Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин - укытучы

Зөһрә Зәет кызы ЯРУЛЛИНА,Буа районы Черки-Килдураз урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 22 ел.Укытучы, педагог, мөгаллим сүзләрен ишетү белән күз алдыма үземне укыткан укытучылар...

Зөһрә Зәет кызы ЯРУЛЛИНА,


Буа районы Черки-Килдураз урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 22 ел.


Укытучы, педагог, мөгаллим сүзләрен ишетү белән күз алдыма үземне укыткан укытучыларым килеп баса, һәм шул ук вакытта колагымда Ф.Яруллинның укытучыларга багышланган җыр сүзләре яңгырый:


Килгән чакта башка авырлык,


Җитми калса,  көч , я сабырлык,


Сиздермичә ярдәм иткәнсез,


Сез иң гүзәл кеше икәнсез.


Бу сүзләр белән янәшә мин тагын “укымышлы”, “зыялы”, “гыйлемле” сүзләрен дә куяр идем.


Укытучыларымның: ”Гыйлемне һәрвакыт сөегез! Гыйлеме күп булган кешеләргә карап, аз белемле булудан оялмагыз, әмма белергә кулыгыздан килә торган нәрсәләрне белми калудан оялыгыз. Гыйлем  күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер. Гыйлем - һич бетми торган байлыктыр”,- дип әйткән сүзләре миңа укытучы һөнәрен сайларга этәргеч бирде.


Мин, Яруллина Зөһрә Зәет кызы, менә инде 22 ел туган мәктәбемдә хезмәт итәм. Шуңың 18 елын татар теле һәм әдәбиятын укытам. Беренче көннән үк үземне укытып чыгарган һәм бергә эшләүче коллегаларымның ярдәмен тоеп эшлим. Бәхетемә каршы, мин яхшы, бердәм коллективка эләктем. Үзең укып чыккан мәктәптә эшләү кызык та, шул ук вакытта авыр һәм җаваплы да икән. Беренче дәрескә кергәндә, укыткан укытучыларымның сүзләре, киңәшләре исемә төште, аларның үз – үзләрен тотышы күз алдыма килде. Башымнан мең сорау узды: “Мәктәптә укыта алырмынмы? Укучылар белән уртак тел табып булырмы? Остазларым йөзенә кызыллык китермәмме?” Шуңа охшаш  сораулар һәр укытучыга таныштыр, мөгаен. Борчулы  мәшәкатьләр мине дә читләтеп узмады. Әйе, мин һөнәремне яратып сайладым. Шулай да , беренче тапкыр сыйныфка керү, балаларга дәрес бирү куркыта икән. Мине 5 сыйныф җитәкчесе итеп билгеләделәр. Дистәләгән самими күзләр сиңа төбәлгән. Балалар алдында имтихан уңышлы булды кебек. Алар мине яратып кабул иттеләр. Укытучы буларак мин балалар белән бергә укыдым, үстем, тормыш дәресләре үттем, тәҗрибә  тупладым. Мине аңлаганнары, үз араларына кабул иткәннәре өчен мин укучыларыма рәхмәтле. Балаларның ерактан ук сине күреп исәнләшүләре, әдәп белән: ”Бу җирен аңламадым”,- дип кайтарып сораулары, синең әйткәннәрне җиренә җиткереп үтәүләре, мәктәпне бетергәннән соң да хөрмәт күрсәтәләре, үз эшеңне тагын да яратып башкарырга көч бирә.


Эш барышында шуны аңладым: укучыларны хөрмәт итәргә кирәк икән, аларны ничек бар шулай кабул итергә, үзеңә бик таләпчән булырга кирәк. Һәр балада уңай сыйфатларны күреп, аларны тагын да үстерүдә, әхлаклы, мөстәкыйль фикерле шәхесләр тәрбияләүдә укытучының өлеше бик зур. Мин дә укучыларымның зыялы, рухи яктан бай, нык ихтыярлы булуларын телим.


Төп максатым – балаларны татар телендә  бер – берен аңларга, бер- берсе белән аралашырга өйрәтү. Шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләү. Шушы максаттан чыгып мин дәресләремдә туган як, аның күренекле шәхесләре турында сөйләүне, алар белән очрашулар үткәрүне бурыч итеп куйдым. Килдураз авылының тарихын өйрәнү, Марс Әхмәтов кебек шәхесләр турында материаллар туплау, авылдашыбыз, рәссам Ш.Нигъмәтҗановның музеенда куелган картиналар күргәзмәсенә экскурсияләр ясау, Нәүрүз бәйрәмнәре, ”Аулак өй” кичәләре, спектакльләрдән өзекләр уйнау, концертлар оештыру укучыларымны һәр яклап үстерүдә ярдәм итә. Мин дәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларның шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтәм. Эшлекле уен дәресләр, КВНнар, төркемнәрдә эшләү укучыларга ошый.  Әдәбият дәресләрендә проблемалы анализ ясау алымын куллану укучыларда мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра.Укучыларны әдәби уку белән кызыксындыруда, аларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итүдә һәм уку культурасын камилләштерүдә татар теле атналыкларының әһәмияте зур. Без дә, шушы атналыкларда катнашып, иншалар язабыз, шигырь бәйгеләрендә катнашабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Танылган шагыйрьләр һәм язучыларның туган көннәренә багышланган әдәби кичәләр үткәрәбез.


Дәресләрдә һәм класстан тыш эшләрдә татар халык авыз иҗатын даими файдаланам. Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, шигырьләрне көйгә салып җырлау балаларга бик ошый. Дәресләрдә ана теленең бай мөмкинлекләреннән файдаланып эшләү укучыларның сөйләмендә чагыла. Балалар саф татарча сөйләшәләр, аралашалар. Мәктәптә укучы башка милләт  балалары да татар телен камил беләләр.


Яшьләр арасында туган телендә сөйләшергә, аралашырга теләмәүчеләр дә очрый, билгеле. Үз ана телеңне белмәү зур кимчелектер, минемчә.


Татар теленең әһәмияте турында диспутлар, бәхәсләр үткәрү нәтиҗәсендә, балалар телләр белүнең кирәклеген, күп нәрсәнең үзләреннән торуын аңлаулары сөендерә.


Нинди милләт кешесе булуына карамастан, үз телен, халкын ихтирам иткәннәр, кайда гына булсалар да югалып калмыйлар. Моны укучыларым аңласыннар дип тырышам. Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ