Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләт киләчәге безнең кулларда

Чулпан ШӘРИПОВА,Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стаж – 4 ел Әгәр дә милләтне көчле итеп,бөек итеп күрәсең килә икән,иң...

Чулпан ШӘРИПОВА,
Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стаж 4 ел
 

Әгәр дә милләтне көчле итеп,


бөек итеп күрәсең килә икән,


иң беренче булып аның көчен таны,


шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.


                                                                                         Туфан Миңнуллин


Хәзерге заманда милләт язмышы, ана телебез турында кайгыртып, борчылып, аны саклап калу өчен хезмәт куярдай яшьләр үстерү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Ләкин бүгенге көндә замана арбасына утырып, битараф кына агым уңаена упкынга таба агып баручылар да җитәрлек. Аларның бернигә дә исләре китми, каршы дәшәргә куркалар, туган телендә авыз тутырып сөйләшергә оялалар. Бу мәсьәләгә битараф кала алмаган яшь шагыйрь Булат Ибраһимов та үзенең “Балык теле” шигырендә болай дип яза:


Яңгыр ява,


Урам тулы күлләр,


Урам тулы күзләр,


Һәм телсезләр тәгәрәшә.


...Балык теле бездә,


Атасыннан баласына күчә телебезгә,


Бөек телебезгә.


...Балык булып барабыз бит


Үзебез дә.


Ә инде татар иле чәчәк атсын өчен мәктәп-гимназияләр, һәм иң беренче чиратта, без – мөгаллимнәр бар көчебезне куярга тиешбез. Бигрәк тә бездәгедәй саф татар төбәгендә урнашкан милли мәктәпләрдә татарча укытылып, шәһәр мәктәпләрендә русча белем алучы укучыларга көндәш булырдай зыялылар тәрбияләп була алуны дәлилли дә белергә кирәк. Балаларыбызны чын милләтпәрвәр, республикабызның киләчәк лидерлары итеп үстерү, аларда уңышка омтылыш уяту –безнең изге бурычыбыз. Менә шул җаваплы миссияне Актаныштагы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ның педагогик коллективы үрнәк булырлык күркәм эш-гамәлләре белән елдан-ел исбатлап килә.


Республикабызга өметле яшьләр бирүче әлеге белем агачы 6 ел элек кенә шытып чыгуга да карамастан, аның инде беренче җимешләрен татырга насыйп булды. Белем агачының җимешләре дә яхшы сыйфатлы, җитеш, тамырлары да нык. Шулай да, гимназиянең уңыш сере нидә соң?


Гимназиябез гуманитар булса да, укучыларыбызның уңышлары бар өлкәдә дә мактанырлык дип әйтү һич ялгыш булмас. Мисал өчен, гимназиябездә инде ничә еллар “Ак җилкән” газетасы эшләп килә. Берничә ел рәттән редакция Бөтенрәсәй “Татар телендә чыга торган иң яхшы мәктәп газетасы” исеменә лаек булды. Укучыларның монда хәбәрче, корректор, мөхәррир булып эшләүләре аларның киләчәктә һөнәр сайлауларына бер нигез булып тора. Мәктәп бусагасыннан ук тирә-юньгә мәгърифәт орлыгы, яңалык таратучы бу егет-кызларның берничә елдан республикабызда алыштыргысыз лидерлар булачагы көн кебек ачык. Социаль челтәрдә татар телендә оештырылган “Гыйлем”, “Шәкерт” проектлары – гимназиябез горурлыгы. Укучыларыбыз – Бөтенрәсәй “Илһам” яшь язучылар, “Глаголица”, “Алтын каләм” Республикакүләм бәйгеләре, һ.б. иҗат конкурслары, төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар, конференцияләр җиңүчеләре. Болар барысы да –сәләтле балалар белән дөрес эшләү нәтиҗәсе. Ә сәләтле бала ул – ординар булмаган, тынгысыз, бай рухи дөньясы булган, һәрвакыт эзләнүдә, яңалыкка омтылуда үз юлын яра белүче, уңышка омтылучы шәхес. Бары тик укытучы-укучы-ата-ана бердәмлеге булганда гына сәләтле бала югалмаячак, илебез күгендә йолдыз булып кабыначак.


Без яңа стандартлар, яңа таләпләр заманында яшибез. Бер урында таптану – безнең эш алымы түгел! Шуңа күрә гимназия укучыларының көн тәртибе файдалы итеп бүленгән. Дәресләр бетү белән, укучылар төрлесе төрле якка тарала – олимпиада клублары, робототехника, КФУ галимнәре үткәргән онлайн-дәресләр, TED-COM, “Хәзинә” бию, “Ак нур” җыр ансамбльләрендә шөгыльләнүләр... Сәләтле балалар белән эшләү укытучыдан да зур җаваплылык сорый. Син замана таләпләрен яхшы белеп, бер адым алда барырга, оста психолог та булырга тиешсең.


Барыбыз да яхшы беләбез: без яшәгән чор – конкурентлык чоры. Әйе, гимназиябездә укырга теләүче балаларга таләпләр зур, кагыйдәләр катгый. Шуңадырмы, бүген гимназиягә укырга килү теләге белән янучы татар балалары бармак белән генә санарлык. Күрәсең, ата-ана газиз баласын канат астыннан чыгарып җибәреп, аның өчен артык көенеп-борчылып яшәргә теләми. Әллә аларны татарча укыту борчыймы? Кемнәрдер моны агымга каршы бару дип саный, кемнәрдер үз тормышларына кискен яңалык кертүдән куркалар... Гимназиягә укучылар җыйган вакытта ата-аналар тарафыннан каршылык күрүебез, балаларын теләми генә укырга алып килүләрен берничек тә аңлатып булмый. Аларның киләчәге турында, без булмаган җәмгыятьтә яшәячәкләре турында уйлыйлар микән ата-аналар? Үз эченә бикләнгән балаларны ачар өчен еллар кирәк, ә безнең гимназия һәр баланың сәләтен ачарга әзер! Безнең ишекләребез һәрвакыт ачык. Килегез! Күрегез! Кызыксынганнар биредә калыгыз! – дип дәшәсе килә.


Гимназия – дәүләт учреждениесе, чит өлкәләрдән килгән укучылар өчен махсус квота бирелә. Башка регион, чит республика балалары гимназия ишеген бер дә шикләнмичә ачып керәләр, укыйлар, рәхәтләнеп татарча өйрәнәләр, шәхес буларак үсәләр, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга омтылалар. Укучы биредә яши, үсә, җитлегә, канат ныгыта, һәм ниһаять, очып чыгып китә. Гимназиягә килгәндә бер татарча сүз белмәгән Таджистан, Казахстан, Башкорстан, Оренбург, Ижау һ.б. төбәк егет-кызлары белән бүген чын татарча фикер алышып була. Бүген Таджикстан кызы Элина Минниярова Мәскәү университетында белем ала. Ә ул безгә кайтырмы, безгә хезмәт итәрме соң? Шул балалар белән беррәттән республика, үзебезнең район балалары гимназиягә күбрәк килсә, без чиксез шат булыр идек.


“Өстенлекле мәктәп” титулын йөрткән, “100 иң яхшы авыл мәктәбе” бәйгесендә җиңүче, “Иң яхшы милли мәктәп” гранты иясе булган әлеге белем йортында һәрбер баланың сәләтен ачар өчен шартлар тудырылган. Гимназия – тәҗрибәләр мәйданчыгы. Монда укучы балалар республикада иң беренчеләрдән булып менталь арифметика серләренә төшенәләр, хәтта Мәскәү белән берлектә оештырылган EF Education First инглиз телен өйрәнү курсларына йөриләр. Алны-ялны белми эшләү, уку – балалар өчен гадәти хәл. Хәтта җәйге каникулларны да файдалы итеп үткәрә беләләр алар. Быел гимназия базасындагы “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерында эксперименталь рәвештә лингвистик мәктәп эшли.


Бары тик һәр яклап ачылган бала гына, киләчәктә районыбыз, республикабыз данын еракларга таратыр. Бүген без горурлыгыбыз, мактанычыбыз – ТР беренче Президенты, Президент Киңәшчесе – М.Ш.Шәймиев белән ничек горурланабыз, киләчәктә үзебезнең укучыларыбыз белән горурланачагыбызга иманым камил. Чөнки гимназияне тәмамлаган беренче карлыгачларыбыз әле югары уку йортларының 2нче курсын гына тәмамлап киләләр, ә алар инде республика тормышында кайныйлар. Димәк, киләчәккә үзләренә юл ярулары бәхәссез!


Р.Фәйзуллин әйткәнчә: “Акыл базарында чират юк...” Ата-ана шуны аңласын: бала язмышын хәл иткәндә аек акыл белән фикер йөртсен иде. Гаилә, мәктәп, җәмгыять тыгыз элемтәдә торганда гына киләчәгебез өметле!



фото, Шарипова Ч.Р.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ