Логотип Магариф уку
Цитата:

Минем бәхетем - җирдә балаларны, Хезмәтемне өзелеп сөюдә!

Зәйтүнә Гаян кызы МӘХМҮТОВА,Мамадыш районы Кызыл Тау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы-25 ел. Заман укытучысы - ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләр...

Зәйтүнә Гаян кызы МӘХМҮТОВА,

Мамадыш районы Кызыл Тау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы-25 ел.


 Заман укытучысы - ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә.


Яңа заман авыл укытучысы, минемчә, белем бирүдә төгәл федераль стандартларын үтәп төпле белем бирүче, максатчан, яңага омтылучан, әзләнүчән, оптимист, иҗади эшләүче, фантазиягә бай, яңа инновацион технологияләрне кулланып, даими рәвештә басма һәм электрон вариантта чыккан мәгълүматлар белән танышып, замана белән янәшә баручы, ару-талуны белмичә, эш сәгатьләре белән исәпләшмичә авыл халкына хезмәт итүче агитатор да, сәхнә остасы да.


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында да укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы тора. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади эшкә сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Педагогик идеяләр турында сүз чыккач, үз эшчәнлегемдәге кайбер алымнарны кабат барлап чыктым. Укучыларны активлаштыру чарасы буларак үстерелешле укыту, компьютер технологияләренә еш мөрәҗәгать итәм. Шулай да аларның фикерләү дәрәҗәләрен үстерү,милли тәрбия бирүне көчәйтү максатыннан күренекле мәгърифәтче, галим, дин белгече Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Ш.Мәрҗәни хезмәтләрен дә еш кулланам. Аларның хезмәтләре - миһербанлылык, игелеклелек, инсафлылык, әйләнә-тирәгә игътибарлылык тәрбияләүдә алыштыргысыз хәзинә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ