«Гаилә һәм мәктәп» журналы белән таныштырдылар
2 нче июнь көнне «Иман нуры» мәчете каршындагы җәйләүгә йөрүче балаларны Яшел үзән районында урнашкан Исак авылына «Татар авылы» этномузеена кунакка дәштеләр.
Балаларга татар гаиләсе турында сөйләделәр, татар байлары һәм гади эшчеләр яшәгән йортларны, сугыш чорында бер кадак та кулланмыйча тезелгән тегермән һәм мәчетне күрсәттеләр. Шулай ук хәзерге вакытта нәшер ителүче, татар гаиләсе кыйммәтләре белән таныштыручы "Гаилә һәм мәктәп" журналы белән таныштырдылар.
Автор – Рамилә Сөләйманова. Автор фотосы.





Комментарийлар