Логотип Магариф уку
Цитата:

Итле шулпа эчегез...

Әлеге көннәрдә 37 градус салкын була, дип фаразлый Татарстан Гидрометеоүзәге.

Табиблар, кинәт башланган салкыннар сәламәтлек өчен аеруча куркыныч, дип кисәтә. Организм әле өйрәнеп өлгермәгән була. Салкын һава кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итәргә дә мөмкин. Көчле суыклар вакытында колит, бронхит, ангина, гайморит кебек хроник авырулар көчәя. Бу хакта “Кызыл таң” яза.

Салкынга аллергия дә башланырга мөмкин. Ул, гадәттә, температура ун градустан түбәнрәк булганда барлыкка килә.

Шулай ук көчле салкыннар вакытында стенокардия һәм инфаркт куркынычы арта.

Салкыннарны җиңел үткәрү өчен табиблар сөтле кайнар каһвә эчәргә, шулай ук күбрәк ит һәм банан ашарга киңәш итә. Бу ризыклар ашказанында озаграк эшкәртелә. Суык көннәрдә итле шулпа эчү файдалы. Бу организмда май күләмен арттырырга, димәк, җылылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
 

Фото Bluebird Provisions на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ