Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ал җилкәннәр» - «Алые паруса-2026»

Бу ялларда Санкт-Петербург шәһәре хыяллар һәм әкият иленә әверелде. Биредә данлыклы «Ал җилкәннәр» - «Алые паруса-2026» чарасы узды.

65 000 катнашучы арасында Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мәктәпләрен, көллиятләрен һәм техникумнарын тәмамлаучылар, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән, Мариуполь шәһәреннән һәм 12 чит илдән килгән балалар бар иде.

 

Бәйрәм программасының төп вакыйгасы - Сарай мәйданында «Хыяллыйлар шәһәре» концерты. Тамашачылар шулай ук Нева акваториясендә су-пиротехник тамашасын карап хозурланды. Иң дулкынландыргыч мизгелләр бәйрәм салюты вакытында ал җилкәнле «Россия» бригының йөзүе иде.


«Ал җилкәннәр» бәйрәме тәүге тапкыр Ленинградта 1968 елда үткәрелә башлаган.

 

Фотолар һәм чыганак - Россия Мәгърифәт министрлыгының Макстагы рәсми аккаунты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ