Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогик философия

Мәрхәмәтле кешеләр чәчкән тулы, тук орлык барлык ком-таш, туфрак-балчыклар арасыннан үзенең зәгыйфь башын куркынып кына төртте һәм хәйран калып дөньяны күзәтте.

Якты кояш, дымлы саф һава, уңдырышлы туфрак аны көннән-көн өскә күтәрде.  Бераз үсә төшкәч, ул үзенең янәшәсендә үсеп утыручы аллы-гөлле чәчәкләрне, аны көчле җилләрдән, салкыннардан саклаучы зур, нык тамырлы, юан сабаклы үләннәрне күрде. Алар шушы кечкенә генә зәгыйфь үләннең үсүенә бар көчләрен куйдылар. Көндез кояш яктысы яхшырак төшсен өчен, ябалдашларын өскә караттылар, ә төнлә салкын чык төшеп өшетмәсен өчен, яфракларын түбән төшерделәр. Ярдәмгә мохтаҗ яшь гөл бу игътибарлары өчен аларга рәхмәтле иде. Шуңа күрә ул көннән-көн ныгый, матурая бара иде. Шушы матур, нык тамырлы гөлне күчереп утыртырга дип, кешеләр тамырлары белән казып алдылар һәм үзе үскән, яшәгән тирәлектән алып киттеләр.

Чит җирдә кинәт бу гөлгә бик моңсу булып китте. Ул башын бөкте дә уйга калды.

– Мин дөрес эшләдемме? Мине шундый матур иттереп үстергән гөлләрем йөзенә кызыллык китермәмме? Тагын шундый матур булып үсә алырмынмы?

Ләкин гөл юкка кайгыра иде. Чөнки ул уңдырышлы туфракка эләкте. Аны сулар сибеп, чүп үләннәрдән арындырып, кадерләп үстерделәр.

Көннәр үтте. Үзенә карата булган кадер-хөрмәтне, яратуны тоеп, ул көннән-көн матурайды, өстәмә ботаклар чыгарып чәчәк атты. Гөлнең матур чәчәкләре кешеләрнең күзләрен иркәләде. Кышкы салкыннарда туңмасын өчен, тамыры белән казып алып, гөл савытына утырттылар һәм бүлмәнең иң түренә, кеше күзе төшә торган урынга куйдылар. Бүлмә бер генә көн тын торды да берсеннән-берсе матур балаларның шат тавышларына күмелде. Алар әле берсе, әле икенчесе кызыксыну катыш гаҗәпләнү белән барлык тирә-юньне күзәттеләр.

Һәм...

Гөлнең кинәт сулышы кысылды, чәчәкләре тагын да кызара, матурая төште. Балалар аны күрделәр! Ак бантиклар таккан күбәләк шикелле генә бер кыз килеп:

–  Карагыз әле, карагыз, нинди матур гөл! Аңарда нихәтле матур чәчәкләр, яшел яфраклар!

– Күрдегезме, ул да безне күреп елмайды! Ул безне һәрвакыт күзәтеп торыр, без дә аны тәрбиялик.

Көне буена әллә нихәтле яңалык, кызыклы әйберләр белән танышып, балалар өйләренә таралдылар. Бүлмә тынды. Кинәт кенә тын калган бүлмәдә гөл уйга талды. Балаларның үз-үзләрен тотышлары, дөньяга карашлары  аны таң калдырды. Ул үзенең яңа гына чыккан үсенте вакытын шушы балалар белән тиңләде. Балаларга ныклы терәк, ышанычлы дус булырга теләде. Балаларга булган мәхәббәте аны бәхетле итте. Ул бәхетле иде. Шушы гөнаһсыз затларны матурлыкка сокланырга өйрәтүе өчен дә, сулар өчен әз генә булса да саф һава бирүе өчен дә, аны караганда балаларны хезмәт итәргә өйрәтүе һәм аларның аны күргәч сокланулары өчен дә ул бәхетле иде. Аның яңа гына чәчәк атарга торган бөреләреннән чык тамчысы шикелле шатлыктан саф күз яшьләре күренде. Балалар белән аралашуның нихәтле татлы да, газаплы да икәнлеген ул хәзер генә тойды. Янында үсеп утыручы башка гөлләргә дә үзенең энергиясен бирде, мактау сүзләре белән күңелләрен күтәрде. Балалар дөньясында үзләренең дә мөһим роль уйнауларын әйтте. Аларга икенче урында торучы  әйберләр юклыгын, тормыш юлындагы беренче адымны атлаганда ук җаваплылык һәм соклану тойгылары уята алуларына горурланырга кушты. Башка гөлләр дә аның бу сүзләрен җөпләделәр, үзләрен тәртипкә китереп матурайдылар. Шушы хәлләрдән соң аның үз-үзенә ышанычы артты, бәхетнең ни икәнен тойды. Ул балалар тәрбияләр өчен максатының ачыклыгына, аларга булган мәхәббәтнең эчкерсезлегенә куанып, киләсе көнне каршыларга җыенды. Ә ул гөл бүген дә безнең мәктәптә чәчәк ата, матурая, файдалы хезмәт белән шөгыльләнүенә куанып, яңа ботаклар җибәреп купшылана. Ул гөл – Миләүшә гөле. 

Миләүшә Надир кызы ГАТИНА, Әлки районы Яңа Чаллы башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ