Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан театрлары сезонны иртәрәк ача

Татарстан башкаласының алты театры иҗади сезонын гадәттәгедән алдарак башлап җибәрәчәк. Артистлар Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатының катнашучылары һәм кунаклары игътибарына премьера спектакльләр...

Татарстан башкаласының алты театры иҗади сезонын гадәттәгедән алдарак башлап җибәрәчәк. Артистлар Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатының катнашучылары һәм кунаклары игътибарына премьера спектакльләрен тәкъдим итәчәк. 

Г.Камал ис. Татар дәүләт драма академия театры, К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры, В.Качалов ис. Рус дәүләт зур драма академия театры, Г.Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры Worldskills Kazan кунакларына иң кызыклы спектакльләрен күрсәтәчәк.
Чемпионатта катнашучылар Казанга килә башладылар инде. Дөнья чемпионаты 22 августта старт алачак. Worldskills стандартлары буенча ярышта 63 илдән 1360 кеше катнаша. Искәртеп үтәбез, Россия җыелма командасында 8 казанлы чыгыш ясар дип көтелә.
Традиция буларак күләмле чемпионат кызыклы мәдәни чаралар белән үрелеп барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ