Алтын медальгә кайсы авыл баласы лаек?

Бар иде орден-медальләрнең дәрәҗәле чаклары! Куйган тырыш хезмәтеңнең ниндидер әҗерен күреп, куаныч кичереп йөргән чаклар… Заманында урта мәктәптән үк алтын медаль алып чыгучылар берән-сәрән булса да була торган иде, һәм андыйларның абруй-дәрәҗәсе дә зуррак иде шикелле. Ни дисәң дә ун ел буена барлык фәннәрдән дә бары тик «5»легә генә укыган бала бит! Югары уку йортына укырга кергәндә аларга өстенлекләр дә каралган иде. Хәзер заманы башка, балаларда укуга, алтын медальгә карата караш та үзгә. Бу уку елы әле моңарчы булган еллардан бөтенләй үзгә: тугыз айдан торган уку елының ике ае дистанцион шартларда узды. Бу – әлбәттә, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә дә чагылыш тапмый калмас. Шулай да мәктәптә укып алынган алтын медальнең быел кыйммәте ни дәрәҗәдә? Авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар аңа дәгъва итә аламы? Ә инде медальле була-нитә калсалар, киләчәк тормышларында аларга бу медальнең берәр файдасы тиярме? Бу хакта 2020 ел чыгарылышы укучыларының остазлары – укытучы абый-апалары ни уйлый? Аларның уй-фикерләре сезгә дә кызык булыр, дип уйлыйм.

Җәүдәт Абдулла улы ХӨСӘЕНОВ, Россия табигать фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры:

– Мәгълүм булганча, алтын медальгә, нигезләмәсендә әйтелгәнчә, «укуда, хезмәттә зур уңышларга ирешкән һәм үрнәк тәртибе булган укучы» лаек була. Ул укучыга традицион рәвештә мәктәпне тәмамлаган вакытта тапшырыла һәм ул тапшырылырга тиеш тә. Алтын медальне тапшыру СССР чорында – 1944 елның 21 июнендә СССР хөкүмәте карары нигезендә гамәлгә кертелгән һәм 1945 елның 30 маенда аның кагыйдәләре расланган. Аның кагыйдәләре нигезендә, әгәр урта мәктәпне тәмамлаган укучының барлык фәннәр буенча да билгеләре «5» ле, үрнәк тәртипле булса, имтиханнарда, укуда һәм хезмәттә башкалардан аерылып торса һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашса, ул алтын медальгә лаек була. Бу хакта мәктәпләр Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итәләр. 1960 елдан алып, ул мәктәп педсоветы карары нигезендә тапшырыла. Мәктәпнең педагогика советында, укучының әлеге бүләкне алуына берничә кеше каршы чыга икән, ул вакытта аны район мәгариф бүлеге карый. Аның карары хәлиткеч була.

Минемчә, моңа лаек булган укучы бала алтын медаль алуга хокуклы.

Ринат Миңлегаян улы ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы:

– XI сыйныфны тәмамлаганда укучының алтын медаль белән чыгуы ата-ана өчен дә, мәктәп өчен дә бик күңелле күренеш, билгеле. Тик аның артында күпме олы хезмәт ятканын бар кеше дә аңлыймы икән? Аның өчен баласы да, әти-әнисе дә ничек тырышканнарын үзләре генә белә торгандыр. Гомумән, мәктәп бит ул – булсын дип бар тырышлыгын куеп укыган балага бик авыр урын. Ә медальгә ирешү өчен тырышлык бермә-бер күбрәк кирәк. Ярар, медаль булсын да, ди. Укырга кергән вакыттагы өстенлекләре нидән гыйбарәт соң аның? Республикабыздагы югары уку йортлары медаль өчен, булган балларыңа 5 балл өсти, бик сирәкләрендә генә – 10 балл. Бик яхшы. Имтихан балларың җитәр-җитмәс булганда 1 баллы да язмышыңны хәл итәргә мөмкин. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында югарырак балл җыя алсаң, медальгә өстәләчәк шул 5 баллның, ул медальнең кирәге дә калмый кебек. Имтихандагы ул артык 5 баллга ирешү ничектер тынычрак, стрессларсыз да узарга мөмкин. Күп кенә медалистлар ахырдан үзләре дә шулай уйлый башлый. Җитмәсә, соңгы елларда медальгә, БДИ нәтиҗәләре дә йогынты ясый башлады. Мәҗбүри тапшырылырга тиеш булган имтиханнардан күрсәткечең 70 тән ким булмаска тиеш. Монысы – чираттагы стресс.

Гөлшат Марс кызы ЗАКИРОВА, Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары:

– Безнең Әтнә районында урта мәктәпләр саны бик аз. Узган уку елында 5 урта мәктәпне 34 укучы тәмамлады, шуларның дүртесе медальгә дәгъва итә иде. Дүртесе дә, барлык имтиханнардан да 70 тән артык балл җыеп, медаль белән бүләкләнде. Бу уку елында чыгарылыш сыйныф укучыларының саны – 45, шуларның алтысы медальгә дәгъва итә. Узган елгы медалистлар да, быелгы претендентлар да – мәктәптә уку дәверендә олимпиадаларда катнашып, район һәм республика күләмендә уңышка ирешкән лаеклы укучылар. Андый укучыларга медаль тапшыруы да күңелле.

Кайбер вузлар медаль өчен берничә өстәмә балл бирсәләр дә, бездә ничектер медаль тирәсендә «ажиотаж» күзәтелми. Ата-аналар да, укучылар да БДИда зур баллар булмаса, бюджет урыннарына кереп булмаганын аңлыйлар. Медаль, нигездә, «5»легә генә укып, олимпиадаларда уңышлы катнашкан укучыларны билгеләп үтү чарасы буларак кабул ителә. Узган уку елында мәктәпне медаль белән тәмамлаган укучыларның БДИ баллары югары иде, бюджет урыннарына укырга кергәндә дә күбрәк шул хәл иткәндер. Медаль өчен өстәлгән берничә балл да конкурс шартларында хәлиткеч булырга мөмкин анысы.

Чыгарылыш кичәсендә медаль белән бүләкләнү күңелле, әлбәттә. Лаеклы укучы өчен гомерлек истәлек тә.

Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий