Логотип Магариф уку
Цитата:

“Умники и умницы”ның Казанда узган I республика уенында Актаныш егете Айдар Шайхин беренче урын яулады (ФОТО)

Беренче каналда МГИМО профессоры Юрий Павлович Вяземский авторлыгында бара торган “Умники и умницы” телеуенының Казанда узган I республика уенында Айдар Шайхин беренче урын яулады. Актанышның сәләтле...

Беренче каналда МГИМО профессоры Юрий Павлович Вяземский авторлыгында бара торган “Умники и умницы” телеуенының Казанда узган I республика уенында Айдар Шайхин беренче урын яулады. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы егет Мәскәүгә “Умники и умницы” телеуенына чакырылды.


айдар шайхин обр


Казанда узган уенда республика мәктәпләрендә белем алучы тугыз 10 нчы сыйныф укучысы (агоннар) катнашты. Анда шулай ук “теоретиклар” сыйфатында Татарстан күләмендә сайлап алу турында тарих, рус теле һәм ораторлык сәнгате буенча белемле булуларын күрсәткән 22 укучы чакырылган иде.


Юрий Павлович Вяземский Мәскәүгә, “Умники и умницы” телеуены тапшыруын яздыру өчен, агоннардан 3 җиңүчене һәм 2 призерны чакырды.


Агоннардан җиңүчеләр:


1.Шайхин Айдар Рәсим улы, ТР Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты;


2.Карипов Булат Фаил улы, Балтач урта мәктәбе;


3. Бакеев Мурат Була, Казан шәһәренең 5 нче лицее.


 Призерлар:


1. Хисматов Илшат Зыяфетдин улы, Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернаты;
2. Әхтәмов Азат, Казан шәһәренең 37 нче гимназиясе.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ