Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы булуым белән бәхетле

Илсөяр Миннегаян кызы Гарифуллина, Балык Бистәсе районы, Юлсубино төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 23 ел.Табигатьтә һәрбер нәрсә үсешкә һәм яңарышка омтыла. Һәрв...

Илсөяр Миннегаян кызы Гарифуллина, Балык Бистәсе районы, Юлсубино төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 23 ел.


Табигатьтә һәрбер нәрсә үсешкә һәм яңарышка омтыла. Һәрвакыт зур бәхеткә омтылу кеше табигатенә хас күренеш. Күзгә күренми торган эволюция көче безне алга һәм яңа максатларга этәрә.


Бәхетне һәрбер кеше үзендә булдырырга омтыла. Аны кеше гомере буена эзли һәм төрлечә күзаллый. Кемдер материаль байлыкларны күз алдында тотса, кемдер аны рухи байлыкка ирешү дип атый. Бу яктылык белән караңгылык, ак белән кара алмашынган кебек бәхет тә бәхетсезлек, кайгы – хәсрәт белән алмашынырга мөмкин.


Явызлык булган җирдә бәхет була алмый, усал кешеләр һәрвакыт кемнәндер көнли, ярсу булалар. Ә яхшы күңелле кешеләр тормышта нинди генә авырлыклар күрсәләр дә күңелләре, гамәлләре белән авырлыкларны җиңеп чыгалар һәм бу аларга шатлык, ышаныч китерә. Мондый кешеләр янында яшәве дә уңайлы – бу үзе зур бәхет!


Мин кечкенәдән укытучыларны хөрмәт иттем һәм укытучы булырга хыялландым. Баштарак кечкенә сеңлемә, үземнән кечерәк күрше кызларына укытучы булдым. Укытучы булу өчен педагогик учреждениеләрдә алган белем генә түгел, табигатьтән бирелгән сәләт, талант та, балаларны ярату да кирәк. Аларның якын дусты булырга, хис-кичерешләрен аңлый белергә кирәк. Әти-әниләр миңа үзләренең иң кадерле балаларын ышанып тапшыралар һәм миңа бу ышанычны акларга кирәк.


Укытучы укучылар сәламәтлеге, аларның гомере өчен җаваплы. Иң җаваплысы, минемчә, баланы мәктәптә иң беренче булып каршы алучы беренче укытучы – башлангыч сыйныф укытучысы булудыр. Аны икенче төрле төзелешнең фундамент салучысы белән чагыштыралар. Башлангыч сыйныф укытучысы хәзерге заманның яңа технологияләрен кулланып дәрес бирүче дә, укучыларның яшь үзенчәлекләре буенча аларның физик һәм психик үсешләрен, үзгәрешләрен аңлаучы да, төрле конфликтлы ситуацияләрдә психологик ярдәм итүче һәм киңәшләрен бирүче дә. Мин бәхетле, чөнки мин – беренче укытучы, беренче булып баланың тормышында һәм аның гаиләсендә “яшим”. Һәрбер баланың мәктәпне бетереп чыккач та һәрвакыт күңелендә яшәүче беренче укытучысы булып калырга телим. Башлангыч сыйныф укытучысы гына үзенең укучылары белән бер гаилә булып яши, эшли ала торгандыр һәм күңеле белән мәңге яшь булып кала торгандыр. Һәркөн иртә белән сине яратып, көтеп торучы укучыларың янына үз гаиләң янына кайткан кебек барасың.


Менә шулай 20 елдан артык көн саен иртән борчулар, шатлыклар белән һәрбер баланың йөзенә карап, аларның күз карашларыннан уйларын, кичерешләрен “укып” сыйныф бүлмәсенә керәсең һәм: “Хәерле иртә, укучылар!” – диясең. Һәм яңадан төн. Дәфтәрләр, конспектлар... Компьютердан арган күзләр. Тагын күпмедер укыйсы, язасы... Дүрт ел укыткан укучыларың белән дүрт ел яшисең, тагын озатасың һәм яңа укучылар кабул итәсең, дулкынландыргыч хисләр кичерәсең.


Мин – авыл укытучысы. Мин моны горурланып әйтәм, чөнки мин үз укучыларыма кирәк. Мәгарифтә булган яңалыкларны, укытучы – новаторлар тәҗрибәсен, яңа программалар өйрәнеп аларны укучыларга җиткерәм. Авыл укытучысы әле ул - әни дә, ир хатыны да, кайнана яки килен дә, сыер савучы, яшелчә үстерүче дә, җәйге сәламәтләндерү лагере начальнигы да һ. б. Шул ук вакытта дистәләрчә эш кәгазьләрен тутырырга, семинар, киңәшмәләрдә катнашырга, квалификация күтәрү курсларында да булырга, конкурсларда катнашырга, укучыларны олимпиадаларга әзерләргә, аттестация дә узарга кирәк. Боларның һәммәсе дә укучының үсеше һәм уңышына ышаныч өчен башкарыла. Укучының уңышы булмаса укытучы эшенең нәтиҗәсе күренми. Укучының уңышларын күрү - укытучы өчен зур бәхет.


 Авыл укытучысы шулай ук авылдашлары өчен тәртибе, үз-үзен тотышы, киеме, сөйләме, йөреше, спорт, үзешчән сәнгатьтә катнашуы һ. б. яклары белән үзен үрнәк итеп тә тотарга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ