Логотип Магариф уку
Цитата:

Көндәшлеккә сәләтле булу кирәк

Рәмзия Искак кызы СӘЛАХИЕВА,Балык Бистәсе районы Юлсубино төп мәктәбенең химия һәм биология укытучысы. Эш стажы – 20 ел.Заман мәктәбе – ул яхшы бинасы, компьютерлары, интернеты, стандартлар буенча тие...

Рәмзия Искак кызы СӘЛАХИЕВА,
Балык Бистәсе районы Юлсубино төп мәктәбенең химия һәм биология укытучысы. Эш стажы – 20 ел.

Заман мәктәбе – ул яхшы бинасы, компьютерлары, интернеты, стандартлар буенча тиешенчә җиһазландырылган спорт залы, кабинетлары, китапханәсе, ашханәсе булган мәктәп. Мондый мәктәпләрдә укучының таланты һәм сәләте ачыла, алар белемнең кирәклеген аңлап, кызыксынып һәм теләп укыйлар.


Хәзерге заман мәктәбе укучыларның укуындагы, сәламәт яшәү рәвешендәге, ялындагы ихтыяҗларга җавап бирергә тиеш. Анда уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек өчен барлык шартлар булуы мөһим. Хәзерге заман мәктәбе бербөтен булсын өчен сыйфатлы белем бирүче, ата-аналар белән уртак тел табып, аларны тәрбия һәм укыту процессына тартучы, җәмәгатьчелек белән актив эшләүче квалификацияле укытучылар да булу шарт.


Күпләр авыл мәктәпләрендә укыту дәрәҗәсе түбән дип уйлый. Ә мин, курыкмыйча, авыл мәктәпләре укучыларга заманча сыйфатлы белем бирә дип әйтә алам. Моны безнең укучыларыбызның олимпиадалардагы, конкурслардагы, имтиханнардагы уңышлары исбатлый. Өстәвенә, авыл баласының тәрбиялелек дәрәҗәсе дә шәһәр баласыныкыннан калышмый, әле югарырак та.


Шәһәр мәктәбе укучыларының БДИ нәтиҗәләре югарырак булу аларның белем дәрәҗәсе яхшырак дигәнне аңлатмый, минемчә. Бу очракта укучыларның имтиханнарны нинди шартларда бирүен белергә кирәк. Безнең Балык Бистәсе районында укучылар БДИны кагыйдәләр буенча таләп ителгән шартларда тапшыралар. Бу – район буенча нәтиҗәләрнең түбән булуының төп сәбәбе. Ә ни өчен быел видеокүзәтүләр урнаштырыласы булгач, күпләр куркуга калды?! Монда уйланырлык җирлек бар. Авыл укытучысы үзенең шәхси тормышы һәм вакыты белән исәпләшмичә, укучыларны имтиханнарга әзерли. Шәһәрдәге кебек бездә репетиторлык киң таралмаган. Барысы да фән укытучысы җаваплылыгында. Химия һәм биология фәннәре буенча укучылар ел саен, сайлап алып, төп дәүләт имтиханын (ГИА) үз көчләре белән бирәләр. Сыйфатлы нәтиҗә – 75-100%.


Оптимизация җилләре кагылу сәбәпле, мәктәбебез өченче уку елын төп гомуми белем мәктәбе буларак эшләде. БДИ нәтиҗәләре буенча районда мәктәбебез беренче урында иде. Ә хәзер 10-11 нче сыйныф укучылары күрше Күгәрчен урта мәктәбенә йөреп укырга мәҗбүр. 400С салкында, автобус ватылганда укучылар өйдә утыра. Авыл мәктәпләренең материаль базасы барысының да бер бит инде, югыйсә. Автобуска киткән чыгымнарны исәпләгәндә күпме отты икән хөкүмәтебез?


Авыл мәктәбендә балаларның аз санлы булуы һәр балага индивидуаль якын килүне таләп итә. Яңа технологияләр куллану укытучыдан өстәмә көч һәм вакыт таләп итә. Шәһәрдәге кебек авыл укытучысы параллель сыйныфларда укытмый, ставканы тутыру өчен безгә берничә төрле фән укытырга туры килә. Хәзерге үзгәрешләр заманында һәр фәннең үзенчәлекләрен, методикасын өйрәнеп өлгерү зур тырышлык сорый. Үзебезнең Юлсубино төп мәктәбендә мин биология, химия, рәсем сәнгате дәресләре укытам. Дәресләр җитмәү сәбәпле, 3 километр ераклыктагы Ямаш урта мәктәбенә йөреп укытырга мәҗбүрмен. Агитатор да булырга, авылның мәдәният эшчәнлегендә дә катнашырга туры килә. Дөрес, күпчелек коллегаларым инде берничә ел тулы ставка буенча эшли алмый.


Авыл мәктәпләрен информатизацияләү укытучының эшчәнлеген җиңелләштерде. Мәгълүмат эзләп табу тизләнде, виртуаль лабораторияләр белән эшләү җитешмәгән реактивларны, җиһазларны алмаштырырга мөмкинлек бирде. Химия-биология укытучысы, мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге мөдире буларак, укучыларның практик күнекмәләрен үстерүгә басым ясыйм. Хәзерге заман укучысы теоретик белемнәр белән генә чикләнмичә, аларны теләсә кайсы очракта практикада куллана белеп, үзенә һәм башкаларга ярдәм итә алырга тиеш.


Йомгаклап әйткәндә, авыл укытучысы конкуренциягә сәләтле, авылның миллилеген саклаучы, күпкырлы профессионал булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ