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүләр – барысы да укытучының җәйге ял вакытына туры килә. Бу хакта инде күп зарланабыз, ләкин авыл башлыгының да сүзен тыңламый булмый, бер җирлектә яшибез бит.


Укытучы һөнәрен сайлаучы егетләр–кызлар саны елдан–ел кими. Мәгариф өлкәсендә күп төрле программалар соңгы елларда укытучы һөнәренең абруен күтәрә башлады. Ләкин бүген үк: “Укытучы – горур яңгырый” дип ышанып әйтеп булмый. Җимерүе генә тиз, тергезүе һәрвакыт авыр, югалып барган укытучы данын да күтәрү җиңел түгел. Безнең чордагыча “укытучы булам” дип инша язучы балалар бармы бүген? Никтер сирәк очрый. Укучылар фикеренә колак салсак, алар бүгенге көн укытучысын менә ничек күз алдына китерәләр: “Укытучы күп белүче, без белмәгәндә ачуланмыйча яңадан аңлатучы, дүртле–бишле куярга ярата, ә икеле–өчле куярга ашыкмый торган булырга тиеш. Тагын ул безне аңлый һәм тәртипсезләрне тыңлата торган да булсын иде. Бераз таләпчән дә, ягымлы да, матур да”. Бу таләпләргә туры килү өчен күп тырышлык, сабырлык, балаларны аңлый белү һәм эш тәҗрибәсе кирәк. Үз бурычларына ифрат тугры, җаваплы караучы, бөтен белемен, акылын, тәрбиясен балаларга бирә белүче, күңел чакыруы буенча һөнәрен сайлаган мөгаллимәне, билгеле, укучылары да бик яратыр.


Үз эшен, үз һөнәрен яхшы белү, мәгълүматлы булу да – замана укытучысына мөһим таләпләр. Бүгенге көн белгече иң авыр хәлләрдән, иң катлаулы вакыйгалардан чыгу юлын табарга сәләтле булырга тиеш дип уйлыйм мин. Мәктәпкә теләп килү, укучыларымның сөенеп каршы алулары, ата-аналарның хөрмәтен сизү – бу үзе бәхет түгелме!? Чын укытучы – бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ