Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаңны йөзәргә өйрәтмәсәң ... штраф түләттерәләр

Буш вакытым булды исә газеталар караштырырга яратам. Ә аларда һәр ике-өч санның берcендә су коенуга бәйле котчыкмалы хәбәрләр: Әгерҗе районының Үтәгән авылы янындагы Бима елгасы суында 54 яшьлек ир-ат...

Буш вакытым булды исә газеталар караштырырга яратам. Ә аларда һәр ике-өч санның берcендә су коенуга бәйле котчыкмалы хәбәрләр:



  • Әгерҗе районының Үтәгән авылы янындагы Бима елгасы суында 54 яшьлек ир-атның мәете табылган.

  • Әлмәт районының Баграж-Никольское авылындагы янгын сүндерү өчен каралган сулыкта 56 яшьлек ир-ат батып үлә.

  • Зәй сусаклагычында агым алып киткән өермә матрастагы 16 яшьлек ике үсмерне коткарганнар. Алар коенырга яраклы булмаган урында зурлар күзәтүеннән качып коенган булалар.

  • Башкортстанның Краснокама районындагы Саузово күлендә бер гаилә: 33 яшьлек ир-ат, 35 яшьлек хатын-кыз һәм аларның яшьярымлык уллары батып үлгән. Алар күл буена ял итәргә килгән була. Гаилә, кунарга калып, машиналарында йокыга киткән, Тик автомобильләре, тормоздан ычкынып, күл суына мәтәлеп төшкән.

  • Апас районы Коштавылы тирәсендәге чишмә буасында су коенганда 11 яшьлек кыз бала батып үлгән.

  • Минзәлә районы Канонерка авылындагы 5 – 7 яшьләрдәге өч бала Минзәлә елгасындагы күпер янында уйнаган. Шунда аларнын биш яшьтәгесе елгага егылып төшкән. Чакыруга килеп җиткән әтиләрнең берсе баланы судан эзләп тә караган, әмма тапмаган. Соңрак водолазлар баланың үле гәүдәсен генә табып алган.

  • Яшел Үзән районындагы Щурячий ярымутравында биш яшьлек малай, өлкәннәр күрмәгәндә, ВАЗ автомобилен кабызган һәм Идел елгасына төшеп киткән. Бу урында суның тирәнлеге 5 метрдан арткан була. Күреп калучылар тиз арада коткаручыларны чакырткан, баланы машина салоныннан чыгарганнар-чыгаруын. Тик соңга калганнар – малай инде үлгән була...WhatsApp Image 2018-07-25 at 20.02.04


Гадәттә, Татарстанда 1 июньнән коену сезоны башлана. Тик быел, коену сезоны ачылганчы – май аенда ук инде республикабызда 9 кеше батып үлгән. Аларның күбесе исерек булган. Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктовның әйтүенә караганда, узган ел сиксәннән артык кеше батып үлгән, шуларның 54е – коену сезонында. Быел әле коену сезоны да бик соңгарып килде (хәтерләсәгез: әле җәйнең беренче көнендә республикабызның кайбер районнарында кар явып үтте), шулай булуга да карамастан инде 43 кеше суга батып үлгән («Эфир» телеканалының кичәге «Город» тапшыруында инде инде быел бездә суга батучыларны алтмышка якын, диделәр). Көн саен бер кеше дигән сүз бит бу! Нинди аяныч! Югыйсә, халыкта Инҗил көнгә кадәр су коенырга ярый дигән гыйбарә йөри. 2 август – керәшен кардәшләребезнең Инҗил көненә кадәр коенырга дип атлыгып торучыларга тагын бер атна вакыт бар әле. Нигә Инҗил көн диярсез? Халыкта: «Инҗил көн өйләдән элгәре – җәй, өйләдән соң – көз» дигән сынамыш бар. Тик быел әле җәй тиз генә китәргә ашыкмас төсле. Шулай булгач, тәмен белеп, суның рәхәтен тоеп, әлбәттә инде, коену кагыйдәләрен төгәл саклап (суда үзеңне тоту кагыйдәләренә артык тукталып тормыйм, бу хакта «Мәгариф» сайтында язган идек инде), елга-күлләребездә ун-унбиш көн коен да коен әле. Аннан соң да артык борчыласы юк. Хәзер республикабызның һәр район үзәгендә диярлек заманча йөзү бассейннары бар. Якын көннәрдә хәтта тавыклары да аркылы йөреп чыгарлык инешчекләре генә булган туган ягым Әтнә дә, буеннан-буена Нократ елгасы буйлап сузылган Мамадыш каласы да шундый бассейнлы булачак.


Шулай да җәйге челләдә су керүдән, арыганчы йөзүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк инде анысы. Эсседән генә качу түгел бу! Йөзү чыныктыра да, ябыктыра да, хәл дә кертә, стресстан арынырга да ярдәм итә. Ә менә йөзә белмәсәң!? Белгечләр йөзәргә өйрәнергә беркайчан да соң түгел, дип искәртә үзе. Тик шулай да балаңны бәләкәйдән йөзәргә өйрәтүең хәерле. Ә инде йөзәргә, елга-күлләр тирәсендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтмисең икән, иртәме-соңмы ... штраф түләттерүләре бар. Нәкъ Комидагыча! Анда хәзер үк инде суда коенганда балаларына күз-колак булуы җитенкерәмәгән ата-аналарны административ җаваплылыкка тарта, ягъни штраф сала башлаганнар. Моны махсус су патрульләре контрольдә тота икән. Бездә дә бу адымга бармаслар дип кистереп әйтеп булмый. «Эфир» телеканалының инде алда телгә алынган кичәге тапшыруында Казанда 150 кешегә «матрос-коткаручы» таныклыклары тапшырулары хакында сюжет күрсәттеләр. Ә инде алар моннан соң елга-күлләр буйлап киләп салып кына йөрмәсләр. Күзәтчелек тә итәрләр, йөзәргә дә өйрәтерләр, сансызрак ата-аналарга штрафын да салмый калмаслар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ