Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әлифба 2.0» мобиль кушымтасы: татар телен өйрәнүнең заманча ысулы

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында балалар өчен әзерләнгән «Әлифба 2.0» мобиль кушымтасын тәкъдим иттеләр.

«Әлифба 2.0» – татар телендәге хәрефләрне мавыктыргыч һәм уңайлы формада өйрәнү өчен эшләнгән интерактив уен. Проект мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1 сыйныфка укырга керергә әзерләнүчеләр өчен исәпләнгән. Бу хакта «Татармультфильм» “Татар балалар нәшрияте” башкарма башкарма директоры Алсу Низамиева хәбәр итте.


Аның сүзләренчә, проектның төп максаты – балаларга татар алфавитын үзләштерергә ярдәм итү, төп тел күнекмәләрен үстерү һәм уен форматындагы биремнәр аша татар мәдәнияте белән тирәнрәк таныштыру.


Проект авторлары билгеләп үткәнчә, заманча мобиль кушымта Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова тарафыннан эшләнгән, дистә еллар дәвамында нәтиҗәлелеген раслаган классик «Әлифба» методикасына нигезләнә. Шул ук вакытта яңа кушымта традицион дәреслекне алыштырмый, ә аны тулыландыручы ярдәмче ресурс булып хезмәт итә.


Уен балаларга татар телендәге хәрефләрне төрле кызыклы биремнәр аша өйрәнергә мөмкинлек бирә. Мондый алым уку процессын кызыклырак итә, хәрефләрне тизрәк истә калдырырга ярдәм итә. Шулай ук кушымта хәрефләр, сүзләр һәм җөмләләр белән эшләү аша сөйләмне, язу күнекмәләрен һәм ишетеп аңлау сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.
«Бала кызыклы уен уйный-уйный яңа белемнәр ала. Ул, махсус рәвештә дәрес өйрәнәм дип уйламыйча гына, татарча укырга өйрәнә», – диде «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев.


Уенда татар мәдәнияте нигезендә булдырылган 15 персонаж катнаша. Алар арасында Шүрәле, Зилант һәм башка таныш образлар бар. Әлеге геройлар балаларның игътибарын җәлеп итеп кенә калмыйча, милли мәдәнияткә кызыксыну да уята.
Проектның тагын бер үзенчәлеге – һәр өйрәнелгән хәрефтән соң баланы махсус музыкаль бүләк көтә. Хәрефне үзләштергәннән соң, персонаж белән бергә җыр башкара. Җырлар караоке форматында тәкъдим ителә. Әлеге мөмкинлек аеруча балалар бакчаларында һәм башлангыч сыйныфларда нәтиҗәле кулланылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ