Гади һәм катлаулы хезмәт юлы
Зөлфия Тәхиятулла кызы ФӘРХУЛЛИНА,Мамадыш районы Кече Кирмән төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел«Оста, гади һәм тәвәккәл укытучы кем яки нинди була?» дигән сорауга «Укытучы Р...
Зөлфия Тәхиятулла кызы ФӘРХУЛЛИНА,
Мамадыш районы Кече Кирмән төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел
«Оста, гади һәм тәвәккәл укытучы кем яки нинди була?» дигән сорауга «Укытучы Рафаил Шәкүр улы Газизов тормышы – моңа ачык мисал», – дип әйтер идем. Рафаил 1947 елның 26 апрелендә Мамадыш районы Кече Кирмән авылында Газизов Шәкүр һәм Хөснурый гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. 1951 елны әтиләре – Бөек Ватан сугышы ветераны, танкист – дөнья куя. 1954 – 1962 елларда авылдагы сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач, 1962 – 1965 елларда Мамадыштагы 2 нче урта мәктәптә белем ала. 1966 – 1972 елларда Казан дәүләт университетында һәм Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып укып, ике югары белем ала. 1965 елдан алып 2010 елга кадәр Кече Кирмән мәктәбендә 45 ел буе укытучы булып эшли. Бик тынгысыз, тик тора белми торган кеше Рафаил Газизов. 45 ел буена укытучы булып эшләгән Рафаил Газизовның көндәлек тормышы ничек барган соң? Аның көндәлек иртәсе башкаларныкына караганда бик иртә башлана һәм бик соң тәмамлана. Ни өчен дисезме? Аның иртән таң атканчы ук, авылдагы су буеннан йөгереп кайтасы, кабат балалар өчен матур-матур шигырьләр, туган як матурлыгы турында җырлар, авылдашлары турында хикәяләре һәм романнар язасы, барлык авыл кешеләре кебек үк абзарындагы мал-туарларын хәстәрлисе бар. Ә менә шуннан соң, мәктәпкә барып, андагы мәктәп тормышы белән кайныйсы бар. Ә мәктәп тормышы кичке тугызга кадәр кайный, чөнки нәкъ шул вакытка кадәр мәктәп колективы, интернат укучылары, мәктәп ашханәсе, техник персонал, мәктәп яны тәҗрибә участогы, мәктәп яны фермасында эшләр туктамый, аларның һәрберсен хуҗаларча барлап торган очракта гына эшләр җайлы һәм куркынычсыз барачак. Тагын әле көн дәвамында, мәктәп эше белән бәйле рәвештә, бик күп төрле җитәкчеләр, белгечләр, авылдашлар, мәктәптәге коллегалар, техник персоналлар һәм иң кызыклысы – укучылар белән аралашасы бар. 7 ел буена – сигезъеллык мәктәп, 30 ел буена урта мәктәп директоры булып эшли. 1975 елда ике катлы мәктәпне төзү өчен проектлар артыннан йөри, мәктәп нигезен казытыр өчен авыл халкы белән өмә оештыра. 1980 елда мәктәп төзелеп бетә һәм урта мәктәп ачыла. 1995 елда ул җитәкләгән Кече Кирмән урта мәктәбе укыту һәм тәрбия эшләре буенча республикада «Ел мәктәбе» конкурсында беренче урынны ала. Мәктәпкә 4 бүлекле гараж, 30 тонналы яшелчә саклагыч төзеттерә. Мәктәптә музей ача. Мәктәп каршысына авылыбыздан чыккан өч Социалистик Хезмәт Героена һәм бер Советлар Союзы Героена багышлап бюстлар һәм Бөек Ватан сугышыннан исән кайтканнарга һәйкәл ясаттыра. Сабантуй бәйрәме үтә торган Бакырчы чишмәсе тирәсен тарихи стильдә бизәүне оештыра. Бик тынгысыз, тик тора белми торган кеше Рафаил Газизов, 25 ел буена авылдагы Җинү бәйрәмнәрен, Сабантуй бәйрәмнәрен, Яна ел кичәләрен бик күнелле итеп алып бара. 7 ел буена колхозның «Комсомол прожекторы» газетасын гел шигырьләрдән генә тора торган итеп чыгара. Колхозчылар бу прожекторны бик кызыксынып укый торган булалар. Мәктәп коллективын һәм авылдашларын туплап, авыл зиратларына ел саен икешәр мәртәбә өмә уздыра. Мамадыш районының Казан шәһәрендәге иҗат концертларының, Балтачтагы сәнгать әһелләре чыгышларының сценариен да яза, алып та бара. 37 ел буе директорлык иткән вакытта: колхоз, урман хуҗалыгы, юл төзү һәм бик күп башка оешма җитәкчеләрен туган авылындагы эшләргә туплый алды. Үзенең алтмыш яше тулган көнне, үз урамындагы барлык кешеләрне өмәгә чакырып, урамга таш җәюне оештыра.
Мәгариф өлкәсендәге һәм җәмагәть эшчәнлеге өлкәсендә хезмәтләре өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә, «Россиянең мәгариф отличнигы», «Татарстанның атказанган укытучысы», «Атказанган мәгрифәтче» исемнәре бирелә.
Берәү булса, алтмыш яше тулгач, ял итәм дияр иде, авырлыктан курыкмый торган тәҗрибәле остаз-укытучы Мамадыш шәһәрендә «Хәтер» фонды директоры булып эшли башлый. Тагын да иртәрәк торырга, һәр көнне район үзәгенә барып, 80 чакрым араны үтеп, районның барлык авылларының тарихын торгызу белән шөгыльләнә башлый. Алай гына түгел, һәр елны апрель аенда республикакүләм мәктәп укучылары арасында төрле әдәби жанрларда язу буенча конкурс оештыра. Шуның белән ул, республикада булачак язучыларны барлау һәм үстерү белән шөгылләнә һәм татар теленең үсешен тәэмин итә. Рафаил Газизов – иң беренче чиратта башлаган һәр эшен яратып, туган ягы кешеләрен хөрмәт итеп башкара торган бөек һәм гади шәхес.

Комментарийлар