Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы ул – бүгенгедән киләчәккә күпер салучы

Халидә Мөбарәкша кызы БЕЛКЕЕВА,Буа районы Протопопово урта мәктәбе укытучысы...Башлангыч сыйныфларда, мәктәптән кайткач, әбием сандыгына утырып энеләремә “дәрес” бирүләрем әле дә хәтеремдә. Мин үземне...

Халидә Мөбарәкша кызы БЕЛКЕЕВА,
Буа районы Протопопово урта мәктәбе укытучысы

...Башлангыч сыйныфларда, мәктәптән кайткач, әбием сандыгына утырып энеләремә “дәрес” бирүләрем әле дә хәтеремдә. Мин үземнең укытучы апамның дәресләрен кабатлап сөйли идем. Үскән саен мин балалар белән эшләү, аларга белем бирү дигән хыял белән яши башладым. Беренче укытучым миңа белем орлыкларын тирән салып куйган иде инде. Ул безгә авырлыклар килсә, сабыр булырга, кеше белән яхшы мөгамәләдә калырга өйрәтте. Әти-әниләрне, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә шәфкатьле булырга, милләтебезгә тугрылыклы булып, телебезне сакларга кирәклеген сеңдерде.


Еллар уза торды. Үземнең дә мәктәптә эшли башлаганыма 25 ел үтеп киткән. Башта башлангыч сыйныфларга белем бирдем. Ләкин башлангыч сыйныфларны берләштерү сәбәпле, миңа татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытырга туры килде. Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый катлаулы. Сер түгел, хәзер бала китапларны аз укый. Күпләре телевизор карауны, компьютер янында утыруны хуп күрә. Хәзер тормыш шулкадәр үзгәрде ки, белемне компьютер артында утырып та укып була. Дөрес, компьютер укытучыга да укучыга да бик кирәк. Бүгенге көндә авыл укытучысы ничек яши соң? Ярый әле мәктәбен ябып куймасалар? Ә менә мин 30 чакрым ераклыкта булган авылга эшкә йөрим. Үз авылда эшләп белем биргән укытучы апалар мине аңламаслар, дип уйлыйм. Ерак юлны якын итеп, мин балаларым янына ашыгам. Алар мине сагынып көтәләр. Балалар минем хәлемне бик аңлыйлар. Чөнки мин кайвакыт елый-елый кабинетыма атлыйм, мин салкында, машина көтә-көтә, өшегән булам. Миңа тизрәк дәрескә әзерләнергә, үз-үземне тәртипкә китерергә кирәк.


Укытучыга авылның җәмәгать эшләрендә дә катнашырга туры килә. Фермага семинар килсә, яшеллек җыярга да өлгерә. Нинди генә эш булмасын, ул укытучы һөнәренә тап төшерми.


Ә өйдә аны сагынып гаиләсе көтә. Гаилә җылысы аның эшенә бик зур көч бирә, шул вакытта балаларын да тәрбияләргә вакыт таба. Иң мөһиме –иртәгә була торган дәресләргә әзерләнү. Төн уртасы үткәнен сизми дә кала ул. Дәресләрне яңа технологияләр буенча әзерләргә кирәк. Компьютер технологияләрен дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәряклап үстерү өчен ярдәм итә.


 Мин замана белән атлыйм. Дәресләрдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет ресурслардан киң файдаланам. Үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимнәрдән белем алам. Белем сыйфатын бәяләү өчен тестлар кулланам. Үзем дә интернеттан булган материалларны җибәрәм.


Мин үз эшемне бик яратып башкарам. Балалар минем өчен бик кадерле. Аларның һәрберсе сәләтле. Менә шул сәләтләрне ачу өчен миңа бик күп белем бирергә кирәк. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм. Шәхеснең иҗади мөмкинлекләрен ярдәм итүче педагогик шартлар булдыру зарур. Бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар дәрес, интеграль дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Еш кына дәресләрдә проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам. Барысы да үз фикерләрен өйтә һәм башкаларны да тыңлый, барысының да хокуклары тигез.


Укытучының эшен берничек тә бәяләп бетереп булмый. Чөнки хәзерге вакытта укытучыларның белемен һәм культура дәрәҗәсен түбәнсетү өчен БДИ бирдереп эшкә яраклыгын тикшерәләр. Ә педагогның һөнәри белемлелеген, аның гомуми һәм методик культурасын, әхлакый сыйфатларын, инновацион, тикшеренү эшчәнлеген ничек тикшереп була?


Укытучы ул – бүгенгедән киләчәккә күпер салучы. Әгәр күперебезнең бер генә урынында өзеклек булса да, хезмәтебез җилгә очачак. Мин үземнең белем күперен ныклы һәм дәвамлы булуын телим.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ