Логотип Магариф уку
Цитата:

Кеше сәламәтлеге һәм экология

(Сыйныфтан тыш чара)Гөлнара ӘШРӘФҖАНОВА, Кадрия МӨБАРӘКШИНА,Балтач районы Куныр урта мәктәбенең химия һәм биология укытучыларыМаксат. Укучыларның табигать турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү, х...

(Сыйныфтан тыш чара)
Гөлнара ӘШРӘФҖАНОВА, Кадрия МӨБАРӘКШИНА,
Балтач районы Куныр урта мәктәбенең химия һәм биология укытучылары

Максат. Укучыларның табигать турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү, хәзерге вакытта табигатьне саклау алдында торган проблемалар белән таныштыру; укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм сәнгатьле сөйләмнәрен үстерү; яшь буында экологик культура, үзләренең һәм башка кешеләрнең сәламәтлегенә сакчыл караш тәрбияләү.


 Чараның барышы.


 Биология укытучысы. Бүгенге чарабызның темасы «Кеше сәламәтлеге һәм экология» дип атала. Кеше – биосоциаль зат. Ул барлык биологик законнарга да буйсына. Ләкин үзе еш кына бу законнарны боза һәм шул сәбәпле үзенең һәм киләчәк буынның сәламәтлеген куркыныч астына куя.


Экология нәрсә соң ул? Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысын да кочаклый ул.


Табигать – безнең уртак йортыбыз. Экология шушы йортта яшәүче тереклек ияләренең үзара һәм әйләнә-тирәлек белән бәйләнешләрен өйрәнә.  Экология – ул яшәгән йорт-җирләребезнең чисталыгы, уңайлыгы да, табыннардагы ризыкның сыйфаты да, кеше сәламәтлегенең нигезе дә.


Сезнеңчә, кешенең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы нинди факторларга бәйле? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)


Химия укытучысы. Кеше сәламәтлегенең 20 проценты экологик шартларга бәйле: тирәлекнең химик пычрануы, биологик пычрану, һава торышы тәэсире, туклану һәм сәламәтлек, ландшафт һәм кеше сәламәтлеге...


Бу хакта мәктәбебезнең «Яшь экологлар» түгәрәге әгъзалары ни уйлый икән?


1 нче укучы. Кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә атмосферага, суга, туфракка төрле сәнәгать калдыклары эләгә. Нәтиҗәдә, алар сулау, су һәм ризык аша кеше организмына эләгә. Бу матдәләргә газ халәтендәге углерод, азот, күкерт оксидлары, хлорлы кушылмалар, бензин парлары, тузан рәвешендә кургаш, хром, никель, корым һ.б. бик күп кушылмалар керә. Алар, югары концентрациядә организмга эләгеп, төрле авырулар китереп чыгара. Болар – аллергия, хроник, яман шеш авырулары һ.б. Бу матдәләр туачак балаларның сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясый.


2 нче укучы. Биологик пычрану – авыру тудыручы бактерияләр, вируслар, гельминтлар һәм иң гади төзелешлеләрнең табигый тирәлектә үрчүе һәм, кеше организмына үтеп кереп, төрле авырулар китереп чыгаруы ул. Йогышлы авырулар китереп чыгаручы микроорганизмнар бигрәк тә куркыныч. Боларга холера, корсак тифы, дизентерия, грипп һ. б. бик күп авырулар керә. Бу авырулар кешеләргә су, азык, туфрак, һава аркылы йога. Кайвакыт кеше, авыру тудыручы микроорганизмнарның табигый яшәү шартларын бозып, үзе корбанга әйләнә. Еш кына авыру тудыручы микроорганизмнарны күчерүче һәм йоктыручы булып хайваннар тора. Боларга котыру авыруы, талпан энцифалеты, корчаңгы, бизгәк, тычкан авырулары, йокы авыруы һ.б. керә.


3 нче укучы. Тавыш белән пычрануның сәбәбе – техник прогресс үсеше. Мондый пычрану бигрәк тә шәһәр җирләре өчен хас. Боларга төрле транспорт хәрәкәте, төзелеш эшләре, музыка, көнкүреш техникасы һ.б. керә.


Кеше организмы өчен тавыш көче 80 децибел һәм аннан югары булса, зыянлы исәпләнә, ә инде 140-150 децибелга җитсә, бу нерв системасы авыруларына сәбәпче була, ишетү сәләте кими һәм кеше шок халәтенә килә һәм башка авыруларга каршы торучанлык кими.


4 нче укучы. Кеше организмына климат та зур йогынты ясый. Мәсәлән, һава басымы, дымлылык, температура, җил, кислород концентрациясе, җирнең магнит кыры һ.б. күрсәткечләрнең үзгәрүе бигрәк тә авыруларга һәм өлкән кешеләргә көчле тәэсир итә.


Шулай ук кеше организмына меңнәрчә ел дәвамында формалашкан төрле биоритм көчле йогынты ясый. Болар – ай һәм кояш фазалары, көн-төн алышыну, диңгез чигенү һәм күтәрелү һ.б. Шулар белән беррәттән, организмда тормыш ритмы барлыкка килгән (активлык-тынлык, йокы-уяу вакыт, хезмәт һәм ял һ.б.). Гомумән алганда, кешенең акыл һәм физик эшкә сәләтлелеге, эмоциональ халәте, үз-үзен тотышы, сәламәтлеге табигать үзгәрешләре белән нык бәйләнгән.


Биология укытучысы. Фикерләрегез белән килешәм. Шул ук вакытта организмның нормаль тереклеге өчен туклану һәм аның сыйфаты мәҗбүри шарт булып тора.


Туклыклы һәм файдалы азык аксымнар, майлар, углеводлар һәм күп кенә витаминнарны үз эченә ала. Ә без еш кына азык өстәлмәләре, югары концентрацияле, биологик актив матдәләре булган азык файдаланабыз. Азыктагы өстәмәләрнең организмга тәэсире буенча аларны берничә төркемгә бүлеп йөртәләр һәм билгеле бер код белән билгелиләр. Мәсәлән, Е103, Е104, Е121 һ.б.


Азык әзерләгәндә санитария-гигиена таләпләре үтәлеп бетмәскә дә мөмкин. Менә шул азыкны куллану организмга тискәре тәэсир ясый да инде.


Еш кына туклану рациональ булмый, азыкта баланс сакланмаска мөмкин. Күп ашау, нигездә, ашкайнату системасы һәм йөрәк-кан әйләнеше авыруларына сәбәпче була.


Өстәлегездә табигый һәм чиста сәламәт ризык булуын теләсәгез, кайбер киңәшләрне истә тотыгыз:


• ризыктагы этикетканы игътибар белән укыгыз;


• саклану вакыты озак булган ризыкларны алмагыз;


• яшелчә, җиләк-җимешләрне юып ашагыз, чөнки алар бозылмасын өчен махсус матдәләр белән эшкәртелгән була;


• сокларны үзегез ясагыз;


• чипсылар, пакетлы ашлар, хот-доглар, бургерлар; колбаса, сосиски, тушенка кебек консервланган ит ризыклары белән мавыкмагыз.


Химия укытучысы. Кеше һәрвакыт табигатькә, ягъни урман, елга, күл, диңгез буена, тауларга барырга омтыла. Мондый урыннарда кеше үзен сәламәт, күтәренке күңелле, эшкә сәләтле хис итә. Нерв системасы тынычлана, яшәү тонусы барлыкка килә. Шәһәрләрдә, бигрәк тә эре шәһәрләрдә кеше киеренкелек халәтендә яши, шуңа күрә шәһәр халкында стресслар, нерв киеренкелеге ешрак очрый. Нәтиҗәдә, төрле авырулар килеп чыга. Шуңа күрә шәһәрләрдә, эре сәнәгать үзәкләрендә бу киеренкелекне бетерү өчен яшеллекне күбәйтергә, бакча, парк, сквер, бульварлар төзергә кирәк. Экологларның фикере шундый: хәзерге заман кешесе табигатькә мөмкин кадәр якынаерга, аның белән гармонияле тормыш алып барырга тиеш. Шул вакытта гына кеше сәламәтлегенә әйләнә-тирә мохит уңай тәэсир итәр.


Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары, чыннан да, уйланырлык:


- дөньядагы 70 процент халык зарарлы һава сулап яши;


- 75 процент су чыганаклары эчәргә яраксыз;


- ел саен 27 млн га җир чүлгә әйләнә;


- соңгы гасырда 2 млрд. га уңдырышлы җир су эрозиясенә дучар булган.


Төркемнәрдә эш. Укучылар 3 төркемдә эзләнү характерындагы бирем үти.


1 нче төркемгә сорау. Туклануның сәламәтлеккә зарарлы очракларын ничек кисәтергә?


2 нче төркемгә сорау. Тавыш һәм һава торышы тәэсиренең сәламәтлеккә зыянын ничек киметергә?


3 нче төркемгә сорау. Химик һәм биологик пычрануга каршы ничек көрәшергә?


Һәр төркем үзенең фикерләре белән чыгыш ясый.


Укучыларга түбәндәге бирем тәкъдим ителә:


 «Әгәр дә...»


• Әгәр дә син химия заводының генераль директоры булсаң, табигатьне саклау өчен нинди чаралар күрер идең?


• Әгәр дә син азык-төлек җитештерү комбинатында сыйфат буенча җаваплы хезмәткәр булсаң, нәрсә эшләр идең?


• Әгәр дә син шәһәр башлыгы булсаң, яшелләндерү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту буенча нәрсәләр эшләр идең?


Укытучы. Укучылар, без сезнең белән табигатькә китерелгән зыян һәм аны саклау проблемаларына тукталдык. Әйдәгез әле бер үк вакытта бу өлкәдә белемнәребезне дә тикшерик. Хәзер мин сезгә тестлар тәкъдим итәм.


Тестлар.


1. Атмосфераны антропоген пычратучы булып ... тора.


а) җир тетрәү; ә) вулканнар һәм гейзерлар; б) көнкүреш калдыклары; в) тайфуннар.


2. Сезонлы үзгәрешләрне көйләүче булып тора: ...


а) яктылык; ә) температура; б) дымлылык; в) азык.


3. Чыршы урманында үләнчел үсемлекләр үсүенә нәрсә комачаулый?


а) яктылык җитмәү; ә) җылылыкның артык булуы; б) туфракның әче булуы.


4. Биотик факторларга нәрсәләр керә?


а) тозлылык; ә) ерткычлык; б) дымлылык; в) яктылык.


5. Биосферада биологик төрлелекне саклап калырга нәрсә булыша?


а) заказник һәм заповедниклар булдыру; ә) экосистемага яңа төрләр җибәрү; ә) ерткыч хайваннарны ату; в) далаларны сөрү.


6. Канцероген матдәләр ... барлыкка китерә.


а) яман шеш авыруларын; ә) аллергик авыруларны; б) хроник агулануны; в) йогышлы авыруларны.


7. Бактерицид үзлеккә ... ия.


а) суган һәм икмәк; ә) сарымсак һәм мүк җиләге; б) ит һәм балык; в) алма һәм лимон.


8. Химик пычрану ... сәбәпче була:


а) йогышлы авыруларга; ә) маляриягә; б) хроник агулануга; в) венерик авыруларга.


9. Пычранган, сыйфатсыз су ... йогышлануга китерә.


а) туберкулез һәм холера белән; ә) холера һәм лептоспироз белән; б) лептоспироз һәм грипп белән; в) грипп һәм гепатит белән.


10. Организмга зарарлы тавыш фоны: ...


а) 20 дБ һәм аннан югары; ә) 50 дБ һәм аннан югары; б) 80 дБ һәм аннан югары; в) 120 дБ һәм аннан югары.


Өстәлдә кара-каршы утырган укучылар бер-берсе белән эшләрен алмаша һәм тикшерә. Эшләрнең үтәлеше буенча укытучы нәтиҗә ясый.


Укытучы. Укучылар без экологик шартларның кеше сәламәтлегенә йогынтысын өйрәндек. Ә сәламәтлек ул – тормыш та, байлык та, шатлык та, матурлык та, кәеф күтәренкелеге дә. Шулай булгач, киләчәктә без үзебезгә дә, бездән соң килгән буынның сәламәтлегенә дә зыян китермәс өчен һәрберебез экологик белемнәргә һәм культурага ия булырга тиешбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ