Мәгариф өлкәсендә бөек шәхес
Рузилә Әхмәт кызы ВӘГЫЙЗОВА, Лаеш районы Кече Елга гомуми урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагог буларак эш стажы – 34Гомер йомгагы сүтелә дә сүтелә. Гасырны еллар, айлар, атналар, к...
Рузилә Әхмәт кызы ВӘГЫЙЗОВА,
Лаеш районы Кече Елга гомуми урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагог буларак эш стажы – 34
Гомер йомгагы сүтелә дә сүтелә. Гасырны еллар, айлар, атналар, көннәр сәгатьләр, минутлар, секундлар ашыктырган кай арада Татарстан республикасы төзелгәнгә 100 ел вакыт үтеп тә киткән.Мәгариф өлкәсе дә үзгәрешләрсез тормаган.Узган еллар эчендә һәйкәл булып калырлык бөек укытучылар калкып чыккан.
Бөеклек дигән сүзне кем ничек аңлый бит әле.45 елга якын гомерен шәхес тәрбияләүгә багышлаган укытучы ничек бөек булмасын!? Дөньяны аңламаган, бер гөнаһсыз сабый беренче тапкыр мәктәпкә аяк баса. Аның күңеленә беренче орлыкларны укытучы сала. Мәрхәмәт, кешелеклелек, олы җанлылык... Шуңа күрә укытучы бала күңелендә аеруча зур урын били.Әйе,кем генә, нинди генә һөнәр иясе булмасын, ул укытучыны хөрмәт белән искә ала. Ил президенты да, данлыклыукытучы да, атаклы табиб таберенчеукытучыданбелемалганнар бит. Кем генә булсалар да, беренчеукытучыларынабурычлы алар.Мин дә укыткан укытучыларымны хөрмәт белән искә алам.
Үзем дә 35 ел гомеремне укучыларга туган тел нигезләрен өйрәтүгә багышладым.Юл күрсәтүче,укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләүче дип,мәгариф өлкәсендә 43 ел гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган “Хезмәт ветераны”,“Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы” исәпсез Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән Шәрипова Гөлфәридә апа Минһаҗевнаны саныйм.
Чын остаз булыр өчен, укытучы булып туарга кирәктер. Укучы күңелен аңлау, изгелекле, олы җанлы, белемле, максатчан булу, вакытны бушка уздырмау - яраткан мөгаллимемнең төп сыйфатлары иде.
Укытучым җырга-моңга гашыйк, шигъри җанлы, искиткеч матур табигатьле Минзәлә районының Җәмәк якларыннан.Алтмыш елга якын гомерен Мамадыш районының Урта Кирмән авылында үткәргән.Безнең авыл һавасын сулый, сукмакларыбыздан атлый.Авыл халкы өчен –“үзебезнең Фәридә”ул.“Укучыларыма беркайчан да фикеремне көчләп такмадым,җайлап кына аңлатып,үз сүземне үткәрә алдым”,- ди Фәридә апа.
Ул көннәрдән соң күп еллар үткән. Бер укучыларны икенчеләре алыштырган.Йөзләгән бала арасында һәрберсенең , кайда утырганын, нинди булуын, характерлы сыйфатларын ачык хәтерли ул. Беркем турында да: “Начар иде, - дип сөйләмәс - Һәркемнең яхшы яклары була, аны таба, ача һәм урынлы файдалана белергә генә кирәк", - ди.
Авылга кунакка кайткан чакларымда остазымда кунак булырга яратам.Аерылышканнан соң да, күпме көч-куәт, дәрман алып китәсең.Олы яшьтәге укытучы апамның бетмәс дәртенә сокланасың, киләчәккә ышаныч аласың. Соңгы очрашуыбызда ул безгә альбомнарын күрсәтте.Чыгарылыш сыйныфларның һәрберсенең аерым истәлеге сакланган. Һәр укучысының диярлек хыялларын,теләк-омтылышларын да хәтерли,шаянлыкларын көлеп искә ала.Ничә альбом, ничә чыгарылыш...Бишенче сыйныфта кабул итеп алган кечкенә шук малайлар, шаян кызлар, 11 нче класста җитди егетләргә, чибәр кызларга әйләнәләр. Яңа сыйныф кабул иткән саен, укытучы апам гына үзгәрә бара. Юк, картаядипәйтмим, укытучыкүңелеберкайчан да картаймый ул, бары мөлаемланаһәм зирәкләнә генә бара.
Һәр укучысына төпле белем бирергә, чын кешеләр тәрбияләргә тырыша, туры юлдан тайпылмавын тели.Укытучымгынатүгел, дустымһәмкиңәшчемдә Фәридә апа. Әниемәсөйләргәуңайсызлангансерләремнедә аңасөйлим, киңәшләренкөтәм. Кәефемначарлыгын да мәктәпкәкилүгәукаңлап ала, ярдәмгәашыга. Гаиләхәлләрен дә белеп тора.Әниләребездәешкынааңнан киңәш сорапкиләләр.
Альбом битләренактаруныдәвамитәм. Беренчеальбомныңсоңгы бите. Буальбомда, бүгенге көндә вафат булган районыбыз, авылыбыз горурлыгы Шаһинур абый Мостафинны да күрдем.Аның шәхес булып формалашуында да Фәридә апамның роле зур булган.Һәр альбомның соңгы битендә йөрәккә үтәрдәй юллар...
"Бүген мәктәп кошчыкларын зур тормыш юлына озатты. Күңелгәниктерямансу. Адашмасмы, канатларыталмасмыаларның..."
1969ел, 25 нче май.
Тагынберальбомныачам. Болары - безнең класс альбомы.Апам инде сыйныф җитәкчесе түгел,рәсемнән мәктәпнең укыту тәрбия бүлеге мөдире елмая.Чаңгыдайөргән, походлардабулган, шәһәрләрдә экскурсия вакытларындатөшкәнфотолар...Һәрберсенә өлгергән остазым.Һәр альбомныңсоңгыбитендәистәлекле язулар:" Илле укучыбыз тормышпароходынаутырып, юлалды. Бәхетлебулсалариде. Тормышавырлыкларыаларнычитләтеп үтсен!"
1981 ел, 25 нче май.
Тагын бер альбомныкулымаалам.Болары - яңа буын.Таныш түгел йөзләр...Аларның барысы да югарыбелем алган, тормыштаүзурыннарын тапкан. Өченчеальбомныңсоңгыбитендәдә, укытучымныңистәлеге:"Унҗидеукучымдөньякиңлекләренәкарапюлтотты. Бүгенгекатлаулы, куркынычзаманҗилләресезнечитләтеп үтсен, тормыш бары уңайякларынгынакүрсәтсен. Ак юлсезгә, кадерлебалаларым!"
1990 ел, 25 нче май.
Альбомнарны карап бетерү мөмкин түгел.Мәскәүдә яшәп иҗат итүче авылдаш язучым Нәзифә апа Кәримованы,данлыклы авылдашым мәрхүм музыкант Илдус абый Салаховны, “Татарстан Республикасының атказанган табибы” исеменә лаек булган Фәрит абый Мубаракшинны һәм башка данлыклы авылдашларымны карап үтәм.Һәрберсенең тәрбиясенә Фәридә апамның өлеше кергән икән...
Чынлап та, күпме язмыш...Һәрберсе өчен күңеле өзгәләнгәндер укытучымның.Шатлыклары өчен шатлангандыр...Кыек юлга керсәләр- борчылгандыр.Мин үзем дә бит һәр баламның кайгы-шатлыгын үз йөрәгем аша үткәрәм.Туган Татарстаныбызны үстерү өчен күпме файдалы шәхесләр әзерләп биргән бит ул.
Ул бүген дә алгы сызыкта.Мамадыш районында “Ак калфак” оешмасының иң актив әгъзасы, кроссвордлар төзи,чигү чигә,келәмнәр үрә.Районда үткән бер генә чара да аннан башка узмый. “Нократ” газетасы үткәргән һәр чарада җиңүче булып, таныла.Остазым - гаиләдә үрнәк ана, уңган хуҗабикә. Өч баласын үстереп, олы тормыш юлына озаткан. Зур кызы-район мәгариф бүлегендә эшли,“Мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен” нә ия,уртанчы кызы – “Татарстан республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” ,кече кызы-Миләүшә- Мамадыш районының тере легендасы.Язмыш сынауларына дучар булып,ныклы ихтыяр көче аркасында яңадан аякка басып,бүгенге көндә хәрәкәте чикләнгән иптәшләре арасында район,республика Россия күләмендә үткән спорт чараларында чемпион исеменә лаек булучы көчле шәхес.Кызлары - аның горурлыгы.
Укучылары укытучыма шалтыратып торалар, хәл белергә киләләр. Сабантуйлар чорында кунаклары аеручы күбәя апамның. Ул һәрберсен сагынып каршы ала, үз балаларыдай озатып кала. Шундый олы йөрәкле, киң күңелле булуыгызга сокланам мин, УКЫТУЧЫ АПАМ.
Гомер йомгагы сүтелә дә сүтелә. 43 еллык хезмәт стажы булганһәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле, тормышны яратучы апам яшь укытучыларга да остаз булып, мәгарифне үстерүчеләр сафының иң алдында бара да бара. Мин дә аннан калышмаска тырышам,республикабыз мәгариф тарихында исемемнең лаеклы урын алуын телим.

Комментарийлар