«Абилимпикс» чемпионаты
26 июньнән 1 июльгә кадәр Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты узачак.
26 июньнән 1 июльгә кадәр Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты узачак.
Татарстан командасы составында 126 хәрби операция ветераны 20 компетенция буенча көч сынашачак.
Чемпионатта илнең төрле төбәкләреннән барлыгы 700 кеше катнашыр дип көтелә.
Ветераннар пилотсыз очкыч җитештерү һәм җыю, автомобиль ремонтлау, слесарьлык эше, электромонтаж, эшмәкәрлек, адаптив физик тәрбия буенча инструктор, мебель җыючы, пешекче һәм башка һөнәрләр буенча ярыша.
Фото Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтынан алынды.





Комментарийлар