Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы hөнәре - яшәү рәвешем

Ризәлә ГАЗИЗҖАНОВА (Муллахмәтова), Теләче районы  Тәмте -Мәтәскә башлангыч мәктәбе  укытучысыПедагогик эш стажы - 24 ел«Хәтерлим  мин әле  бүгенгедәй Сентябрьнең  бере җиткәнен ...”Әйе, 1979 нчы елның...

Ризәлә ГАЗИЗҖАНОВА (Муллахмәтова),


Теләче районы  Тәмте -Мәтәскә башлангыч мәктәбе  укытучысы


Педагогик эш стажы - 24 ел


«Хәтерлим  мин әле  бүгенгедәй


 Сентябрьнең  бере җиткәнен ...”


Әйе, 1979 нчы елның  1 сентябрь  иртәсендә  Саба районының  Казанчы Бигәнәй  башлангыч мәктәбенә  1  нче сыйныфка  укырга барган  мәлем  әле дә  хәтеремдә. Ике катлы  агач   мәктәп  бу көннән  минем өчен белем дөньясына  ишекләрен ачты .


      Кулыма  бакчабызда үскән иң   матур чәчәкләрне  тоттырып,   әтием мине мәктәпкә озата  барды (әтиемнең урыны  җәннәттә булсын  ,чөнки  мин 9 сыйныфта укыганда  вафат булды). Безне  беренче   укытучыбыз Резидә  апа каршы алды. Сыйныфта без бишәү идек  (4 кыз,1 малай).


       4 ел  сизелми дә    үтеп китте. 5нче сыйныфка Сатыш урта мәктәбенә  укырга  килдек. Безнең сыйныф   җитәкчесе,  баш хәреф белән язылырга  тиешле  Укытучы, Гарифуллина Альбина  Әхкәм  кызы  булды. Альбина апа  үзенең  сабырлыгы, тыйнаклыгы, белемлелеге белән  безгә үрнәк иде.


Хәтеремдә, кызы Земфирадан  “Өйдә Альбина  апа  нинди ул? - дип  сорадык. “Сезнең әниләрегез нинди, ул да шундый инде” - дип  җавап бирде. Ләкин безнең өчен  ул   алиhә иде. Математика  фәненә  карата  кызыксынуны   Альбина апа уятса, тарихны   Галиева Раилә  апа, химия, биологияне  Нигъмәтҗанова  Сания  апалар  ачып бирде.  Бу укытучыларның  дәресләрен  без зур  түземсезлек  белән  көтеп ала идек.


      Хәзер дә  бу укытучыларымны  урамда  очратсам, каушап калам.  Мәктәп  елларындагы  шуклыкларыбызны  алар  хәтерлидер кебек.


        Әйе, без дә үсеп җиттек. Мәктәпне  тәмамлагач  төрлебез- төрле   якка  таралышты.  Әмма, укытучыларым салган белем  орлыклары шытып  чыгып, мин - яңадан мәктәптә.  Ләкин  риясыз бала  түгел, ә укытучы сыйфатында. Минем дә балалар арасында инде 24 ел гомерем  узган. Шушы  еллар эчендә  мин ничә кабат  үземнең  мәктәп  елларымны  искә төшергәнмендер.  Татар халкында “Үзең ана булмый, ана кадерен белмәссең” - дигән  әйтем  бар. Мин  бу әйтемгә “Үзе  укытучы  булмаган – укытучы  кадерен белми” дип тә өстәр идем.


      Заманалар үзгәрә, заман  белән кешеләр  дә. Мин мәктәптә укыгандагы укучылар  белән  хәзерге мәктәп баласын  чагыштырып булмый. Хәзерге  балаларда курку, оялу дигән  хис  аз. Аларда  дөньяга караш  та башкача. Хәзерге  укучыны  язгы бөреләр, беренче чәчәкләр, беренче кар, табигать  күренешләре  белән  кызыксындыру  авыр. Чөнки  тормышыбызга  компьютер, кәрәзле телефон  үтеп керде. Ә укытучыга  hаман  да  укытучы булып калырга кирәк. 1 нче сыйныфка  укырга килгән  баланы  кулыннан тотып хәреф язарга, бармак  төртеп  хәреф укырга  өйрәтүне   замана  техникасы  башкара алмый.


         Кадерле укытучыларым! Сезгә алдагы   тормышыгызда  ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Сезнең   алда  башымны  иям.


  Ышаныгыз, сезнең  исемегезгә


   Бер  тап  төшмәс, менә күрерсез.


  Ялгыш адым  әгәр  ясый калсак,


   Киңәш сорап  Сезгә килербез.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ