«Һөнәр» фестивале декабрь аенда
Казанда ХVI Бөтенроссия яшь режиссура «Һөнәр» фестивале 3–8 декабрь көннәрендә узачак.
Фестиваль барышында 13 коллектив җәмгысы 14 спектакль тәкъдим итәчәк.
Театраль чара Буа дәүләт драма театры “Гөлҗамал” спектакле (М.Юныс, Режиссеры Б.Гатауллин) белән башланып китәчәк. Фестиваль афишасына кергән сәхнә әсәрләрен Г. Кариев, К.Тинчурин, Г. Камал исемендәге театр залларында, «Әкият» курчак театрында, шулай ук Демидов утарында тамаша кылырга мөмкин булачак.
Автор фотосы
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән!
29 ноябрь Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне буларак билгеләнеп үтелә.

Шушы уңайдан бүген 17.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре (Казан шәһәре, Горький шоссесы, 53а) һәм Түбән Кама шәһәре (Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр.) телебашняларында тематик архитектура-сәнгати яктырту куелачак.
Шулай ук 29 ноябрьдә «Ак Барс Арена» футбол стадионы медиафасадында Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган тематик контент урнаштырылачак.
Фото: alkeevskiy.tatarstan.ru сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар