Логотип Магариф уку
Цитата:

ТРның ике вузына керү өчен БДИ мөһим түгел

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 2019 елда Россия Ислам институтына һәм Казан ислам университетына студентлар кабул итү турында матбугат конференциясе узды. Сүз әлеге уку йортларында нинди әзерле...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 2019 елда Россия Ислам институтына һәм Казан ислам университетына студентлар кабул итү турында матбугат конференциясе узды. Сүз әлеге уку йортларында нинди әзерлек юнәлешләре гамәлгә ашырылуы, вузларга кемнәр керергә мөмкин булуы турында барды.
Бүгенге көндә бу ике уку йортында Татарстан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән килгән 1200 дән артык студент белем ала. Яңа уку елына әлегә 401 гариза кабул ителгән. Ә сайлап алу 2019 елның 14 августына кадәр дәвам итә. Ике уку йортына барлыгы 500 урын каралган. Студентлар көндезге уку бүлеген яисә читтән торып укуны сайларга хокуклы. Дистанцион уку программасына 5000 нән артык лекция, онлайн рәвештә сораулар бирү керә. Бүгенгесе көндә 350 кеше читтән торып белем ала, шуларның ике йөзе – Казахстаннан.
– Без 1998 елдан бирле эшлибез. Россия ислам институты өч төп юнәлеш– теология, лингвистика һәм журналистика буенча укыта. Казан ислам университеты «Дини оешмаларның хезмәткәрләрен һәм дини персоналын әзерләү» юнәлеше кысаларында дин әһелләрен әзерли, – дип хәбәр итте үз чыгышында Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, ТР мөфтие урынбасары Рафыйк Мөхәммәтшин. – Башкалардан өстенлекле ягыбыз шунда: безгә БДИ баллары түгел, ә институт үткәрә торган имтихан нәтиҗәләре белән укырга керәләр.
Конференция барышында мәдрәсәләргә, дини уку йортларына яшьләр җыю белән бәйле проблема булуы ачыкланды. Чөнки студентларны «киләчәктә мин кем булып чыгам?» дигән сорау борчый. Дини уку йортында белем аласы авыррак, чөнки анда гарәп телен, ислам йолаларын белү тәлап ителә.
- Без дини йөзебезне сакларга бурычлы! – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин. – Уку барышында уставны бозган студентар да күзәтелде: болар – төнлә кәеф-сафа корып йөрүчеләр. Үз чиратында, алар укудан азат ителде. Ислам канунары белән яшәгән яшьләргә, дәресләрдән тыш, фестивальләрдә катнашу, татар фильмнары төшерү каралган.
Яңа уку елыннан башлап, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, Урта һөнәри белем бирү программасы (мәдрәсә программасы) дә тормышка ашырылачак дип хәбәр итте конференциядә катнашучылар.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ