Логотип Магариф уку
Цитата:

Роза Хафизованың «Күгәрчен һәм малай» әсәрен өйрәнү

Алсу ГАЛИПОВА,                                        Әлмәт районы В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ААҖ «Ямашнефть» оешмасы прогимназиясенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы...

Алсу ГАЛИПОВА,                                        

Әлмәт районы В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ААҖ «Ямашнефть» оешмасы прогимназиясенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 


Максат:


1. Фикерләү кагыйдәләрен өйрәтү: бөтенне таркату, өлешләр арасында бәйләнешне, конфликтны табу, уңай нәтиҗә чыгару, зур вакыйгаларны кыскартып сөйләргә өйрәтү.


2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, актив лексик составына кертү.

3. Дус булу, дуслыкның кадерен белү, матурлыкны күрү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш, ярдәм итү хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: темага кагылышлы рәсемнәр, сүзле карточкалар, схема, таблицалар, Р. Х. Ягъфәрова, 4 нче сыйныф өчен дәреслек, Р.Фәхретдиннең тәрбияви моментларын чагылдырган үгетләре.


Дәрес барышы.


I. Оештыру өлеше. Дәресне башлау, уңай психологик халәт булдыру.


II. Актуальләштерү өлеше.


Укытучы. Искә төшерик, “Табигать һәм без” дип аталган тема эчендә нинди хикәяләрне укыдыгыз? («Алдакчы Наил», «Тырыш Юн Су»). «Алдакчы Наил» хикәясендә малайның нинди гадәте турында сүз бара? (Ул алдакчы). Сулыклар, елгалар төрле була. Сай да – тирән дә, зур да – кечкенә дә. Син йөзә беләсеңме? (Юк / әйе). Алар янына кемнәр белән генә барырга ярый. (Зурлар белән генә). «Тырыш Юн Су» кытай халык хикәясе нәрсә турында уйландыра? (Акыллы булырга. Вакытны бушка уздырмаска). Әйе, акыллы, һәрвакыт файдалы кешеләрдән булыгыз!


III. Уку мәсьәләсен кую.


Укытучы. 29 битне ачыгыз, хикәянең исемен әйтегез. (Күгәрчен һәм малай). Аны кем язган? (Роза Хафизова). Үткән татар теле дәресендә сочинение язган идегез. Аның исемен искә төшерегез. (“Үкенечтән файда юк”). Малай нинди ярамаган эш эшләгән? (Юл кырыенда утырган кошка таш аткан). Укылмаган текстның эчтәлеге турында малай кошка таш атачак дип әйтеп буламы? (Юк. Укып кына аңлый алабыз). Хикәянең исеменә карап әйтегез, монда ничә персонаж/герой? (Ике персонаж – күгәрчен Һәм малай). Хикәяне ничек анализларга өйрәндек? Кулларыгыздагы булган анализлау материалын укыгыз.


1. Өлешләргә таркат. 2. Нинди вакыйгалар күренә? 3. Өлешләргә исем куй. 4. Кайсы өлеш аеруча әһәмиятле? 5. Төп геройларны тап. 6. Аларның уңай һәм тискәре сыйфатларын күрсәт. 7. Конфликтны тап. 8. Конфликттан чыгу юлын күрсәт. 9. Үзегезгә билге куегыз.


Укытучы. Бирелгән сорауларга җавап бирергә әзер булып торыгыз. Геройларны ничек бәялисез? Схемада күрсәтегез.


Геройларны бәяләү схемасы


Г1 = +/-С1, +/- С2, +/- С3 һәм башка сыйфатлар табыла, языла.


Г2 = +/-С1, +/- С2, +/- С3 һәм башка сыйфатлар табыла, языла.


(Г1 – беренче герой; Г2 – икенче герой; «+» уңай сыйфат; «-» тискәре сыйфат; С1 – беренче геройның сыйфаты; С1 – икенче геройның сыйфаты).


IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. Аңлашылмаган сүзләргә сүзлек эше үткәрү дәрес процессында башкарыла.


1. Эчтәлекне өлешләп уку.


Укытучы. Беренче өлешне укыгыз. Нинди вакыйгалар күренә? Зур вакыйганы сөйләмдә кыскартып сөйләгез. Өлешкә исем куегыз. (Күгәрчен авыр хәлдә.)


Укытучы. Икенче өлешне укыгыз. Нинди вакыйгалар күренә? Зур вакыйганы сөйләмдә кыскартып сөйләгез. Өлешкә исем куегыз. (Битараф кешеләр.)


Укытучы. Өченче өлешне укыгыз. Нинди вакыйгалар күренә? Зур вакыйганы сөйләмдә кыскартып сөйләгез. Өлешкә исем куегыз. (Шәфкатьле малай.)


Укытучы. Дүртенче өлешне укыгыз. Нинди вакыйгалар күренә? Зур вакыйганы сөйләмдә кыскартып сөйләгез. Өлешкә исем куегыз. (Ялгыз каурый.)


Укытучы. Бишенче өлешне укыгыз. Нинди вакыйгалар күренә? Зур вакыйганы сөйләмдә кыскартып сөйләгез. Өлешкә исем куегыз. (Малайның шатлыгы.)


2. Сорауларга җавап бирү.


Укытучы. Соңгы өлешне тап, укы. Нинди эш эшләү малайны шатландыра? (Күгәрченнең тәпиен ычкындыра.) Күгәрчен нинди хәлгә очраган? (Күгәрченнең тәпие капрон җепкә эләккән.) Ни өчен кешеләр күгәрчен баласына игътибар итми? (һәркемнең үз мәшәкате, үз шатлыгы, үз кайгысы.) Кешеләрнең нинди сыйфатлары ачыклана? («-»С: кешелексез, шәфкатьсез, гамьсез.) Ә кошлар кешегә, табигатькә нинди файда китерә? (Зарарлы бөҗәк, кортларны чүпли, кошларның тышкы кыяфәтләре, тавышлары кешенең яшәешен бизи.)


3. Конфликтны табу.


Укытучы. Геройларның сыйфатларын табыгыз. (Күгәрченнең кош буларак сыйфатлары = тышкы кыяфәте матур, тавышы ямьле, кешенең тормышын бизи, зарарлы бөҗәк, кортларны чүпли. Кешеләрнең сыйфатлары = кешелексез, шәфкатьсез, гамьсез, битараф. Малайның сыйфатлары = кешелекле, шәфкатьле, битараф түгел, ярдәмчел, тәвәккәл).


Укытучы. Кошка кем ярдәм итә? (Малай.) Нинди эш эшләү малайны шатландыра? Җөмләне табыгыз, укыгыз. (Күгәрченнең тәпиләрен җептән ычкындыра.) Малайның нинди сыйфатларын күрәсез? (Кешелекле, шәфкатьле, ярдәмчел, тәвәккәл.) Бирелгән таблицадан кешеләрнең төрле сыйфатларын күрәбез: кешелекле – кешелексез дә, шәфкатьле – шәфкатьсез дә, ярдәмчел – гамьсез дә. Конфликттан чыгу юлын эзләгез. Моның өчен соңгы өлешнең аеруча әһәмиятле җөмләсен табыгыз, укыгыз. (Малай каурыйны сак кына кулларына алды, сыйпап карады, үзалдына елмайды һәм түш кесәсенә салып йөгерә-атлый стадионга таба китеп барды.) Бу җөмләдә малай бар дөньяга үзенең яхшы эше турында мактанамы? (Мактанмый.) Аны берәрсе ярдәмгә чакырдымы? (Чакырмады.) Менә шундый дусларның булуы сине һичкайчан авыр хәлдә калдырмас. Кешеләргә дә, кошларга да, хайваннарга да, агачларга да, суга, җиргә дә аның үз уе бар: яхшы булырга.


4. Нәтиҗә чыгару.


Укытучы. Ә кешенең яхшымы, начармы икәнен белер өчен нәрсәгә карыйсыз? Әйе, кешенең эчке сыйфатын белер өчен, аның башка кешегә булган мөнәсәбәтенә кара!


5. Йомгаклау


Укытучы. Шагыйрьләр, язучылар матурлык, яхшылык, дуслык, турында күп язалар. Менә бүген дә Роза Хафизованың шундый хикәясе белән таныштык. Нинди уку мәсьәләсен куйдык? (Табигать һәм без.) Нинди конфликт килеп чыкты? (Кошка ярдәм кирәк. Ә кешеләрнең булышырга вакытлары, теләкләре дә юк.) Конфликттан чыгу юлын күрсәтегез. (Бер малай бар дөньяга мактанмый, тыныч кына кошка булыша.) Нинди нәтиҗә ясадыгыз? (Чын яхшы кеше һәрвакыт кешеләргә, кошларга, хайваннарга, агачларга да, суга, җиргә дә сүзе, эше белән яхшы булырга тырыша.) Үз эшегезгә гомуми билге куегыз.


6. Өй эше. Төркемнәрдә эш.


Укытучы. Ризаэддин Фәхретдиннең үгетләрен укыгыз. Үз сүзләрегез белән аңлатыгыз. Өч үгетен истә калдырыгыз. 1. Үз-үзеңне тота бел. Ялган сүз йөртмә. 2. Сереңне сакла. Бер берегез белән дус булыгыз. 3. Сәламәтлек белән тынычлыкның кадерен бел. 4. Кешеләрнең хөрмәтен аяк астына салма, көчең җиткән кадәр һәркемгә ярдәм ит. Кешеләрне рәнҗетмә. 5. Аз сөйлә, аз ялгышырсың. 6. Һәр ишеткән сүзне сөйләмә, һәрбер сүзгә каршы торучы булма. 7.Үч алырга көчең җитсә дә, гафу ит.


Мәгариф.РФ. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ