Халкың сине исән килеш мәңгеләштерде
Ләйлә Әзһәр кызы ЗАҺИТОВА,Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик стажы – 30 ел Килгән чакта башка авырлык,Җитми калса көч я сабырлык,Сиздермичә ярд...
Ләйлә Әзһәр кызы ЗАҺИТОВА,
Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик стажы – 30 ел
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Укучыларның гимнына әйләнгән бу җырның сүзләрен көчле рухлы, күренекле шагыйребез Ф.Яруллин безнең авылдашыбызга—мәгърифәтче Татарстанның атказанган укытучысы, методист, РСФСРның мәгариф отличнигы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының нигез ташын салучы беренче фәнни хезмәткәре, дәреслекләр һәм укыту программалары авторы Вәли ага Хаҗиевка багышлап язган. Татар милли мәгарифе тарихында якты эз калдырган затлы, зыялы шәхесләрнең берсе ул—Вәли Хаҗиев.
“Хаҗиев Вәли Хаҗиәхмәт улы (1906-2003 еллар) педагог... Тел һәм әдәбият буенча татар фәнни тикшеренү институтын оештыруда катнаша, монда 1939-1941 елларда эшли. 1945-1967 елларда Казан шәһәре педучилищесында укыта. Татар мәктәпләре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы”.
(“Татар энциклопедиясе сүзлеге”, 1999, 621 нче бит, кыскартып алынды).
...Белем эстәү—энә белән кое казу, диләр борынгылар. Чыннан да, сабырлык, максатчанлык, тырышлык, ихтияр көче булганда гына ул коеның төбенә төшәргә, аның саф суын табарга була. Төрле кеше ул “кое”ны төрлечә казый, үз чишмәсен үзенчә ача, аның суын үзенчә файдалана.Коесының суы тирән мул булганнар, гадәттә, аны башкалар белән дә бүлешә. Легендар якташыбыз Вәли ага Хаҗиев, тугыз дистә ел буе коесын казып, тапкан байлыгы-белеме белән халыкны сугарып яшәгән затларның берсе.
Илебездә беренче рус революциясе дулкыннары тынырга өлгермәгән чорда, чатнама суык декабрь аенда борынгы Әлкәй авылында туган ул. Шул авылда аның кендек каны тамган, шунда ул беренче адымнарын атлаган, шунда тәүге белем баскычларын үткән, кечкенәдән үк белемгә омтылган. Көчле рухлы, тәвәккәл, зирәк акыллы егет Азнакай төбәгеннән беренчеләрдән булып югары белем алган.
“Һәркем дә педагог булырга сәләтле түгел, ә сездән әйбәт мөгаллим чыгачак!” –дигән аңа яшьтәше герой-шагыйрь М. Җәлил. Бу сүзләр рас килә. Вәли ага үзенең бөтен гомерен балалар һәм яшьләр укытуга багышлый. Казан педагогика училищесында студентларның күңелләренә шигъри-нәфис татар теленең затлылыгын сеңдерә. Шуның өстенә йөздән артык методик әсбаплар, программалар, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре төзи, диафильмнар әзерли. Дәрдмәнд, Ш.Мәрҗани, Г.Исхакый, Һ.Атласи, С.Максуди кебек күренекле татар мәгърифәтчеләренең тормышын һәм мирасын өйрәнеп, исемнәрен кире кайтаруга үзеннән зур өлеш кертә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар әдипләрен халкыбызга таныта.
Бик күп зур эшләр кешенең фидакарьлегеннән тора. Шундый кешеләр дөньяны алга этәрә, тормышны кызыклы, мәгънәле итә. Андыйларны эш үзе табып тора. Әллә алар үзләренә туктаусыз мәшәкать чыгарып торамы? “Эшләгәнгә эш язган” ди халык мәкале дә. Эштән ямь һәм тәм табып яши Вәли ага.
1998 елның 25 мае Азнакай районы Әлкәй урта мәктәбе укучыларының һәм укытучыларының күңел сандыгында “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып кына түгел, ә күп төрле тарихи вакыйгалар шаһиты булган Һ.Такташ, М.Җәлил, С. Сәйдәшев, С.Хәким, Г.Кутуй, С.Садыйкова, Ф.Яруллин кебек шәхесләр белән фән-әдәбият-сәнгать дөньясында бергә кайнаган мәшһүр якташыбыз, авылыбыз горурлыгы –Вәли ага Хаҗиев белән очрашу шатлыгы булып та саклана. 92 яшьтә булуына карамастан, ул әкияттәгедәй төз буй-сынлы, киң җилкәле кеше булып истә калды. Гөрелдәвек тавышы белән сөйләгәндә, без аның үткен телле, җор күңелле, саф акыллы, хәтерле, тирән белемле булуына сокланган идек. Үзе исән чакта Азнакай районының 65 еллыгы уңаеннан хакимият башлыгы Ә.Исхаков карары белән Әлкәй урта мәктәбенә Вәли Хаҗиев исеме бирелде. Мәктәбебезгә аның исемен мәңгеләштерүче мәрмәр такта эленде. Шундый олы хөрмәт күрсәткән өчен сугыш һәм хезмәт ветераны, галим-мәгърифәтче безнең мәктәпкә үзенең мирасын—шәхси китапханәсен бүләк итте. Бу китапларны үзенең тормышын мәктәбеннән, укучыларыннан башка күз алдына алдына да китерә алмый торган директорыбыз Хөршидә апа Исламова Казаннан барып алып кайтты. Вәли ага Хаҗиев бүләк иткән китаплар аерым шкафларда китапханәнең, олы хәзинәсе булып торалар. Без, укытучылар да, андагы китапларны теләп алабыз, яратып укыйбыз, алардагы байлыкны дәресләрдә кулланабыз. Вәли бабабыз кебек аларны саклап, кадерләп тотабыз.
Тулы бәхет өчен янәшәңдә сине аңлый торган, синең омтылыш-хыялларыңны бүлешә белгән кешеләр булу кирәк. Бу яктан да бәхетле була. Аның янәшәсендә һәрвакыт ярты җаны—Мөстәгыйдә ханым булды. Вәли ага исән чакта ук алар мәктәпкә 5-6 төрле газета-журналлар яздырдылар, Вәли Хаҗиев исемендәге премия булдырдылар. Бу премияне яхшы укучыларга, ана телендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләргә, шигырь язучыларга бирәбез. Районыбызда чыгып килүче “Маяк” газетасының үткен телле, алтын каләмле журналисты, Вәли ага Хаҗиеның затлы, зыялы нәселен дәвам итүче Нәсимә ханым Камалиева һәр елны “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә бу премияне үзе тапшырып укучыларыбызны сөендереп китә. Бу премия укучыларыбызны яңадан-яңа үрләр яуларга, туган телебезне онытмаска, тырышып укырга рухландырып тора. Вәли ага 2003 елда 97 яшендә бакый дөньяга күчкәч тә, Мөстәгыйдә ханым безнең мәктәп белән элемтәне өзмәде: үз пенсиясеннән газета-журналлар яздырды, премияне җибәреп торды. Ә бит, уйлап карасаң, Вәли ага да, Мөстәгыйдә ханым да премия бирерлек завод-фабрика хуҗаларыда булмаган! Алар бары тик рухи яктан киң, бай күңелле, милли җанлы, олы йөрәкле, юмарт кешеләр!
Бу дөньяда мәңгелеккә кала торган кыйммәтләр күп. Җирдә моңлыдан-җыр, фикерледән-сүз, галимнән-акыл кала.Вәли Хаҗиев исеме фән-әдәбият-мәгърифәт күкләрендә мәңгелек ай булып балкый. Татар теле яшәвен дәвам итә. Димәк, милли мәгърифәтебезнең йөзек кашы Вәли Хаҗиев та һаман яши!

Комментарийлар