Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф. Татар теле»нең дүртенче саны чыкты

Профессор Рүзәл Юсупов үзенең «Сүзне дөрес куллану» мәкаләсендә соңгы вакытларда мәгълүмат чаралары телендә сүз кулланганда аеруча киң таралган кайбер тискәре күренешләргә анализ ясый, тел бозылу очра...

Профессор Рүзәл Юсупов үзенең «Сүзне дөрес куллану» мәкаләсендә соңгы вакытларда мәгълүмат чаралары телендә сүз кулланганда аеруча киң таралган кайбер тискәре күренешләргә анализ ясый, тел бозылу очракларының сәбәпләрен аңлатып, ялгышлардан арыну өчен тиешле чаралар тәкъдим итә. «Сөйләгәндә һәм язганда, тиешле фикерне төгәл, аңлаешлы, матур итеп белдерү өчен, сүз сайлап алганда, нык уйлап, зур игътибарлылык, саклык белән эш итү таләп ителә», – ди галим.
Казан федераль университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллова «Иҗади осталыкка омтылу» мәкаләсендә Биектау районы Коркачык урта бирү мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Рамазанованың дәрес эшкәртмәсен тикшерә. 7 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе һәм, ФДББС таләпләрен истә тотып, аның төп этапларына карата белдерелгән аңлатмалар белән танышырга тәкъдим итәбез.
Алексеевск районы Урта Тигәнәле мәктәбендә укучылар һәм аларның остазлары үткәнне белеп, киләчәккә карап яши. Әлеге белем йортындагы эш куелышы турында да журналыбызның яңа саныннан укып белә аласыз.
Арча шәһәре 6 нчы номерлы урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Йосыпованың татар теле дәресләрендә «Ыргытылган таш» алымын куллану тәҗрибәсе дә эшегездә файдалы булыр дип ышанып калабыз.
Шулай ук «Мәгариф. Татар теле» журналының чираттагы санына кергән «Исемнәрнең килеш белән төрләнеше», «Сүз басымы», «Сингармонизм законы турында төшенчә», «Татар халык ашлары мисалында сөйләм телен үстерү» һәм башка темаларга дәрес үрнәкләре дә укытучылар өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Рәхәтләнеп укыгыз!


Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ