Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җылы рәхәте» акциясе җиңүчеләре 

Дуслар, бер ай ярым вакыт эчендә сезнең ярдәм белән күңел җылысы салып эшләнгән 350 дән артык бияләй һәм оекбаш кабул иттек. Аларны Яңа ел бүләкләре белән бергә Арчаның картлар һәм инвалидлар йортында...

Дуслар, бер ай ярым вакыт эчендә сезнең ярдәм белән күңел җылысы салып эшләнгән 350 дән артык бияләй һәм оекбаш кабул иттек. Аларны Яңа ел бүләкләре белән бергә Арчаның картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче әби-бабайларга һәм Арча районы Яңа Кенәр сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы балаларга, Яшел Үзән районы Норлат балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларга илтеп тапшырдык.
Акциядә Казанда, Балтач, Актаныш районнарында яшәүче укучыларыбыз аеруча актив катнашты. Игътибар һәм җылы сүзгә мохтаҗ кешеләрне сөендергән өчен Ходай үзегезне зурласын.
Ә менә иң оригиналь эшләнмә авторлары – Казанның 186 балалар бакчасында тәрбияләнүче Нигъмәтҗанова Аделина, Казанның 167 балалар бакчасы тәрбиячесе Абдуллаҗанова Диләрә Дамир кызы һәм Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче Гильмуллин Солтан театрга билет белән бүләкләнә. Ә Аделина һәм Диләрә ханымның бияләйләре Якутиянең Бияләй музеена юлланачак.
Барыгызга да зур рәхмәт! Яңа елда да игелекле эшләрне бергәләп дәвам итәргә язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ