Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф. Татар теле (июнь 2025)

«Мәгариф татар теле» журналының июнь ае саны Татарстанның халык укытучысы, филология фәннәре кандидаты, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова хакындагы язма белән башланып китә. . Халкыбыз алдындагы зур хезмәтләре өчен быел май аенда аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дуслык ордены белән бүләкләде. Укытучыларның укытучысы, бик күп милләттәшләребез һәм башка милләт вәкилләре күңелендә туган телгә карата мәхәббәт уяткан, татар телен ил һәм дөнья күләмендә популярлаштыруга зур өлеш керткән шәхеснең фикерләре һәр мөгаллим өчен кызыклы булачак.

«Һөнәри тәҗрибә» рубрикасында алдынгы укытучыларыбызның «Уку грамоталылыгын үстерү алымнары», «Татарча текстларны ничек истә калдырырга? », «Алтыпочмаклы укыту технологиясен куллану», «Сәләтле укучылар белән ничек эшләргә? », «Театр эшчәнлегендә 4К ТЕХНОЛОГИЯСЕ күнекмәләрен үстерү», «Татар теленең лексик составын өйрәнүдә эстрада җырларының әһәмияте» кебек кызыкы методик язмалары белән таныша аласыз. Моннан тыш, һәрвакыттагыча журналыбызда иң яхшы дәрес эшкәртмәләре дә бирелгән.

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ