Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф. Татар теле (октябрь, 2025 ел)

«Мәгариф татар теле» журналының октябрь ае саны – Г. Ибраһимов исемендәге Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Илдар улы Халиков белән әңгәмәдән башланып китә. Әңгәмә барышында без институтның милли телне һәм әдәбиятны саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән аеруча кызыклы проектларын, традицион милли мәдәниятнең һәм заманча технологияләрнең үзара бәйләнеш үзенчәлекләрен карадык,ясалма интеллектның роле һәм башка бик күп төп мәсьәләләрне дә күзәттек.

Шулай ук быел Бурятиянең Улан-Удэ каласында узган «Иңяхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсында Татарстан данын яклап беренче бишлеккә кергән якташыбыз Айсылу Мөхәммәтова турында да укый аласыз.«Һөнәри тәҗрибә» рубрикасында алдынгы укытучыларыбызның «Яңа буын «Туган (татар) телдәге әдәбият» дәреслекләре», «Татарча сөйләшергә өйрәтүдә осталык һәм күнекмәләр формалаштыру», «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану», «Функциональ грамоталылык формалаштыру аша әхлак тәрбиясе бирү», «Әдәбият дәресләрендә Мәхмүт Хәсәнов иҗатын өйрәтүгә карата тәкъдимнәр» кебек кызыкы методик язмалары белән таныша аласыз. Моннан тыш, һәрвакыттагыча журналыбызда иң яхшы дәрес эшкәртмәләре дә бирелгән.

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ