Туган тел олимпиадасында катнашырга чакырабыз
«Гаилә һәм мәктәп» журналында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә мәктәп укучылары өчен Туган тел олимпиадасы башланып китә.
Татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы бәйге сораулары журналның гыйнвар санында урнаштырылган. Олимпиада ике турдан тора, һәр катнашучыга электрон сертификатлар әзерләнә. Иң күп балл җыйган җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы апрель аенда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак.
Туган тел олимпиадасында катнашу шартлары белән НИГЕЗЛӘМӘдә таныша аласыз. Олимпиада җаваплары белән катнашучы АНКЕТАСЫ gaila-mektep@mail.ru электрон адресына кабул ителә.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар