Логотип Магариф уку
Цитата:

“Тукай иҗаты - балаларга”

(II сыйныфта класстан тыш уку дәресе) Айгөл ХӨСНЕТДИНОВА, Казан шәһәрендәге 3 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысыМаксат: Г.Тукайның иҗат һәм тормыш юлы турындагы белемнәрне тулыландыру, ныгыту....

(II сыйныфта класстан тыш уку дәресе)

 Айгөл ХӨСНЕТДИНОВА, Казан шәһәрендәге 3 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы


Максат: Г.Тукайның иҗат һәм тормыш юлы турындагы белемнәрне тулыландыру, ныгыту. Тукай шигырьләренә, поэмаларына язылган музыкаль әсәрләр белән таныштыру, Тукай шигырьләре, әкиятләре аша туган илгә, хезмәткә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: компьютер, проектор, текстлар язылган плакатлар, Г.Тукай портреты, тема буенча әзерләнгән слайдлар, музыка кораллары.
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
II. Кереш өлеш.
“Туган тел” көе яңгырый. (Слайд)
Укытучы М.Ногманның “Тынмый моңлы сазың” дигән шигырен укый.
Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны.
 
Саклый мәңге истәлеген
Син яшәп киткән урын.
Нур булып калды йөрәктә
Һәр синең язган җырың.
 
Азмы какканны вә сукканны
Күтәрдең син, ятим!?
Җырладың шуңа халкыңның
Моң тулы хиссиятен!
 
Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсен,
Син-шагыйрьләр солтаны.
Укытучы. Габдулла Тукай - өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Кечкенәдән үк халыкның моң-зарларын ишетеп үскән, аны йөрәгенә сендергән. Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньясын яктырта.
- Дәрес башланганда, нинди җырның көе яңгырады? Аның сүзләрен кем язган? (Җаваплар тыңлана.)
- Әйдәгез, плакатта язылган сүзләрне бергәләшеп укыйк әле:
“Сәнгатебез күкләрендә кояшыбыз, аебыз
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз”
(Илдар Юзеев).
- Ни өчен И.Юзеев Тукайны кояш һәм айга тиңли? (Җаваплар тыңлана.)
- Г.Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык: шигырьләр, җырлар, әкиятләр, мәсәлләр калдырган. Әйдәгез, искә төшереп китик әле:
- Г.Тукайның туган елын һәм көнен кем әйтә? (1886 ел, 26 апрель)
- Шагыйрь кайда туган? (Арча районы Кушлавыч авылында)
III. Төп өлеш.
- Тукайның балачагы бик авыр була. Әйдәгез, хәзер шул турыда тыңлап үтик.
(“Тәфтиләү” көе яңгырый, бер укучы Г. Тукай исеменнән сөйли.)

Мин 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Күп тә үтми әтием үлеп киткән һәм әнием, мине Кушлавычтагы Шәрифә исемле карчыкка калдырып, икенче кешегә кияүгә чыккан. Аның белән 3 ай чамасы яшәгәннән соң, әнием мине Сасна авылына алып китә. Ләкин анда да озак яшәргә туры килми, әнием үлеп, үги әтием мине яңадан Өчиле авылына - бабам Зиннәтулла йортына озата. Аларның гаиләләре зур булу сәбәпле, анда да озак торырга туры килми. 1891 елда, бер авыл ямщигына утыртып, мине Казанга озаталар. Анда Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтгали белән Газизә гаиләсенә килеп эләгәм. Озак та үтми, алар да авырып, мине кабат Өчилегә озаталар. Ә аннан Кырлай авылындагы Сәгъди исемле кеше асрамага ала. Биредә мәдрәсәдә укый башлыйм. 1895 елның башында мин Җаек (Уральск) шәһәренә күчәм. Мәдрәсәдә укуымны дәвам итеп, бер үк вакытта урыс сыйныфында белем алам. (Укучы сөйләгән вакытта, кечкенә Габдулла, әнисе, Шәрифә карчык, Зиннәтулла бабай һ.б. сүрәтләнгән слайдлар күрсәтелә.)


Укытучы. 1907 елда Тукай яңадан Казанга кайта. Шушы елларда аның беренче җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентыкта “Пар ат” шигыре дә урын ала.


(Укучылар “Пар ат” җырын башкара.)

- Казанда шагыйрь шигырьләр, поэмалар, әкиятләр яза. Алар бик күп телгә тәрҗемә ителә.


(Ишек шакыйлар. Сыйныф бүлмәсенә Шүрәле һәм Су анасы булып киенгән балалар керә)

- Исәнмесез, укучылар, укытучылар, кунаклар! Без дөрес кердекме икән? Сез безне таныдыгызмы? Бик яхшы. Безгә монда Г.Тукай иҗатына багышланган дәрес үтә дигәннәр иде. Менә без дә читтә калмаска булдык. Сезнең зирәклегегезне сынар өчен, табышмаклар алып килдек. Игътибар белән тыңлагыз :


(Г.Тукай табышмаклары укыла. Һәр табышмакка слайдлар күрсәтелә.)

- Ай-яй-яй, бигрәк тапкыр, акыллы икән бу балалар. Барысына да җавап табалар. Безнең болай гына китәсебез килми.


Укытучы.
- Ярый, кунаклар, утырыгыз. Әйдәгез балалар, Шүрәлегә багышлап, җыр җырлап китик әле.

(Балалар К.Сатиевның Н.Сафина сүзләренә язылган “Шүрәле” җырын башкаралар, төрле бию күнегүләре ясыйлар, музыка уен кораллары белән җырга кушылалар.)


Шүрәле.

- Бик әйбәт, балалар! Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез, музыка коралларында уйнадыгыз! Рәхмәт сезгә! Безгә китәргә вакыт. Сезгә укуыгызда уңышлар һәм һаман да шулай шат елмаюыгызны теләп, без сезнең белән саубуллашабыз! Сау булыгыз! (Шүрәле белән Су анасы чыгып китәләр.)


Укытучы.

- Ә без дәресебезне дәвам итәбез. Хәзер, бергәләшеп, “Сабыйга” шигырен тыңлыйк әле.


- Шагыйрь, Шүрәле һәм Су анасы турында язса да, аларга ышанмаска өнди. Ул аларны әкияттә калдырган.


- Габдулла Тукай үзенең шигырьләрендә ел фасылларын бик матур тасвирлаган. Бу әсәрләре белән ул табигатькә карата кешеләр күңелендә мәхәббәт уята. (“Җир йокысы” җыры яңгырый. Ел фасыллары сүрәтләнгән слайдлар күрсәтелә.)


- Тукай үзенең шигырьләрендә хезмәтне, укуны, туган илне, әти-әнине, дусларны яратырга өнди. Әйдәгез, “Кызыклы шәкерт” шигырен тыңлап үтик әле. (Малай һәм маэмай булып киенгән 2 укучы чыгыш ясый.)


- Ә хәзер өйгә бирелгән эшләрне тикшереп үтик. Мин өч төркемгә Г.Тукайның берәр әсәренә нигезләнгән иҗади эш үтәргә кушкан идем. Әйдәгез, һәр төркем үзенең кайсы әсәрне сайлавын, нинди төрдәге иҗади эш башкаруын әйтеп китсен әле.


- Һәр төркем дә өй эшләрен җиренә җиткереп, тырышып башкарган. Бик яхшы, булдыргансыз,!


Г.Тукай иҗаты – татар әдәбиятында аерым бер биеклек ул. Аның күп кенә шигырьләренә, поэмаларына нигезләнгән музыка әсәрләре: җырлар, романслар, симфоник поэмалар, балетлар бар. Күренекле татар композиторы Заһид Хәбибуллин шагыйрьнең балалар өчен язылган күп кенә әсәрләрен көйгә салган: “Бичара куян”, “Күңелле сәхифәләр”. “Карга”, “Бабай”, “Безнең гаилә”, “Бала белән күбәләк”, “Кошларга”, “Иртә”, “Карлыгач” һ.б. Г.Тукай шигырьләрен җырга салучы композиторлар арасында шулай ук М.Мозаффаров (“Туган җиремә”), Җ.Фәйзи (“Бәйрәм бүген”), Р.Яхин (“Күңел йолдызы”), А.Ключарев (“Пар ат”) һ.б. бар.


Сез бүгенге дәрестә бу музыкаль әсәрләрнең кайберләре белән таныштыгыз: җырладыгыз, тыңладыгыз, музыкав коралларында уйнадыгыз.


IV. Ныгыту.

- Әйдәгез укучылар, дәрестә алган белемнәребезне ныгытып үтик. Хәзер экранда рәсемнәр чыга, сез аларның кайсы әсәрдән икәнлеген әйтергә тиешсез булырсыз. (Слайдлар)


- Киләсе бирем - кроссворд чишү. (Слайдлар)


Сораулары:
1. Кызыклы шәкерт кем ул? (эт)
2. Г.Тукай туган авыл? (Кушлавыч)
3. Г.Тукай шигырендә кәҗә белән дус малай? (Гали)
4. Г.Тукай булган шәһәр? (Җаек)
5. Су анасының тарагы нинди материалдан? (алтын)
6. “Шүрәле” әкиятенә язылган сәхнә әсәре? (балет)
7. “Шүрәле” әкиятендә телгә алынган авыл исеме. (Кырлай)

Укучылар, кроссвордны чиштек, “Туган тел” дигән шигырь исемен табып алдык. Бик әйбәт! Габдулла Тукай шигыренә язылган “Туган тел” җырын һәр татар кешесе белә. Ул безнең милли гимныбыз булып тора. Хәзер барыбыз да басабыз һәм “Туган тел” җырын бергәләшеп башкарабыз. (“Туган тел” җыры яңгырый.)


V. Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген ниләр эшләдек? Сез нинди яңа мәгълүматлар алдыгыз? (Укытучы укучылар эшчәнлеген анализлый, бәяли.)


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ