Логотип Магариф уку
Цитата:

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Раушания МӘТҖАНОВА,Сарман гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат: Тезмә кушма җөмлә синтаксисы буенча теоретик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту, г...

Раушания МӘТҖАНОВА,

Сарман гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат: Тезмә кушма җөмлә синтаксисы буенча теоретик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту, гомумиләштерү; балаларның бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру; укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.


Җиһазлау: карточкада җөмләләр, К.Насыйри портреты, К.Насыйри китаплары, Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре: 5–11 сыйныфлар өчен хрестоматия, өй эше өчен ситуацияләр язылган карточкалар.


Дәрес барышы:
I. Кереш. Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
II. Экспресс сораулык.
- Гади җөмлә?
- Кушма җөмлә?
- Тезмә кушма җөмлә?
- Тезмә кушма җөмлә төрләре?
- Теркәгечле тезмә кушма җөмлә?
- Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә?
- Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә нинди теркәгечләр генә кулланыла?
III. Перфокарта белән эш (яисә, ләкин, һәм, әмма, яки, ә, да/та, тик, я-я).



















































  1 2 3 4 5 6 7 8 9
 
Җыючы
 
       
 
Каршы куючы
         
 
Бүлүче
 
         

IV. Өй эшен тикшерү:
1) Мәкальләрнең баш кисәкләрен табарга, схемасын төзергә, билгеләмә бирергә, мәгънәсен аңлатырга:
















I рәт



II рәт


Тугрылык бәладан коткарыр, хыянәт бәлага кертер.Каты йөрәк бер яшәсә, изге йөрәк мең яшәр.                                            
Агачны яфрак бизи, кешене хезмәт бизиТыйнакның кулы эшләр, ә мактанчыкның теле эшләр.

 Нәтиҗә: Мәкальнең эчтәлеге нәрсә турында? Нинди кешелеклелек сыйфатлары ачыла?







тугрылык
хезмәт сөючәнлек
изгелек
тыйнаклык


әдәпле, бәхетле



- Санап үтелгән сыйфатларга ия булган кешене нинди диеп атыйбыз? Әдәпле, бәхетле.
- Ә нәрсә соң ул бәхет? 1) Өйдә бу сорауга җавап буларак язып килгән тезмә кушма җөмләләр укыла һәм тикшерелә. 2) Р.Мингалимовның “Бәхетем” шигыре сәнгатьле укыла.
V. Тактада җөмләләр тикшерү:












I рәт



II рәт


Кеше сине явыз холкы белән рәнҗетә, ә син аннан ачу алам диеп ашкынмаСин каты сүзле булма, яхшы һәм йомшак сүзгә адәмнең күңеле эреп китәдер.

Нәтиҗә: Таш белән атканга, аш белән ат.
Укытучы.
“Олугларны син олуг ит, ә кечеләргә син шәфкатьле бул.” Бу кемнең сүзләре?
- К.Насыйринең “Китаб-әт-тәрбия” китабыннан.
Кем ул К.Насыйри?
– галим, укытучы, педагог, мәгърифәтче (1825-1902 елларда яшәгән)
Сезгә кайсы әсәрләре таныш?
– “Әбүгалисина” (VII сыйныйф)
VI. Ял минутлары (ярышу). 
















I рәт



II рәт



тискәре сыйфатлар язарга



уңай сыйфатлар язарга


ялкау
әдәпсез
түземсез
надан
тәртипсез
белемсез
кешелексез
 
Уңган
Тырыш
әдәпле
инсафлы
кешелекле
тыйнак
итагатьле

Үзегездә кайсы сыйфатларны булдырыр яки  булдырмас идегез, шуның турыда дәфтәрегезгә 1 тезмә кушма җөмлә уйлап языгыз. Җөмләләрне укытучы дәфтәрдән үзе тикшерәчәк.
VII. Җөмләләр тикшерү.
1) Төтене күп, уты аз, шау-шуы күп, эше аз.
2) Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс.
VIII. Өй эше бирү.
1. Һәр укучыга төрле ситуацияләр язылган карточкалар бирелә.Тезмә кушма җөмләләр (теркәгечле, теркәгечсез) уйлап язарга:
- Сез бүген театрга бара алмыйсыз...
- Сез иртәгә дәрескә килә алмыйсыз...
- Сезнең дустыгыз сезне кунакка чакыра...
- Сез аңа килү вакытын әйтәсез... һ.б.
2. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә тибындагы мәкальләр табып язарга
IX. Дәресне йомгаклау.
Бүгенге дәресебезне ничек атый алабыз?
- Әдәплелек дәресе.
Мәгариф.РФ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ