Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны, абразауный егетләргә тәмам имди...»

Ләйсән ХӘЛИУЛЛИНА, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-психологы.Педагогик эш стажы - 3 ел.Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1905 елда язган “Дусларга бер сүз” шигырендә,...

Ләйсән ХӘЛИУЛЛИНА,


 Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-психологы.


Педагогик эш стажы - 3 ел.



Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1905 елда язган “Дусларга бер сүз” шигырендә, алдынгы карашлы милләт яшьләренә мөрәҗәгать итеп, буржуаз-демократик революция биргән азмы-күпме мөмкинлектән, иректән файдаланып калырга, милләтне күтәрергә, хөррият кочагына барып кереп, прогрессның күкләренә очарга чакыра. “Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны, абразауный егетләргә тәмам имди,” - дип йомгаклый сүзен шагыйрь. Тукаебыз милләтнең киләчәге яшьләр кулында, аеруча, белемле, алдынгы карашлы, милләт өчен янып яшәүче, ягъни лидер яшьләр кулында булырга тиешлеген әйтә. Булсын ул фән-мәгариф өлкәсендә, булсын әдәбият-сәнгать, журналистика, сәүдә һәм сәнәгать өлкәсендә... Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Х.Ямашев, Г.Камал, С.Рәмиев һәм Г.Тукай үзе дә шул заманның яшь лидерлары булган. Ягъни, Тукаебыз үзенең ”Милләтә” шигырендә әйткәнчә:


Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;


Саулыгың - минем саулык, авыруың - минем авыруым,-дип яшәгәннәр алар.


Милләт киләчәге үз кулында булган лидер яшьләрнең девизы булырлык сүзләр!


Лидер - инглиз сүзе, әйдәүче мәгънәсендә. Гадәттә, кечкенә генә группа, коллективтан башлап политик партияләргә кадәр үзләренең лидеры була. Лидер ул - аерым бер авторитетка ия, хәлиткеч ситуацияләрдә, коллектив өчен әһәмиятле проблема, мәсьәләләрне чишүдә иң дөрес карарларны кабул итәргә сәләтле шәхес. Шул ук вакытта, Тукаебыз әйткәнчә, белемле, интеллектуаль, тәвәккәл, ышанычлы, үз фикере булган һәм аны кыю итеп әйтә белгән, көчле оештыру сәләтенә ия булырга тиеш шәхес!


Яшьләр лидеры - массаларга прогрессив идеяләрне җиткерүче ул. Сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнү, әдәбият-сәнгатькә игътибарны юнәлтү, һөнәри һәм интеллектуаль белемне ныгыту, арттыру өлкәсендә эшләү; тарихка, өлкәннәргә ихтирам һәм хөрмәт белән карау; белемгә омтылыш тәрбияләү кебек юнәлешләрне пропагандалаучы, әкренләп аларны тормышка ашыручы ул. Шуның өстенә милләт лидеры үз туган телен, әдәбиятын  камил белүче, халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен ихтирам итүче һәм яшьтәшләре арасында шуларны пропагандалаучы да булырга тиеш. Иң әһәмиятлесе: күз буяу белән генә шөгыльләнмәскә тиеш лидер!


Хәзерге заман яшьләре арасында бармы андый шәхес булырлык кешеләр?! Бөтендөнья татар яшьләре форумы (ВФТМ) рәисе Тәбрис Яруллинны мин әнә шундый шәхесләрнең берсе дип саныйм. Бу постка ул 2012 елда килә. Татар яшьләре аны өч чакырылыш рәттән (2012,2014,2016) үзләренең рәисе итеп сайладылар. Хәзергә аны алыштырырлык кеше юк, диләр! Бу бер яктан Тәбрис Яруллинга бик зур бәя, зур ышаныч! Икенче яктан караганда, алмаш әзерләү мәсьәләсенә дә реаль карау кирәклекне күрсәтә әлеге факт.


Т.Яруллин бер әңгәмәдә бала чакта үзенең бик йомык бала булуын әйтә, хәтта иптәшләре дә булмый аның. Уйнаганда да берүзе генә уйный. -Ләкин, икенче класста укыганда, әни мине мәҗбүриләп диярлек мәктәп сәхнәсенә шигырь укырга чыгарды. Шуннан башлап сәхнәдән төшмәдем. Халык алдында чыгыш ясаулар мине көннән-көн кыюландырды. Алга таба мин музыка мәктәбенә, театр һәм инглиз теле, бию түгәрәкләренә йөри башладым, юридик мәктәптә укыдым,-ди. Димәк, кече яшьтән аралашу культурасы тәрбияләү зарур.


Безнең Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә ”Лидерлык нигезләре” түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Без анда укучылар белән бер-беребезне тыңларга, үз фикерләребезне дөрес, аңлаешлы итеп бирергә өйрәнәбез. Төрле диспутлар, фикер алышулар, әңгәмәләр үткәрәбез. Мәктәпкә, түгәрәк утырышларына үз эшләренең осталары булган, халык ихтирамына лаек булган шәхесләребезне чакырабыз. Алар безгә уңышка ирешү, лидерлык серләрен дә ачалар. Безнең Мөслим урта мәктәбеннән дә бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Шуларның берсе Мөслимебездә урнашкан ООО “ПК Агромастер” җитештерү оешмасының генераль директоры И.З.Исламовны үзебезгә кунакка чакырдык. Ильгиз Зәкиевич Республика, ил күләмендә танылган шәхес. Ул укучыларны үзләре җитештерә торган авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштырып, аларның экономик яктан никадәр отышлы булуын аңлатты. Бу очрашу  түгәрәк членнары өчен бик файдалы булды.


Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы “Мөстәкыйль балалар” проекты да уңышлы эшли. Алар тәртипкә, сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән төрле акцияләр, флешмоблар һәм төрле чаралар (“Сәламәт әни - сәламәт бала”, Без – сәламәт тормыш яклы”,”Наркотикларга-Юк!-дибез”һ.б.) үткәрәләр, халык белән турыдан-туры аралашып, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрәләр. Район күләмендә уздырылган чараларның күбесе аларның ярдәме белән оештырыла. Чөнки, сәламәт милләт - сәламәт киләчәк, дигән сүз. Бу да лидерлык күнекмәләрен үстерүнең бер алымы.


Билгеле булганча, соңгы вакытларда республикабызда бик күп яңа проектлар һәм идеяләр тормышка ашырыла. Татарстанлылар Рәсәй күләмендә узучы күп бәйгеләрдә әледән-әле беренчелекне яулый.


Безнең Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Таң” балалар иҗтимагый оешмасы инде ничә еллар дәвамында бик күп конкурсларда җиңүләр яулады. Мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Зилә Биккинина башкалабыз Казанда балалар иҗтимагый оешмасының өченче укуларында булып кайтты. Оешма активы укулары кысаларында “Киләчәккә курс – 2015” – интеллектуаль уенында катнашып беренче урынны яулады. Укулар барышында Зилә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда укучыбыз, мәктәбебезнең балалар оешмасының эшчәнлеге, алга таба эшләнәсе бренд проектлары турында сөйләде.


Дәүләтне уңышлы үзгәртеп кору, реформаларны тормышка ашыру бары тик яшьләрнең актив катнашуы белән генә мөмкин.Шуңа күрә яшьләр мәсьәләсе үзагымга куелырга тиеш түгел. Юкка гына совет чорында балалар һәм яшьләр оешмаларына зур игътибар бирелмәгән. Ил киләчәге дә, милләт киләчәге дә яшьләр кулында. Ә аларга дөрес юнәлеш бирү гаиләдән, балалар бакчасыннан башланып алга таба дәвам итәргә һәм илкүләм игътибарга лаек булырга тиеш. Милләт лидерлары, лидер яшьләр өчен бик тә кирәкле киңәш белән язмамны тәмамлыйм: ”Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан” (Туфан  Миңнуллин).






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ