Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: «Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми»

«Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» III Мәскәү яшьләр форумында. Моның...

«Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» III Мәскәү яшьләр форумында. Моның хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.


prav.tatarstan.ru Чыганак: prav.tatarstan.ru

Форумда катнашучыларның берсе «татар телен дә инглиз теле кебек кызыктырырлык тел дип атап буламы, татар телен ничек зур ихтыҗлы тел итәргә?» дигән сорау бирде .


«Мин дә борчылам бу мәсьәләдә, безгә телне өйрәтүнең яхшы методикаларын табарга кирәк. Иң зур проблема шул: без бу мәсьәләләрне бик үк нәтиҗәле хәл итмибез. Тормышта куллану икенче мәсьәлә. Ул синнән һәм миннән тора. Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми. Өченчедән, бу дәүләт теле. Без аны делопроизводствода кулланырга тиешбез. Тагын нинди мөмкинлекләр бар, яшьләр, әйтегез?! Сез бит күпкә прогрессив. Сине борчый торган әйбер мине дә борчый. Ул күп кешене борчый», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов яшьләргә.


Президент әйтүенчә, бу тормышта телне саклау, аны куллану бик авыр нәрсә. «Без әгәр дә күбрәк очрашып, бергә татарча аралашсак... Нәрсә ул татар теле? Мин тәрҗемәчесез дә төрек, казах, кыргыз, үзбәк, кырым татары белән уртак тел таба алам, хәтта ул русча белмәсә дә. Шундый очрак булды: мин Харбинда Рогозин җитәкчелегендәге делегациядә идем. Кытай губернаторы һәм без идек. Инглиз телен күбесенчә яшьләр яхшы белә, олырак түрәләр әле өйрәнеп кенә килә. Тәрҗемәче юк иде, ә ничектер аралашырга кирәк иде. Уйгур телен беләләр, мин татарча, ул уйгурча сөйләштек. Бөтен кеше безгә гаҗәпләнеп карады. Бу начар мени?! Татар теле базасы бар икән, өч ай эчендә теләсә нинди телне өйрәнеп була. Тормышта миңа кирәкми, дип әйтеп булмый. Кирәге чыгарга мөмкин. Кирәк вакытта, әгәр син бу телдә өч сүз әйтәсең икән, язмышыңны да үзгәртергә мөмкин. Телне өйрәнергә кирәк. Мин сезнең белән риза», - дип Рөстәм Миңнеханов сорау бирүче белән теләктәш булуын әйтте.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә безне, татар теле укытучыларын- балаларга татар телен бәлсәгез, башка телләр дә өйрәнеп була, диеп укыткан кешеләрне, бер кирәкмәгән язулар белән, аяк астына таптадылар..... Кеше көлкесе.... Гафу итегез, йөрәкләрем яна..... Автор: Альмира Ибрагимова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ