«Моңлы саз чыңнары» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган «Моңлы саз чыңнары» конкурсы нәтиҗәләре ясалды.
Конкурсның төп максаты – Тукай иҗатын һәм тормыш юлын яшь буынга җиткерү, популярлаштыру, шулай ук педагогларның иҗади потенциалын ачу иде.
Конкурста укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары, гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары актив катнашты. Алты номинация буенча эшләр кабул ителде:
1. Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе;
2. Иң яхшы сыйныф сәгате эшкәртмәсе;
3. Иң яхшы сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе;
4. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Тукай мирасы (әдәби-музыкаль композицияләр, шөгыльләр);
5. Тукай һәм сәнгать (иҗади эшләр: шигырь, әкият, эссе, очерк);
6. Тукайны өйрәнүдә инновацион алымнар.
Җиңүчеләр һәм призерлар өчен тантаналы бүләкләү чарасы «Магариф» форумы кысаларында узачак. Форумның вакыты һәм урыны турында өстәмә мәгълүмат соңрак хәбәр ителәчәк. Барлык катнашучыларга гаризада күрсәтелгән электрон почта адресларына катнашучы сертификатлары җибәрелә.
I УРЫН
Иң яхшы сыйныф сәгате эшкәртмәсе
• Хайруллин Ринат Миннегаянович
Иң яхшы сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе
• Заһитова Ләйлә Әзһәр кызы,
• Сафиуллина Индира Илдар кызы
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Тукай мирасы
• Аухадшина Светлана Александр кызы,
• Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы,
• 303 балалар бакчасы коллективы
Тукайны өйрәнүдә инновацион алымнар
• Саниева Марина Владимировна
II УРЫН
Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе
• Әхмәтвәлиева Энҗе Равил кызы
Иң яхшы сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе
• Вагыйзова Гөлия Наил кызы
• Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Тукай мирасы
• Хафизова Фәридә Фирдәвес кызы
Тукай һәм сәнгать
• Баһауов Әлфис Альберт улы
• Җиһаншина Рәмзия Сөләйман кызы
• Сафиуллин Ислам Ришатович
• Шәмсетдинова Гөлүсә Сәмигулла кызы
Тукайны өйрәнүдә инновацион алымнар
• Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы
III УРЫН
Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе
• Шәмсетдинова Гөлүсә Сәмигулла кызы
Иң яхшы сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе
• Горохова Йолдыз Әлфәт кызы
• Шәмсетдинова Гөлүсә Сәмигулла кызы
• Шәрипова Гөлшат Әхматшаеховна
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Тукай мирасы
• Гатауллина Гөлназ Госман кызы
Тукай һәм сәнгать
• Гайнетдинова Әминә Азат кызы
• Михайлова Әлфия Мостафа кызы
• Рәхимҗанова Зөһрә Тәлгать кызы
• Туктагулов Рамил Ренатович
Тукайны өйрәнүдә инновацион алымнар
• Гарифуллина Лениза Харис кызы
• Гатауллина Гөлназ Госман кызы, Шәрипжанова Рүзилә Зөфәр кызы
• Солтанова Фирүзә Марсель кызы, “Оригами” түгәрәге укучылары, 8-11 яшь
Барлык катнашучыларга активлыклары һәм иҗади якын килүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез!





Комментарийлар