Логотип Магариф уку
Цитата:

Дөрес юлны сайлаганмын

Ләйсәния Рөстәм кызы ХӘМИДУЛЛИНА,Минзәлә районы Тауасты Байлар төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 24 ел.Авыл мәктәбе. Бүгенге мәктәп... XXI гасырда.....

Ләйсәния Рөстәм кызы ХӘМИДУЛЛИНА,
Минзәлә районы Тауасты Байлар төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 24 ел.

Авыл мәктәбе. Бүгенге мәктәп... XXI гасырда... Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн авыл укытучысы?! Бу сораулар турында минем күп тапкырлар уйланганым бар...


Моннан 20 еллар элек институтны тәмамлап авыл мәктәбенә эшкә килдем. Укыту эшеннән тыш агитаторлык эше, сайлауларда комиссия члены, халык исәбе алучы, мәдәният чараларында катнашучы, юл буйларын чабучы, урып-жыюда булышчы, фермалар агартучы, яфрак-печән әзерләүче дә булырга туры килде. Болар бердә авырлык белән эшләнмәде, шулай тиеш дип кабул иттем.


Татар телле укучыларымда чит тел буларак бирелүче рус теленә ихтирам хисләре уяту, авыл җирлегендә яшәп, әти-әниләре, дус-туганнары белән бары туган телендә аралашкан баланы рус теленнән яхшы итеп, камил фикер йөртергә, рус милләтеннән булган балалар белән беррәттән дәүләт имтиханы бирергә әзерләү төп бурычларымның берсе була бирә.


Үткәрелгән һәр дәресем укучыларның танып-белү сәләтен үстерүче, рухи байлыкларын арттыруга корылган булырга тиеш, дип уйлыйм.


Һәр дәрес – иҗат җимеше, дигән принцип белән эш итәм.


Телне тирән белүче шәхеснең танып-белү сәләтләре дә үскән булырга тиеш. “Уйла. Фикерлә. Эзлән” принцибына нигезләнеп, укучыларны үзләрен эшләргә өйрәтүгә дә зур әһәмият бирәм. Дәресләремдә, педагогик эшчәнлегемдә “заман белән бергә” дигән принципка нигезләнәм. Бүгенге шартларда туктаусыз үзгәреп торган дөньяда, үземә дә өзлексез укырга, проффесиональ осталыкны камилләштерергә, тормыш белән бер юлдан атлап барырга кирәклекне аңлап эш итәм, укучыларыма төпле белем бирү һәм тормышта чын кешеләр итеп тәрбияләүнең төрле юлларын өйрәнәм.


Аерым темалар буенча рефератлар, презентацияләр яклау, конспектлар яздыру, чыгышлар әзерләтү, проблемалы ситуацияләргә үз фикерләрен белдерү кебек алымнар аша шушы максатны тормышка ашырырга тырышам. Шулай итеп педагогик эшчәнлегем зур куанычлар китерә. Укучыларым олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә, дәрестән тыш чараларда уңышлы чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар.


Әйе, көндәлек мәшәкатьләрдән туган җитешсезлекләрне җиңәргә тырышып, йөзләрчә бала күңеленә үз сулышымны, йөрәк җылымны, тирән белемемне, изге теләкләремне өләшү җиңел эш түгел, әлбәттә. Телебезгә, халкыбызга, илебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә ихтирам уятып, укучыларда әдәплелек, кешелеклелек, кечелеклелек сыйфатлары тәрбияләү зур сабырлык таләп итә. Алга куелган олы максатыма тугъры хезмәт итеп, милләтебезнең, мәдәниятебезнең бәясен төшерми, данын күтәреп, рухын баетып, татулыкта, иминлектә гел алга омтылып яшәргә, уңышларга куанып эшләргә язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    эйе, чынбарлыкта авыл укытучысы булу бик катлаулы хэм жаваплы, барлык телэклэрегез дэ кабул булсын...... Автор: Дания

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ