ЯҢАЛЫКЛАР
-
Әни ипие
Дәү әнием оста ипи пешерүче иде. Мич алды тутырып, алтышар ипи пешергәнен хәтерлим, әнием дә бу һөнәрне дәвам итте. Гаилә традициясенең үземдә өзелүен теләмәдем, әниемнән колмак чүпрәсе белән ипи пешерү серләрен өйрәндем. Гел эзләндем, яңа әйберләр өйрәнәсе килде. Аш-су осталарыннан язып алдым, осталык дәресләре үттем, Интернетта эзләндем. Нәтиҗәдә бүген 5 төрле ачыткы белән ипи пешерәм: колмак, арыш, бодай, җиләк-җимеш ачыткысы белән һәм «хмелёвушка». Соңгы елда үзебезнең борынгыдан килгән колмак ипиенә – әни ипиенә кайттым. Әниләр көнендә бергәләп пешерик әле.
-
Зур сәхнәдә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узачак
12 февраль көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узачак. Бер сәхнәдә 500 дән артык бала, чыгыш ясап, татар мәдәниятенең төрле сәнгать юнәлешләрен тәкъдим итәчәк.
-
Казан Мэриясенең «Әминә» проекты Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрнең VIII Бөтенроссия конкурсында Казан Мэриясенең «Әминә» проекты җиңүче дип танылды. Проект «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә югары бәя алды.
-
Җәүдәт Сөләйманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Компьютер лингвистикасы һәм ясалма интеллект өлкәсендәге күпьеллык фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Җәүдәт Сөләймановка Татарстан Республикасының «Дуслык» ордены тапшырылды.
-
«Фәттах фест»
7 февраль көнне Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә язучы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган бер көнлек төрки-татар фестивале — «Фәттах фест» үтәчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Яр Чаллы укучылары ясалма фәһем-робот техникасын бушлай өйрәнәчәк
Яндекс Мәгариф ясалма фәһем-робот техникасын өйрәтү программасын башлап җибәрә. Программа кысаларында роботларны программалаштыру өчен бушлай онлайн-платформа һәм Яндекс лицейдан көндезге түгәрәкләр ачыла. Шундыйларның берсе – Яр Чаллы Кванториумда ачылды.
-
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының зона этабы тәмамлана
5 февральдә Апас районында конкурсның чираттагы зона этабы узды.
-
Сара Садыйковага, ниһаять, һәйкәл куелачак
Татарның калфаклы моңлы сандугачы буларак тарихка теркәлгән композитор, җырчы һәм артист Сара Садыйковага яңа скульптур композиция урнаштыруга әзерләнәләр.
-
Редакция эшчәнлегендә ясалма фәһем: лекция һәм практика
Иртәгә, 6 февраль көнне, «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары Лилия Хисмәтова журналистлар өчен лекция үткәрәчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Россия вузларында 47 мең түләүле урын кыскартылган
Россия вузларында 47 мең түләүле урын кыскартылган. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
-
Татарстанда мәктәп медиа командалары өчен «Ялкын» патриотик фестивале старт ала
Татарстанда яшь журналистларга ярдәм итү һәм мәктәп медиа үзәкләрен үстерү максатыннан гамәлгә ашырылган «Ялкын» мәктәп медиасы проекты беренче республика патриотик фестиваленә гаризалар кабул итә башлады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Түбән Каманың балалар бакчасында «Улей» клубы оешты
Түбән Кама балалар бакчасында «Улей» патриотик клубы ачылды. Максаты – махсус хәрби операциядә катнашучы солдат-егетләргә ярдәм итү. Бу хакта НТР-24 хәбәр итә.
-
131 нче лицейда иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү буенча республика семинары
Бүген Казан шәһәренең 131 нче лицеенда «Физмат алгарыш» республика проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү буенча республика семинары узды.
-
Кыңгырау урынына патриотик җырлар
Февраль аенда Россия мәктәпләрендә тәнәфес вакытларында патриотик җырлар һәм музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Укучылар Совет чоры мәшһүр көйләрен дә, заманча патриотик җырларны да ишетәчәк, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Түбән Камада 1 нче гимназияне яңарталар
Түбән Камада Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиягә капиталь ремонт ясала. Гомуми мәйданы 6885 кв. м булган мәгариф учреждениесе бинасы Гагарин урамында урнашкан.




