«Авыл укытучысы». Финал
Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп мәктәбендә «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» республика бәйгесенең йомгаклау этабы тәмамланды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә быел ул 13 нче тапкыр оештырылды.
Йомгаклау этабының Кошман төп мәктәбендә узуы биредә физика һәм информатика укытучысы Алмаз Җиһаншинның «Авыл укытучысы – 2025» бәйгесендә абсолют җиңүче титулына ия булуы белән бәйле.. Быел аның үзенә дә абруйлы жюри әгъзалары белән бергә конкурста катнашучы коллегаларының осталыкларын бәяләү миссиясе ышанып тапшырылды.
Конкурста катнашучыларның ачык дәресләрен, мастер-классларын өч төркемгә бүленеп эшләүче жюри бәяләде. Аларны Татарстанның халык укытучылары – жюри рәисе, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Рәсимә Шәмсетдинова һәм Казан шәһәренең Мактаулы гражданы Камәрия Хәмидуллина, ә тәрбиячеләр төркемен шул ук институттан өлкән укытучы Рузилә Абдуллина җитәкләде. Укытучы һәм тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын бәяләүчеләр арасында ут күршеләрдән Буа районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Алия Бикчәнтәева, Апас мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Рамилә Шәвәлиева кебек оста методист-белгечләрнең катнашуы да очраклы түгел. Бу – «Авыл укытучысы» бәйгесенең үзенчәлекле якларын өйрәнү, гамәлгә ашыру өчен кулай мәйданчык.
– Бүгенге чара – милли мәгариф системасының бәйрәме. Чөнки милли мәгарифебезгә төрле үсеш юлларын узарга туры килде. Фәннәрне туган телебездә укыткан матур чакларны хәтерлибез. Татар телен һәм әдәбиятын гына укыту ул милли мәгариф түгел. Бу – фән буларак бер предметны укыту. Илебездәге башка барлык халыклардан аермалы буларак, татарлар – бай мәгариф тарихы булган халык, аның үз юнәлеше булган. Киләчәк буыннарга без нәрсә бирәбез, милли мәгариф дигән төшенчә каламы? Сез – милли мәгариф системасын саклауга кыю өлеш керткән укытучылар, һәм бу бик мөһим, – дип сөйләде жюри рәисе Рәсимә Шәмсетдинова бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Төгәл фәннәрне туган телдә
Әлеге бәйгедә укытучыларның физика, химия, математика кебек төгәл фәннәрдән дәресләрне туган телдә бик оста итеп үткәрүләре, укучыларның татарча матур итеп җавап бирүләре сөендерде. Питрәч районы Шәле урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Наилә Җәләлиеваның «Россия халыклары бердәмлеге: биолог һәм химик күзлегеннән» дип аталган, 9 нчы сыйныф укучылары өчен үткәргән дәресен жюри әгъзалары аеруча югары бәяләде.
Дәресләрне караганнан соң, ветеран-укытучы Камәрия Хәмидуллина милли мәгарифне саклап калу белән бәйле берничә факторга тукталды.
– Укучы өстәмә рәвештә китап укырга, өстәмә рәвештә алган мәгълүматны дәрестә куллана белергә тиеш. Балаларга билгеләр кую һәм ата-аналарның балаларның белем дәрәҗәсен даими белеп торулары да мөһим. Укытучылардан да һөнәри осталыкларын даими үстерүләре сорала, – дип билгеләп үтте ул.
Кошман мәктәбе сынатмады
Кошман төп мәктәбенең «Авыл укытучысы – 2026» бәйгесе финалын үз базасында югары дәрәҗәдә үткәрүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Мәктәп директоры Равилә Гафарова да, район мәгариф бүлеге башлыгы вазифасын башкаруга күчкәнче биредә берничә еллар җитәкчелек иткән Илмас Хәмидуллин да авыл укытучысының саланы саклап калуда нинди мөһим роль уйнаганлыкларын яхшы белә. «Авыллар яшәсен иде, үрнәк күрсәтерлек укытучыларыбызга ияреп, яшь мөгаллимнәр дә авыл мәктәпләренә кайтсыннар иде», – дигән теләкләрен җиткерде алар.
«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесе җиңүчеләре Укытучылар көне атналыгында Казанда кабат күреште. Бу хакта тәфсилләбрәк киләсе санда язарбыз.
Автор фотолары





Комментарийлар