Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәмләкәтендәге күркәм бер удмурт утраучыгы

Сүзебез – чын татар йөзе, рухы, гореф-гадәтләре кадерләп сакланучы, Казан артының йөзек кашы саналган  Балтач районының Кече Лызы урта мәктәбе хакында.Мәртәбәле, бай традицияле уку йорты ул! Гасыр яры...

Сүзебез – чын татар йөзе, рухы, гореф-гадәтләре кадерләп сакланучы, Казан артының йөзек кашы саналган  Балтач районының Кече Лызы урта мәктәбе хакында.


Мәртәбәле, бай традицияле уку йорты ул! Гасыр ярымлык тарихы гына бар: 1870 елда беренче баскычлы башлангыч училищедан башлангыч ала ул. Ә инде Балтач районы оешкач, 1931 елда – башлангыч мәктәп, аннары – крестьян яшьләре мәктәбе, җидееллык мәктәп, ә 1990 елдан башлап – урта мәктәп статусы  белән эшли. 2010 елда заманча яңа мәктәп бинасына ия була ул!  Заманында биредә Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалерлары Татьяна Кирилловна Кириллова, Фрол Фадеевич Фадеев, Татарстанның атказанган укытучысы Мария Петровна Макаровалар яшь буынга белем һәм тәрбия биргән.


Фестиваль Созвездие


Мәктәпнең бүгенге коллективы да яңадан-яңа иҗади планнар белән янып яши. Үзенчәлекле мәктәп шул ул! Укучылары күрше-тирәдәге унбер авылдан (хәтта араларында район үзәге – Балтачның үзеннән дә йөреп укучы бар) килеп укыса да, үзләре төрле милләттән булсалар да, дус һәм тату, уртак омтылыш белән яши алар. Мәктәп укучыларының 56 проценты – удмурт, 25 проценты – рус, 18 проценты – татар, ә калганы – мари милләтеннән. Мөгаллимнәре дә – төрле милләттән. Әйтик, мәктәп директоры Марат Фәрит улы Исмәгыйлев үзе татар булса, ә аның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Ольга Мироновна Пчельникова – удмурт, тәрбия эшләре буенча урынбасары Тамара Валентиновна Плотникова – рус милләтеннән. Шуңа да Кече Лызы мәктәбенә килеп керүгә, укучыларының үзара удмуртча, татарча, русча аралашуына һич тә аптырыйсы  юк! Удмурты татарчасын белә, татары удмуртчасын аңлый.


Урок мужества. Встреча с капитаном 2 ранга Павловым А.П.


Телне белүләре бер хәл. Район данын яклап, зона, республика күләмендәге бәйге-конкурсларда һәрдаим җиңү яулап, сөендереп яши белә Кече Лызи мәктәбе укучылары һәм укытучылары!  Мәсәлән, быелгы уку елында әлеге мәктәпнең 17 укучысы төрле фәннәр буенча уздырылган район олимпиадаларында призлы урыннар яулады. Ә IX сыйныф укучысы Алина Калинина исә республикакүләм удмурт теле олимпиадасыннан I урынны яулап кайтты. Кукмарада узган И.Гази исемендәге фәнни-тикшеренү укулары, Мамадыштан К.Вәлиев исемендәге II Идел буе фәнни-гамәли конференциясе, Карадуган урта мәктәбендә булып үткән М.Җәлил исемендәге республикакүләм конференциясе Дипломнарына лаек булган укучылары да байтак Кече Лызы мәктәбенең. Мөгаллимнәре дә «Ел укытучысы», «Укытучы-остаз», «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгеләрендә, җәйге һәм кышкы спартакиадаларында, үзешчән сәнгать фестивальләрендә дә уңышлы чыгыш ясаулары белән әледән-әле куандырып торалар.


Татар мәмләкәтендәге күркәм бер удмурт утраучыгы булып яшәүче Кече Лызы урта мәктәбе коллективының тагын нинди күркәм эш-гамәлләре, казанышлары бар? Бу хакта «Мәгариф» журналының Татарстан халыкларының III корылтаена багышлап чыгарылачак апрель ае саныннан укып, күбрәк белә алачаксыз. Укымыйча калмагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ