Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларны 50 мең сум грант көтә

Татарстанда татар телендә белем бирүче иң яхшы 100 укытучыга 50 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип белдерә “Татар-информ...

Татарстанда татар телендә белем бирүче иң яхшы 100 укытучыга 50 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип белдерә “Татар-информ” агентлыгы.
Грант Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелгән. Конкурста үз көчләрен башлангыч сыйныф укытучылары, татар теле укытучылары, шулай ук татар телендә белем бирүче мөгәллимнәр сыный ала.
Гаризалар 1 декабрьгә кадәр тапшырылырга тиеш, 9 декабрьдә документларны карау, рейтинг төзү, урыннар чыгару булачак. Җиңүчеләр исемлеге 10-11 декабрьдә билгеле булачак, моның белән риза булмаган укытучылар апелляциягә бирә ала.
Грант хисабына укытучы татар телендә белем бирүне үстерү буенча проект эшләргә тиеш булачак. Мәсәлән, укытучы физика, тарих, химия, җәмгыять белеме фәннәрен укыта икән, edu.tatar, Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында, укытучының шәхси челтәрендә бу дәрес буенча татар телендә презентацияләр, видеоязмалар, ниндидер эшләнмәләр булырга тиеш.
«Укытучының эш нәтиҗәлелеге каралачак, шулай ук чынлап та татар телендә белем бирүе, икенче компонент – шушы проект. Ике өлеш бергә кушыла. Вакыт кысан, шуңа күрә финанс елын тәмамлагач, читтән торып бәяләү булачак. Боерык әлегә бер генә елга кабул ителде. Киләсе елда дәресләрне дә барап карауны кертәчәкбез», - дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ